Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

"Җитди татар музыкасын иҗат итүче яшьләребез юк диярлек"


Казанда "Татарстан композиторларының яңа музыкасы" дип аталган концерт узды. Белгечләр җитди татар музыкасына игътибар җитми дигән фикердә. Композиторлар берлеге рәисе бу фикерне кире кага. Казанда Җиһанов исемендәге фестиваль узачак.

16 гыйнвар Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында "Татарстан композиторларының яңа музыкасы" дип аталган симфоник концерт узды. Концертта тәкъдим ителгән әсәрләр беренче тапкыр башкарылды. Тамашачы Ринат Хәкимовның "Тоъфаларның өч көе" ("Три тофаларских напева"), Илһам Байтирәкнең Евгений Березиковка симфоник багышлавын, Эльмир Низамовның "Өрәк-кораб" ("Корабль-призрак") симфоник картинасын, Рәшит Кәлимуллинның альт, кларнет һәм фортепиано өчен язылган концертын, Леонид Любовскийның "Стойкий оловянный солдатик" балетыннан "Курчаклар биюе" ("Кукольные танцы") сюитасын тыңлады. Әсәрләрне Татарстан дәүләт симфоник оркестры башкарды.

Тамашачы бар, Сладковский юк

Әйтергә кирәк, Татарстан композиторларының яңа әсәрләрен яңгырата торган махсус концертлар, еш булмаса да – елга бер генә тапкыр, һәр ел саен үткәрелә. Шулай да, бу концертта симфоник оркестрның баш дирижеры Александр Сладковский күренмәде. Бу кичне оркестр белән икенче дирижер Михаил Мосенков җитәкчелек итте.

Концерттан күренеш

Концерттан күренеш

​700 кешелек Зур концерт залы 90%ка тулы иде. Концертка килгән тамашачылар арасында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, шагыйрь Ренат Харис, композитор Эльмира Галимова, кайбер түрәләр, эшкуарлар да күренде. Күпчелекне исә гади халык: пенсионерлар, студентлар, гаиләләре белән килгән кешеләр тәшкил итте. Күренеп тора: Татарстанда языла торган яңа әсәрләр белән кызыксынучы тамашачылар Казанда аз түгел.

Концертны алып барган Ольга Завьялова фәкать урысча гына сөйләде. Тәкъдим ителгән әсәр авторларының дүртесе татар булса да, аларның әсәрләрен яңа татар музыкасы дип тасвирларга да мөмкин, татарча бер генә сүз дә яңгырамады.

Кемдәдер авангард, кемдәдер татар чалымнары

Композитор Эльмир Низамов бу концертны Татарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга дип бәяли. "Бүген премьералар яңгырый. Беребез дә иҗаттан туктамый. Кемдер авангард музыка яза, кемгәдер татар милли чалымнары якынрак", ди ул.

Татарстан дәүләт симфоник оркестры татар музыкасын аз башкара дип уйламый Низамов. Аның сүзләренчә, оркестр – заманча коллектив, һәм төрле музыканы башкара.

Эльмир Низамов

Эльмир Низамов

"Казан көзе" фестивален дә алар Сәйдәш әсәрләре белән тәмамлый. "Конкордия" фестивалендә дә хәзерге татар композиторларының әсәрләре яңгырый. Ә бит татарлыкны төрлечә аңларга һәм ишетергә мөмкин. Кемдер Сәйдәш музыкасын гына татар музыкасы дип саный, ә кемдер хәзер языла торган әсәрләренә татарлыкны нечкә төсмерләр белән кертә. Татар музыкасы бик күп булмаса да яңгырый", ди Низамов.

Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Илһам Байтирәк тә яңа гына иҗат иткән симфоник багышлавын татар музыкасының бер үрнәге итеп күрсәтергә мөмкин, дигән фикердә.

"Әйе, бер яктан караганда, аны татар музыкасы дияргә була, чөнки анда кайбер урыннарда татар интонацияләре яңгырый", ди ул.

Заманча татар музыкасы чалымнарда гына калганмы, юкмы - бу мәсьәләгә карата һәр тыңлаучының үз карашы.

"Симфоник оркестрда татарларны өнәмиләр"

София Гобәйдуллина үзәгенең фондлар сакчысы, музыка белгече Рәмзия Үсәинова: "Татар композиторлары бар, алар яза", дип сүзен башлаган булса да, Эльмир Низамовтан кала бер генә яшь татар композиторының да исемен атый алмады.

Рәмзия Үсәинова

Рәмзия Үсәинова

"Консерваториядә композиция бүлегенең эше бик яхшыдан түгел. Яшь композиторлар укырга килми, чөнки аларның тормышы җиңел түгел, авыр. Музыканы язарга гына түгел, аны бит әле оркестрга җиткерә белергә дә кирәк. Ә ул бик күп энергия таләп итә. Оркестрыбызда исә татарларны бик өнәмиләр. Классиканы уйныйлар, тегесен башкаралар, монысын яңгыраталар, ә татар композиторларын читтәрәк калдыралар. Шуңа җитди музыка иҗат итүче яшьләребез дә әллә ни күп түгел", ди ул.

"Ә нишләп симфоник оркестрда татарларны өнәп бетермиләр, дисез?" дигән сорауны ишеткәч, Үсәинова болай җавап бирде:

Натан Рахлин башта 80-90% татар музыкасын, аннары гына классик әсәрләр башкарды

– Моны язсагыз да, язмасагыз да була, әмма мин менә ничек уйлыйм. Александр Сладковский – бик сәләтле дирижер, бик яхшы кеше. Мәскәүдән килгән. Тик мин барыбер аны килмешәк дияр идем. Ул безнең татарларның иҗатын күтәрәм дип яши торган кеше түгел. 1967 елда Татарстан дәүләт симфоник оркестры оешканда, Нәҗиб Җиһанов Казанга Киевтан СССРның халык артисты Натан Рахлинны чакырткан иде. Шул вакытта безнең татар музыкасы күтәрелеп китте, чөнки Натан Рахлин 80-90% татар музыкасын, аннары гына классик әсәрләр башкарды. Ә Сладковский безне аңлап бетермиме шунда. Бәлки, үзен күрсәтер өчен классикага мөрәҗәгать итәдер.

Нәҗиб Җиһанов фестивале

Татарстан һәм Русия композиторлар берлекләренең рәисе Рәшит Кәлимуллин Үсәинова сүзләре белән килешми. Аның фикеренчә, һәрбер оркестрның үзенең еллык эш планы бар. Һәм Татарстан дәүләт симфоник оркестры үзенең планына татар әсәрләрен һичшиксез кертә.

Рәшит Кәлимуллин

Рәшит Кәлимуллин

"Татар музыкасы сирәк яңгырый димәс идем. Әле көз көне генә берничә татар композиторының юбилейларына багышланган матур гына симфоник концерт оештырдык. Анда Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов, Салих Сәйдәшев уйналды. Аннары узган елны Британия башкаласы Лондонда, Колумбия башкаласы Боготада да татар музыкасы яңгырады. Бу бит зур уңыш! Начар эшлибез дип әйтә алмыйм", ди Кәлимуллин.

Кәлимуллин белдергәнчә, февральдә Казанда беренче тапкыр яңа фестиваль узачак. Бу фестиваль Нәҗиб Җиһанов исемен йөртәчәк. Фестиваль кысаларында өч концерт куелачак. Беренчесендә Җиһанов әсәрләре башкарылса, икенчесендә татар композиторларының әсәрләре яңгыраячак. Өченче концертта исә заманча татар музыкасы уйналачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG