Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бала мәчеткә мәҗбүри йөрергә тиешме? Интернетта Чапшар мулласын гаеплиләр


Чапшарда мәчет ачу тантанасы. Уңда Мулланур Әсәдуллин. 17 гыйнвар 2015
Чапшарда мәчет ачу тантанасы. Уңда Мулланур Әсәдуллин. 17 гыйнвар 2015

Вконтактеның Балтач битендә муллаларның балаларны мәчеткә мәҗбүри йөртергә тырышуы турында зур бәхәс купты. Чапшар мулласы Мулланур Әсәдуллин авыл халкының үзләреннән канәгать булуын әйтә.

Вконтактедагы Балтач.ру төркемендәге муллаларның балаларны мәчеткә мәҗбүри йөртергә тырышуы турында комментар күпләгән бәхәскә дучар булды. Сүз Чапшар авылы мулласын гаепләүдән башланды.

"Мин Чапшар авылы мулласы турында язам. Яңа ел каникулында чана яисә чаңгы шуган балаларга бәйләнеп, теләсә-нинди сүзләр әйтеп кайтара! Урамда уйныйсы түгел, янәсе мәчеткә укырга йөрисе!.. Авыл мулласы булу балаларны кимсетергә хокук бирә дип уйламыйм. Бу очрак авылда гел кабатлана", дип язды исемен күрсәтергә теләмәгән берәү.

"Безнең авылда бөтен бала мулла белән абыстайдан курка, тиздән берәү дә мәчеткә йөрмәячәк", "Мәчеткә йөрүне мәҗбүри тагарга ярамый, кеше үзе сайларга тиеш", "һәр авылда шундый хәл мени, бездә яшь абыстайлар да шулай кылына", дип бу теманы күтәреп алучылар да, "бөтен абыстай һәм муллаларны бер калыпка салырга ярамый", "ботка болгатып гөнаһ жыймагыз, шундый икәнен белгәч ник урында хәл итмисез, Балтачта акыллы башлар житәрлек", дип башкача фикер белдерүчеләр дә булды.

Азатлык Чапшар авылы мулласы Мулланур Әсәдуллин белән элемтәгә керде. Ул интернетта үзләрен гаепләп төрле сүзләр язганнары турында ишеткән. Бу хакта аңа балалары хәбәр иткән.

"Теләсә кайсы газет-журналдан хәбәрчеләр авылыбызга килеп халык белән сөйләшсен, авыл кешеләре дөресен сөйләп бирер. Бу хакта язучы кешеләрнең балалары безнең мәдрәсәгә йөрми. Һәрвакытта да ниндидер эш әйбәт кенә бара икән, хөсетләнеп тәгәрмәчкә таяк тыгучы, бозып күрсәтүче кешеләр булмый калмый. Минем интернеттагы язмаларга керфегем дә селкенмәде. Берәүне дә мәҗбүр итмим мин, берәүгә дә бәйләнмим. Тели икән килә, теләми икән юк. Кемдер язган икән, тагын язсын. Минем эшем тугры һәм мин аны дәвам итәм", ди Әсәдуллин.

Хәзрәт сүзләренчә, балалар мәчеткә бары тик әти-әниләре рөхсәте белән генә килә. "Без әти-әниләре белән генә сөйләшәбез. Мөмкин булса, зинһар өчен балагызны мәчеткә җибәрегез инде, дип әйтәбез. Телефоннан да шалтыратабыз. Даими йөргән бала күренми икән, борчылып өйләренә дә барып киләбез", ди ул.

Чапшар авылы артык зур түгел. Әсәдуллин сүзләренчә, авылда 80ләп йорт бар. 2015 елда яңа мәчет ачылган. Бәйрәмнәрдә 100гә якын кеше җыела, ди ул. Авылда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы да бар. Дүртенче сыйныфтан соң балалар Нормага йөреп укыйлар. Мулланур хәзрәт ял көннәрендә балаларның мәчеткә дин сабаклары алырга да килүләрен әйтә.

"Теләге булган балалар дин сабакларына йөри. Без җәмәгатем – абыстай белән бергә укытабыз, икебез дә Югары мөселман мәдрәсәсен бетердек. Сабакларны хәзер мәчеттә үткәрәбез. Башта мәчет юк иде, өйдә үткәрдек. Безнең эшләрдән бөтен авыл, мәхәллә канәгать, хәзер дә шулай. Сабакка авылдагы балаларның бөтенесе дә түгел, әмма күпчелеге килә. Коръән сүрәләре, хәрефләр һәм намаз укырга өйрәтәбез. Җәй көне ял лагере үткәргән идек, анда 35ләп бала булды. Хәзер уку барганда 15-20ләп бала җыела. Аннан кимрәк тә була", ди Әсәдуллин.

Хәзрәт балаларның әти-әниләренә төрлечә булышуларын да, Коръән уку бәйгеләре оештырулары, экскурсияләргә алып барулары турында да сөйләде.

XS
SM
MD
LG