Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:29

Төркия Русия чикләүләренә җайлаша, башка базарлар таба. Гарәпләр төрек тауарлары белән кызыксына башлаган.

Истанбулда булып кайттым әле. Анда барырга әлләни сәбәп тә юк иде. Хатын-кызларча, күңел талпынуы аркасында гына барырга булдым – бу шәһәрне нык яратам мин, ул миңа илһам бирә. Мәкалә язарга һич җыенмый идем. Әмма соңгы өч көндә "Истанбул ничек анда?" дигән сорауны җитмеш тапкыр ишеткәнмендер. Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе нәтиҗәсендә барган процесслар күпләргә кызыктыр шул. Теманы җентекләп өйрәнмәдем өйрәнүен, әмма турист буларак күргәннәремне язарга булдым.

Вазгыятьнең элеккечә түгеллеген билет алганда ук аңлыйсың. Элек Казаннан Истанбулга китү-кайтуда бернинди проблем юк иде – рейслар көн саен булып торды. Ә бу юлы миңа Мәскәү аша барырга туры килде, чөнки Казаннан рейслар саны хәйран кимегән, өстәвенә, булганнары да тулмау аркасында очмый кала дигән хәбәрләр дә ирешеп торды.

Мәскәү-Истанбул рейсы да тулыр-тулмас булып чыкты. Элекке вакытлар белән чагыштырырлык түгел инде. Гадәттә, Истанбулга очучы рейсларда урыннарның күп өлешен эшмәкәрләр (аларны "челнок" дип йөртәләр һәм аларны тануы бик җиңел) ала, бизнес-класс тутырып эшлекле вәкилләр оча иде. Бу юлы исә, эш көне булуга карамастан, очкычның бизнес-класс өлешендә бер кеше дә күренмәде. Калган юлчыларның күбесе транзит белән башка илләргә очучылар иде. Күзәтеп тордым: Истанбулның үзендә очкычтан нибары алты кеше калды, калганнар транзит зонасына кереп китте.

Менә без Истанбул урамнарында, туристлар үзәге саналган Солтанәхмәт мәйданында, Эминөнү пристанендә йөрибез. Мин татар булсам да, төрекләргә һәрвакыт урыс булып күренә идем – тән төсем ак, чәчем аксыл-җирән булгангадыр инде. Шуңа да Төркиянең туристлык мәркәзләрендә төрекләрнең миңа урысча эндәшеп, "Сез Русиядәнме?" дигән сорауларына аптырамый идем. Ә бу юлы исә сораулары үзгәргән. Ник берсе "Сез Русиядәнме?", дип сорасын! Хәзер "Сез Украинаданмы?", дип сорыйлар икән минем кебекләрдән.

Истанбул урамнары

Истанбул урамнары

Үзем урам буйлап атлыйм, үзем уйлыйм. Бездәге матбугат чаралары Төркиянең Русиясез бик тиз бөлгенлеккә төшүен фаразлый. Бөтен ил өчен җавап бирә алмыйм. Сүлпәнәйгән өлкәләре әлбәттә бардыр, ләкин Истанбулның күзгә күренеп торган өлкәләрендә, мәсәлән, күмәртәләп текстиль сатучы сәүдә үзәкләрендә хәл үзгәрмәгән кебек – капчык-капчык төйиләр, товарны чит илгә ташучы карго компанияләр гөр килеп эшләп тора. Текстиль эшләнмәләргә карата санкцияләр кертелмәсә дә, элек Русия "челнок"лары белән тулып торган Лалели районында рус эшмәкәрләре бу юлы күренмәде. Руслар юк, башка милләт вәкилләре бар һәм күп.

"Автомобиль детальләре ясый торган заводка мине кертмәсләр инде. Тагын кайсы өлкәне тикшереп була соң әле?" дип уйлыйм. Ә, туннар! Төркия бит Русиядә бик яратып киелә торган туннар тегә иде. Туннар үзәге – Зәйтүнборыны районында. Күрәм – цехлар гөрләп тора, тегү машиналары әйләнә, күн эшкәртәләр, кисәләр, тегәләр.

"Хәзер туннарны кемнәргә саталар икән?" дигән сорау белән Төркиядә чит ил ватандашларына экскурсион, консалтинг, юридик хезмәтләр күрсәтүче бюро җитәкчесе Кямранга мөрәҗәгать итәм. "Хәзер туннарны сатып алучларның күпчелеген гарәп илләре тәшкил итә. Игътибар иткәнсездер, кибетләрдә гарәп язулы элмә такталар пәйда булды. Төркия товарлары гарәп илләрендә эшләүче эшмәкәрләрне нык кызыксындыра, бу соңгы ике ел тенденциясе.

Истанбул урамы

Истанбул урамы

Әйе, Русиядән сатып алучылар кимеде, бу бәлки кискен вазгыять белән генә бәйле түгелдер, доллар курсының нык үсүенә һәм Русия халкының сатып алу сәләтенең кимүенә дә бәйледер. Шулай да соңгы арада Русиядән аерым кешеләр безгә берәмтекләп тун алыр идек дип мөрәҗәгать итә башладылар, алар туннарны хәтта интернет аша алырга да риза", дип сөйли Кямран.

Табышын югалткан өлкә исә – Русиядән килүчеләр өчен туристик хезмәт күрсәтү. Туристлар саны кимү биредә сәяси кискенләшүгә кадәр үк башланган, әлеге дә баягы валюталар курсы үсү күп туристларның финанс мөмкинлекләрен чикләгәндер. Безнең акча белән бер лира 26 сум хәзер, ә ярты ел элек кенә ул 19 иде.

Хәер, куллану базары бер Русия белән генә чикләнмәгән. Иманым камил: Төркия Русия чикләүләренә (санкцияләренә) җайлашачак, башка базарлар табачак. Диверсификацияләнгән икътисад кризисларга бирешмәс ул. Төркиянең иң зур проблемы Русия чикләүләре түгел.

Башка проблемалар да күп монда. "Истанбул ничек анда?" дигән сорауга "элеккечә" дип җавап кайтара алмыйм мин. Үзгәрешләр күзгә күренә. Әлләнигә бер килгән туристка да күренерлек булгач инде... Урамнар элеккечә тыныч түгел хәзер. Урам тулы Сүрия качаклары, хәер сорашалар, балалары юка киемнән салкын җирдә утыра. Килеп-килеп бәйләнүчеләр дә бар, шуңа да кичләрен урамнарда йөрү куркынычка әйләнгән. Әледән-әле шартлаулар булып тора. Полиция вәкилләре үтә дә күп. Бу да "Монда йөрмәсәгез әйбәтрәк булыр" дигән кебек ишарә булып күренде.

Эчке сәяси вазгыять тә шатландырмый, теләсә кемне туктатып сорасаң да, ул ярсый-ярсый илдәге эчке сәясәт турында сөйләргә тора. Болар барысы да ниндидер катлаулы атмосфера тудыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG