Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар баласы татарча укырга хокуклымы?


Булат Гатин пикетта катнаша. Чаллы, 2012
Булат Гатин пикетта катнаша. Чаллы, 2012

Татарстан Конституциясендә һәр кешенең туган телдә белем алу хокукы бар дип әйтелгән. Без балаларыбызны татар телендә кайда укырга тиеш?

Татарстанның мәгариф түрәләре еш кына туган телне гаиләдә сакларга кирәк дип әйтәләр. Моны мин үз гаиләм мисалында эшләргә тырышып килдем. Балалар бакчасына биргәнче ике кызыбыз да татар телендә генә сөйләште. Олы кызыбызны бакчага бирүебез булды, ул урыс теллегә әйләнә башлады. Кечесе белән дә шундый хәл кабатланды. Безнең татар телендә биргән сорауларга алар йә урысча, йә урыс сүзләрен кыстырып җавап кайтара. Аларга татарча сөйләшегез дип гел әйтеп тору, татар китаплары уку, татар театрына олы кызыбызны үзебез белән алып барулар уңай нәтиҗә бирмәде. Күпме генә татарча сөйләштерергә омтылсам да, балалар үзләре дә сизмәстән урыс теленә кереп китә.

Татар телен гаиләдә генә саклап булмавын аңлап, олы кызыбыз Айсылуны 2009 елда Чаллының 57нче гимназиясенең татар сыйныфына бирдем. Гимназиягә биргәндә татарча укытырга дип гариза яздым. Әмма гимназия баштан ук бары тик урысча гына укытты.

Биш яшьлек кече кызыбыз Иделиянең татар телен белүе, кызганыч, апасыннан да калыша. Бөтен өмет татарча белем бирә торган мәктәпкә генә. Узган ел Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә бөтен фәннәрне дә татарча укыта торган сыйныфлар ачылачагы турында күңелле хәбәр ишеткәч, Иделияне киләчәктә шунда укырга урнаштырырга ниятләндем. Әмма әлеге сыйныфларда укыту урыс телендә алып барылуы турында ишеттем. Шул хакта “Безнең гәҗит” тә чыккан “Кемнәр министрга аяк чала?” дигән язмадан да укыдым. Димәк, 2009 елда 57нче гимназиядә безне алдаган кебек, 2нче гимназиядә дә ата-аналарны, татарча укытабыз дип алдаганнар.

Татарстан Конституциясендә һәр кешенең туган телдә белем алу хокукы бар дип әйтелгән. Нишләп ул үтәлми? Без балаларыбызны татар телендә кайда укырга тиеш?

Булат Гатин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG