Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленур Ислямов: "Безне бу адымга мәҗбүр иттеләр"


Ленур Ислямов: "Безнең ватаныбызны тартып алдылар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:34 0:00

Ленур Ислямов: "Безнең ватаныбызны тартып алдылар"

Кырым блокадасы оештыручысы Ленур Ислямов Азатлык укучысы, РБК-Татарстан порталы мөхәррире Алмаз Миргаязов сорауларына җавап бирде.

Кырым блокадасын оештыручы Ленур Ислямов белән соңгы әңгәмә күп игътибар җәлеп итте. Аның сүзләре уйландырды һәм яңа сораулар тудырды. Күпләрне борчыган сорауларны Азатлык аша Ислямовка РБК-Татарстан порталы мөхаррире Алмаз Миргаязов бирде.

"Мин Киселев тарафдары да, Путинны күккә чөеп мактаучы да түгел, әмма мин – патриот, минем туган илем, анда яшәүче туганнарым, дусларым бар. Аек акыл аша ике якны карап, мөмкинлегем буенча, нәтиҗә чыгаручы мин. Дөрес, Украина бездән ерак, дөрес, пропаганда бар, әмма минем берничек тә мантыйкка сыйдыра алмаган берничә соравым бар, зинһар Ленур абзыйга җиткереп җавабын тапшырырыга тырышыгыз", дип сорады Алмаз Миргаязов. Ленур Ислямов Татарстан журналисты сорауларына бик теләп җавап бирде.​

– Ни өчен Кырым блокадалана? Нинди нәтиҗә көтелә? Бу аюны егарга тырышып котырган черки хәрәкәтенә охшаш гамәл түгелме? Кырымны кире кайтару теләгеме, дошманлыкмы, гади үч алумы?

– Бу сорауны чыннан да Русия пропагандасы белән "юылган" кеше бирә. Мәҗлес, Корылтай әгъзалары, шәхсән үзем беркайчан да террорчы булмадым. Тыныч заманнарда без эшкуарлар, табиблар, укытучылар идек. Чубаров (Рефат Чубаров – Кырымтатар мәҗлесе рәисе) архивчы, моннан да тынычрак һөнәр була аламы?

Безне бу хәзерге ролебезгә чынбарлык мәҗбүр итте. Безнең ватаныбызны тартып алдылар. Бу сорауны биргән кеше татар, мөселман булса, сез Татарстанда да бу хәлне сизәсездер – татар теле факультатив тел булырга тиеш дигәннәрне – сез боларны инде 500 ел ишетәсез. Явыз Иван чукындырган вакытлар, хатын-кызларны көчләп башка милләт гаиләләренә кияүгә бирүләр – боларны сез 500 ел күрәсез. Без дә хәзер шул хәлдә калдык. Мин Татарстанның югары җитәкчеләре белән таныш. Сез хөрмәт белән "бабай" дип атаган бабаегызны (Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев) беләм. Татарстанның үзенең гадел Конституциясе, үз президенты булсын өчен күпме тырышканын беләм. Русиядә бер генә президент булачагы турында белгәч, мин Татарстан турында, анда да ул урын бетәчәк, дип уйлап куйдым. Түбәнсетү булачак ул. Татарстан үз Конституциясе була торып бу адымга барырга мәҗбүр булачак. Миңтимер Шәймиев үз вакытында Казан татарлары һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар өчен Конституция булдырган иде. Соравыгызда үзегездә булып яткан кайбер әйберләрне белмәү һәм аңламау күренә.

Кырым турында. Кырымның кырымтатар җире, Кырымда яшәгән башка милләтләрнең җире икәнен аңлыйсыздыр. Кырымны блокадалаганда, электрны өзгәндә, Кырым турында сөйләгәндә – боларның барысына да безнең хокукыбыз бар. Кырымтатарлар – Кырымның төп (асаба) халкы. Бу гамәлләр барысы да халык исеменнән башкарыла. Мәҗлес аркылы барлык хәбәрләр безгә килә, эшләр, шул санда Кырымның үзендә дә безнең аша башкарыла.

Украина Кырымны үзенә кайтарырга җыена дигән ишарәләр бар, әмма бу ишарәләр инде елъярым ишарә генә булып кала. Без тыныч кына көттек, кемдер килер, кулыбызга автономия һәм кырымтатар әләмен тоттырыр, Кырымны кырымтатарларга кире кайтарыр дип көттек. Бу беркайчан да тормышка ашарлык әйбер түгел. Шулай ук Татарстанда да булмаячак бу. Әмма Казан сценарие ул – сабырлык. Кемдер килеп азат итәр, дигән сценарий. Безгә Казан сценарие дә насыйп булмады. Безгә юкка чыгу яный. Калган татарларны депортацияләү өчен сәгать (будильник) көйләнгән, вакыт санала. Анда безне тулысынча ассимиляция көтә. Моңа каршы булганнарны юк итәчәкләр, төрмәдә черетәчәкләр. Әхтәм Чийгөз, Али Асанов, Мостафа Дегерменджи инде каршы булганнары өчен төрмәдә утыра. Монда, Украинада, карашлар өчен төрмәгә утыртмыйлар. Сез депутат булсагыз да Украина гимнына торып басмаска мөмкинсез, Русия – дошман түгел, дип әйтә аласыз.

Сезнең сүзләрегездән яңадан шуны аңладым – Сез Украинадагы хәлләрне, аеруча Кырымдагы хәлләрне аңламыйсыз. Блокада белән без Кырымны мәгълүмат чаралары көнтәртибенә чыгардык, Кырым турында татарлар сөйли башлады, сезнең өчен көрәш бара, дип Кырымның үзенә күрсәтә алдык. Кырымны азат итү – зыян белән булса да, энергоблокада юлы белән дә булырга тиеш. Оккупант җирне алган икән – анда яшәүчеләрне тәэмин итсен. Безнең җиргә килеп утырган дәүләт белән ни өчен без сәүдә итәргә тиеш? Алар безнең туганнарыбызны, балаларны тотык итте бит. Минем Сезгә соравым бар - Сез анда татар, мөселман буларак мондый сораулар бирергә түгел, ә безнең белән бергә монда булырга, Кырымны азат итәргә тиешсез. Мөселман булсагыз - бигрәк тә монда булырга тиешсез.

– Ни өчен үз милләтен генә кайгырткан украин милләтчеләре Украинадан аерылып калган берничә кырымтатар белән бер хорда җырлый? ​Алар бит кан дошман булырга тиеш түгелме?

– Без кешеләрне уңчыларга-сулчыларга бүлмибез. Бүгенге көндә украин – милләт кенә түгел, ул дөньяны сиземләү күрсәткече, дип әйтер идем. Украин ул – ирекле, ирек өчен көрәшүче кеше. Дин тоту иреге, сүз иреге өчен көрәшүче. Кырымдагы журналистларның сүз иреге бетте. Русиядә тиздән хәрәкәт итү иреге дә бетәчәк. Безнең бу иреклекләребез бар, алар өчен көрәшәчәкбез. Сез сораган бу кешеләр безнең кебек уйлыйлар, дөньяга карашлары безнеке кебек аларның.

– Ни өчен Путин, сезнеңчә, сай акыллы, ә меңәрләгән украин кешесен сугышка җибәреп юк иттергән олигарх-президент сезгә дус һәм максатташ? Башка дуслар булмаганлыктанмы? Чарасызлыктанмы? Бәлки мин ялгышамдыр, бәлки Кремль пропагандасы безне монда да алдыйдыр?

– Черчиль cүзе искә төште: "Англиянең дуслары һәм дошманнары юк, аның партнерлары бар". Күпләр кырымтатарларның үз милли сәясәте була алмый дип саный. Без беркатлы дип уйлыйлар. Юк. Безнең үз сәясәтебез булырга тиеш. Олигарх булуның нәрсәсе начар? Безнең әлегә башка президентыбыз юк. Сез шул кадәр гаепләгән президентның безнең өчен кылган иң мөһиме эше – ул безгә комачауламый. Ул безне "ә" гә "җә" дип тора торган вертикальгә тезмәде. Без иртән кичкә кадәр Порошенконы тәнкыйтьли алабыз. Безгә моның өчен берни дә булмаячак. Русиядә Путинны тәнкыйтьләп карагыз. Бер плакат тотып урамга чыгып карагыз. Бу ике президент арасында аерманы күрерсез. Бер якта халык гадел тавыш бирүдә сайлаган президент – икенче якта диктатор, украиннарны, Сүриядә мөселманнарны үтергән самодержец бар. Сез моны беркайчан да онытмагыз.

XS
SM
MD
LG