Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Профилактик һәм дөрес яшәү рәвешен күрсәтүче хәйрия концертлары кирәк"


Казанда Камилә Гыйбадуллинага ярдәм концерты оештырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:05 0:00

18 гыйнварда Казанның Тинчурин театрында ямаш шеш белән авыручы 15 яшьлек Камилә Гыйбадуллинага "Йөрәктән йөрәккә" исемле ярдәм концерты оештырылды.

Камилә Гыйбадуллинага ярдәм концерты Роза Фәтхиеваның кырыгына туры килде. Концерт тамашачылары арасында Розаның туганнары да очрады.

“Бүген сеңлебезнең кырыгы. Кызганыч, ул авыруны җиңә алмады. Концерт оештырганнан соң бер атна үтүгә үлде. Үзебез дә шул юлны үткән кешеләр буларак, Камиләгә ярдәм итмичә булдыра алмадык”, ди күз яшьләрен сөртеп Лилия Әскәрова.

Камиләгә 15 яшь. Үткән елның май аенда әнисе кызның күкрәгендә шеш таба. Күпсанлы тикшеренүләрдән соң, табиблар Камиләнең күкрәгендә яман шеш дигән диагноз куялар. Камилә гаиләдә бердәнбер бала икән. Әтисе, Альберт әфәнде сүзләренчә, Казан табиблары көчсез булу сәбәпле, Камилә хәзер Мәскәүдә дәвалану курслары ала.

“Кызыбызның диагнозы бик катлаулы һәм сирәк, соңгы 40 ел эчендә Камилә икенче очрак дип әйтте табиблар”, ди әти кеше. Камилә барлыгы тугыз курс химия һәм 11 курс нур терапиясе (лучевая терапия) алган.

“Химия терапия алган вакытта хәле авыр була, кәефсезләнә, ләкин Камилә бик сабыр бала, башка юл юк икәнен аңлый һәм барысына да түзә”, дип Альберт әфәнде гаиләсенә килгән кайгы белән уртаклашты. Алай гына да түгел, кыз авырый башлаганнан соң, интернет челтәрендә үзенең блогын булдырган һәм барлык уй-фикерләре, диагнозы, дәвалау курслары турында язып бара икән, үзе сыман чиргә дучар булганнарны бирешмәскә өнди.

Соңгы елларда татар җырчылары даими рәвештә хәйрия чараларында катнашып, үзләре оештырып тора. Чираттагы “Йөрәктән йөрәккә” концертын оештыручыларның берсе җырчы Алсу Фазлыева.

“Кызганыч, Роза апага багышланган концертта без соңга калдык. Әзрәк алдан тотынган булсак, бәлки ярдәм итеп булыр иде. Ләкин шуңа карамастан, кулларны төшермибез. Без инде дәвалану алып, даруга, төрле препаратларга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәбез. Болай гына акча җыймыйбыз. Авыручылар бик күп, әлбәттә, барысына да булышыр идек, ләкин ул безнең дә вакытны ала. Ә Камилә кебек яшь организмга ярдәм итмичә булмый”, ди Алсу.

Әлеге хәйрия концертында Азат Фазлыев, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Иркә, Рәсим Низамов, ИлСаф, Илшат Вәлиев, Илназ Бах, Дилә Нигъматуллина, Нурзәдә, Гөлдания Хәйруллина, Азат Абитов, Ришат Төхвәтуллин, “Кызлы йорт” проекты, “Зө-Ләй-Лә” триосы, Мөнир Рахмаев һәм башка җырчы-башкаручылар чыгыш ясады. Алар фикеренчә, алга таба профилактик концертлар үткәрүне кертеп җибәрергә кирәк.

“Авырый башлагач кына акча җыю күп очракта соң була. Алдан авыруны кисәтү, дөрес тормыш юлына этәрү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару нияте белән оештырылган концертлар кирәк. Кызганыч, беренче очракта Роза ханыма ярдәм итү инде соң булган. Әлбәттә, матди яктан ярдәм итү чаралары да кирәк, ләкин профилактик концертлар турында да уйлау комачау итмәс иде”, ди җырчы ИлСаф.

Онкология авыруы белән чирләүче балаларга дәүләт тә ярдәм күрсәтергә тиеш дип санаучылар бар. Артислар да әлеге сүзләр белән килешә.

“Ярдәм итүче дәүләт оешмалары бар. Ләкин күпләр кайда һәм ничек барып сорарга, мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Җәмгыятебез шулай төзелгән: кануннарның безнең якка эшләгәнен белмибез. Һәм монда гаеп бары тик үзебездә”, дип саный билгеле артист Җәвит Шакиров.

Оештыручылар икенче көнне Азатлык хәбәрчесенә хәйрия чарасыннан чиста 160 мең сум акча җыелуын әйтте. Билет сатып алудан тыш, тамашачылар арасында өстәмә ярдәм күрсәтүчеләр дә табылган.

XS
SM
MD
LG