Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов вафат


Фнүн Мирзаянов, 2012 ел
Фнүн Мирзаянов, 2012 ел

Удмуртиянең татар җәмәгатьчелеге милли хәрәкәт җитәкчесе Фнүн Мирзаянов белән хушлашты.

Ижауда Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов вафат булды. 65 яшендә китеп барган җитәкче 2001 елдан бирле Татар Иҗтимагый Үзәген җитәкләде, Удмуртия дәүләт университеты һәм Ижау педагогия училищесында эшләгән татар төркемнәренә ярдәм итеп килгән кеше. Татарлар яшәгән шәһәр һәм районнарда балалар бакчаларыннан алып урта мәктәпләргә кадәр татар төркемнәре өчен тырышкан Фнүн Мирзаянов хәйрия чараларын да күпләп оештыра иде.

Удмуртия ТИҮнең, аерым алганда Мирзаяновның республикада милли комитет булдыруда, соңрак аның милли сәясәт министрлыгына әверелүендә өлеше зур.

Татар чараларының берсен дә калдырмаган Мирзаяновның соңгы чыгышларының берсе Ижау "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының гөбәдия пешерүгә багышланган очрашуында булган иде. Җыелган халыкка ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов милли оешма турында мәгълүмат җиткерде. Мирзаянов шулай ук мәчетләр төзелеше фонды җитәкчесе иде. Җеназа ул үзе төзекләндергән Үзәк мәчеттә 19 гыйнвар узды.

XS
SM
MD
LG