Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фарсил Зыятдинов: "Нефть бәясе 20 доллардан да түбән төшә алмый"


Фарсил Зыятдинов: "Нефть бәясе 20 доллардан да түбән төшә алмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

Фарсил Зыятдинов: "Нефть бәясе 20 доллардан да түбән төшә алмый"

Икътисад фәннәре докторы, профессор Фарсил Зыятдинов дөньядагы вакыйгалар һәм Русия икътисадына карата фикерләре белән уртаклашты.

Бүген Русиядә бер евро 85, доллар 77 сум булды. Дөньяда нефть бәясе көннән-көн түбән тәгәрәгән саен доллар һәм евро бәяләре дә көннән-көн күтәрелә бара. Иранга кагылышлы халыкара чикләүләр бетерелгән бу көннәрдә исә, нефтьнең тагын да арзанаюы көтелә.

Икътисад фәннәре докторы, профессор Фарсил Зыятдинов бу вакыйгалар һәм Русия икътисадына карата Азатлыкка биргән әңгәмәсендә үз фикерләре белән уртаклашты.

"Русиядә сум каршысында доллар һәм евро бәясенең артуы, нефть бәясенең түбән тәгәрәве Русия белән беррәттән Татарстанга да тискәре яктан тәэсир итә. Чөнки Русиянең дә, республикабызның да бюджеты нефть бәясенең күпме булуына карап планлаштырылган.

2016 елга Русия һәм Татарстан бюджеты әзерләнгән вакытта Русиянең резерв фонды бар иде. Бу резерв фонды элекке еллардан нефть сатудан кергән керемнәрдән туплап калынган иде. 2016 ел өчен резерв фонды яхшы булды. 2 триллион сумга якын акчаны шушы фондтан алып бюджетка керттеләр. Ә менә 2017 ел катлаулы булачак. Чөнки бу елга резерв фондыннан акча бик аз калачак.

Ил резерв фондына акчаны һәрвакыт тупларга тиеш. Моны нефть, файдалы казылмалар сату исәбенә генә булдырып булмый, ә икътисадны ныгытырга кирәк иде. Бигрәк тә сәнәгатьне үстерергә кирәк иде.

Русиядә исә сәнәгать тиешенчә үсмәгән. Югары технологияләргә корылган сәнәгать булганда гына безнең ил тауарлары дөнья стандартына туры килә. Һәм ул вакытта без тауарларыбызны чит илләргә сата алабыз. Шуның исәбенә резерв фондын да, башка фондларны да тулылындырырга мөмкин булыр иде. Ләкин бу яктан бездә болар җитәрлек түгел.

Мине иң нык борчыганы шул, Русиядә бигрәк тә җиңел сәнәгатькә игътибар бирелми. Халык куллану тауарлары, йорт хуҗалыгы өчен кирәкле тауарлар җитештерү буенча бернинди сәнәгать үсмәде. Шул исәптән безнең республикада да.

Үзебездә җиңел сәнәгать үстергән очракта менә дигән тауарлар эшләп чыгару мөмкин булыр иде. Кытайдан керткән тауарларда сыйфат тиешенчә булмый. Шулай да үзебездәге резерв фондын сарыф итеп без алардан сатып алырга мәҗбүр булабыз. Бу исә икътисадыбызга зыян китерә торган төп җитешсезлекләрнең берсе. Ягъни безгә шушы кимчелекләрдән котылу өчен беренче чиратта югары технологиягә корылган җиңел сәнәгатьне үстерергә кирәк", дип белдерде ул.

Фарсил Зыятдинов илнең төрле илләргә санкцияләр кертүе, ил җитештерүчесенә файдага булса да, халкына исә зыянга була дип саный.

"Бер яктан чикләүләр белән без үзебезнең җитештерүчеләрне яклыйбыз. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр тауарлар чит илдән керми башлагач үз тауарларын кыйммәтрәк бәядән сата ала һәм аларга сорау да арта. Димәк аларның продукциясе әрәм булмый. Ә халык өчен, сатып алучылар өчен тулаем алганда санкция кертмәү файдалы.

Әмма Русия шартларында мондый санкцияләр кирәкме ул, әллә инде юкмы. Моны башта уйларга кирәк. Ике якны күздә тотып төгәл фикерләү булырга тиеш", ди ул.

Галим сүзләренчә ил җитәкчеләре күп очракта мыскалны бик белеп җиткермиләр һәм шул ук вакытта икътисадчылар да бу мәсьәләгә якын килеп фикерли дип әйтеп булмый.

"Һәрбер нәрсә исәптә булырга тиеш. Әнә Согуд Гарәбстаны үз бюджетларын корган вакытта бер мичкә нефть бәясен 29 доллардан гына исәпләп эш иттеләр. Алар белгәннәр, фаразлары дөрес, ягъни икътисадчылары әйбәт эшли дигән сүз. Ә бездә әнә Мәскәүдәгеләр нефтьнең бер мичкәсенең бәясе 20, хәтта 10 доллар да булачак дип белер белмәс кычкыралар. Бу дөрес түгел. Икътисадчы икәнсең син, син башта тиешенчә өйрән, мыскалга сал, аннан соң гына әйт"

Фарсил Зыятдинов, мондый кризис моннан йөз ел элек булган булса, татарларга бу бик тәэсир итмәс иде дип фаразлый.

"Чөнки ул вакытта татарларның күпчелеге үзе өчен эшли иде. Ә үзе өчен эшләгән җитештерүче ул икътисадчы үзенә күрә. Үзе җитештерүче, үзе икътисадчы булганда кеше җаен таба ала ул. Әйтик үзе җитештергән тауарын ул кайда файдалырак шунда урнаштыру ягын карар иде һәм кризистан зыян күрмәскә тырышыр иде.

Хәзерге көндә төп проблем исә, киләчәктә нефтьнең бер мичкәсе ничә сум булыр? Дөньяда нефть чыгаручы төп ил - Согуд Гарәбстаны. Бу илнең икътисадын анализлаганнан соң мин бер фикергә килдем.

Әйткәнемчә, нефтькә мондый бәя белән аларның бюджетына әлегә зыян килми. Ләкин тагын да түбән төшкән очракта бу ил нефть табуны киметә башлар дип уйлыйм.

Әле бит Венесуэла да бар. Хәзер ул тулысынча банкротка әйләнеп бара һәм нефть сатудан зур зыян күрә.

Татарстан, Русиягә кайтабыз икән, безнең бюджетка бер мичкә нефтьнең бәясе 30 доллар тирәсе булганда әле зыяны юк. Чөнки нефть табуның үзкыйммәте түбәнрәк. Ә инде 20 доллар яисә аннан да түбән төшә икән бер мичкә нефтьнең бәясе... Минемчә, тагын да түбән төшә алмый. Чөнки беркем дә бушка нефть сатмаячак.

Шуны да әйтергә кирәк, банкротка чыккан нефть оешмалары бар һәм алар бу хәлгә канәгатьсезлек белдерәләр. Алар нефть темасында узачак саммитны уздыруны тизәйтергә чакырдылар.

Саммит июль айларында гына булырга тиеш иде, ә хәзер аны март аена күчерделәр. Ягъни, бу мәсьәлә дә алданрак хәл ителә. Мин әлеге саммитта, зыян күргән илләрнең сүзләренә игътибар ителер дип уйлыйм. Бу саммитта бер мичкә нефтьне 45-50 долларда тотарга дигән карар кабул ителсә, май аенда нефть бәяләре күтәрелә башлый дигән сүз. Һәм минем фаразларым буенча, 2017 ел дөньяда икътисади яктан бер үсеш елы булырга тиеш", дип белдерде ул фикерләрен йомгаклап.

XS
SM
MD
LG