Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда сәяси эзәрлекләүләргә каршы пикет узды


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповның төрмәдә тотылуына икенче ел китте. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә җинаять эше ачылуга алтынчы ай китте. 19 гыйнварда аларны яклап Чаллы ТИҮе пикет уздырды.

Әлеге пикетны уздыру турында Чаллы татар иҗтимагый үзәгенең 5 гыйнварда узган киңәйтелгән утырышында карар кабул ителгән иде. Биредә пикетлар уздыру өчен гомумән урыннар бирмәүгә, урын бирсәләр дә, кешеләр йөрми, кешеләр күрми торган урыннарны бирүгә зарланулар булды. 2-3 ел элек кенә Чаллы хакимияте пикетлар, урам җыеннары уздыруга аны оештыручылар сораган урыннарны бирәләр иде. Хәзер инде урам җыеннарын уздыру турында уйлаучылар юк диярлек. Чөнки андыйларны һәрдаим мәхкәмәләргә тартып, кануннар бозуда гаепләп штрафларга түләтү күренешләре бик киң таралды. Пикетлар белән дә шулайрак булган иде.

Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

Ләкин Чаллыда әлеге каршылык чараларын оештыручылар штрафлар салудан бик куркып калмадылар, кеше хокуклары, кануннар бозулар турында бәян ителгән шигарләр, сәяси таләпләр белән халык күп йөргән урыннарга чыктылар.

Инде хакимият башка юлны сайлады. Пикетка рөхсәт бирелә, әмма кеше йөрми торган ташландык урыннарда гына. Ул урыннар кайвакыт шул дәрәҗәдә ташландык була ки, аны хәтта сукбайлар да, урамга чыгарып ташланган эт-мәчеләр дә үз итми. Чаллының ЗӘБ бистәсендәге элекке күңел ачу урыны булган “Колизей” бинасы ян-тирәсе әнә шундыйлардан.

Менә узган җәйдә Чаллы хакимияте татар милли хәрәкәте вәкилләренә шушы ташландык урынны тәкъдим итте. Күпме генә гаризалар язсалар да, башка җирдә каршылык чарасы уздырырга рөхсәт бирелмәде. Рәфис Кашаповны эзәрлекләүдән туктатуны таләп иткән пикетка да узган ел шушы урын бирелгән иде. Чаллы ТИҮе беренчесендә бу урыннан баш тартып, шәһәр үзәгендә ялгыз пикетлар оештырган иде. Берничә тапкыр шулай булды.

19 гыйнвар пикеты өчен тагын да шушы ташландык җир бирелде. Башкача чара юк дип, милли хәрәкәт әгъзаләры шушында җыелырга мәҗбүр булды. Айдар Хәлимне эзәрлекләүдән туктатуны, Рәфис Кашаповны азат итүне таләп итеп уздырылган чарада дистәдән артык кеше катнашты.

Узган елның 21 октябрендә Алабуга ТИҮе бинасында барган киңәйтелгән утырышта татар милли хәрәкәте вәкилләре хокук органнары тарафыннан кыйналдылар. Кыйналучылар арасында Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе, Татарстан Югары шурасының элекке депутаты Раиф Галиев та бар иде. Ул Алабуга хокук органнарын башбаштаклыкта гаепләп, аларның гамәлләрен мәхкәмәгә биргән иде. 20 гыйнварга Раиф Галиев шикаяте нигезендә икенче мәхкәмә утырышы билгеләнгән. Беренче мәхкәмә утырышы узган ел азагында башланмас борын ук тукталган иде. Янәсе, Алабугага Казан хокукчыларының бәяләмәләре килеп җитмәгән, диделәр.

XS
SM
MD
LG