Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кострома ата-аналары мәктәптә ташламаны кире кайтаруга иреште


Русия төбәкләренең кайберләрендә мәктәптә ашауга булган субсиядияләр 1 гыйнвардан бетерелде. Костромода ата-аналар шау-шу күтәреп финанс ярдәмне кире кайтаруга иреште.

Кострома өлкәсе администрациясе мәктәпләрдә кайнар төшке аш өчен бирелгән һәм 1 гыйнвардан бетерелгән компенсацияләр кире кайтарылачак, дип хәбәр итте.

Яшенә карап балага бер ашауга 17-21 сум ташлама каралган иде, бу ашау бәясенең якынча 50% иде. Елына бу Кострома өлкәсе бюджетына 30 миллион сумга төште. Акчаны экномияләү максатыннан 2016 елның 1 гыйнварыннан субсидиягә хокукы булганнарның исемлеген кыскарту турында карар кабул ителде. Нәтиҗәдә мәктәпләрдә иртәнге аш аена 1000, иртәнге һәм төшке аш 2000 сумга кадәр җитте. Ташлама бетерелгәч, мәктәпләрдә балаларның күпчелеге төшке ашка йөрми башлады.

Социаль киеренкелек арта башлагач, "кайнар элемтә" ачылды. Халыкка субсидияләрнең кемгә бирелүен аңлату хезмәте оештырылды. 1 гыйнвардан субсидияләр бары тик гаиләдә керемнең яшәү минимумынан түбәнрәк (9107 сум) булган һәм авыру балаларга каралган. 21 гыйнвар Кострома өлкә думасы җыела. Анда бу исемлеккә инвалид һәм ятим балаларны кертү дә каралачак, дип хәбәр итте 7x7-journal.ru сәхифәсе.

XS
SM
MD
LG