Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан - Русиянең өченче “иң мөселман” шәһәре


Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты статистикасына караганда, Казан “мөселманлашу” дәрәҗәсендә Русиядә өченче урында.

Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социология
департаменты бу көннәрдә Русия халкының дини мәдәниятне ни дәрәҗәдә
куллануы статистикасы белән таныштырды. Казан “мөселманлашу” дәрәҗәсе
буенча өченче урынга чыккан. Сораштыру күрсәткәнчә, ислам мәдәнияте белән кызыксынучыларның күпчелеге Махачкалада яши. Икенче урында – Грозный, аннан соң Казан килә.

Исемлекнең дүртенче юлын Чаллы алып торса, Башкортостан башкаласы
Уфа – бишенче урында. Республиканың тагын бер шәһәре –
Стәрлетамак шулай ук иң дини шәһәрләр исемлегендә. Ул Уфадан
соң ук килеп, алтынчы урынны били. Беренче “унлык”ны Ставрополь, Әстерхан, Нижневартовск һәм Ростов йомгаклый. Акмәчет (Симферополь) 13нче, Мәскәү 15нче урында.

Православие динен якын итүчеләр казанлыларның яртысын тәшкил итә –
51%. Православ диненә карата төзелгән исемлекнең башында Липецк шәһәре. Монда яшәүчеләрнең 95% шушы дин белән кызысына. Беренче “бишлек”кә шулай ук Курск (94%), Саранск (93%), Мәскәү (92%) һәм Белгород (91%) кергән.

Тикшерү православ динендәге зур бәйрәм – Раштуа алдыннан уздырылган.
Сораштыруда 250 меңнән артык кеше катнашкан. Тикшеренүнең максаты этнослар һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне анализлау түгел иде, ди авторлар. Сораштыру русиялеләрнең дини мәдәният белән кызыксынуы, өйләрендә дини символларны тотулары, дини хезмәтләрдә ни дәрәҗәдә еш катнашуларын ачыклау өчен уздырылган.

XS
SM
MD
LG