Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Кырым белән сәүдә итүне туктатты


Украина хөкүмәте резолюциясе
Украина хөкүмәте резолюциясе

Украина хөкүмәте 17 гынвардан Кырым белән сәүдә итүне туктату турында резолюция кабул итте

Украина аннексияләнгән Кырым белән сәүдә итүне туктатты. Украина хөкүмәтенең күрсәтмәсе 17 гыйнвар гамәлгә керде. Чик аша тауар һәм ашамлыклар кертү тыелмый, әмма аларның бәясе 10 мең һривнядан (31 мең сум) артмаска тиеш. Күләме бер кешегә 50 кг артмаска тиеш.

Халыкара һуманитар оешмалары тауарларына чыгарма ясала. Шулай ук бу күрсәтмә электр энергиясе һәм төп ашамлыкларга кагылмый.

Узган елның сентябрь аеннан бирле Кырым чигендә оештырылган блокаданың максаты Украинаның Кырымга тауар сатуын туктату иде.

XS
SM
MD
LG