Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Илдар Дадинга теләктәшлек җыены үтәчәк


Мәскәү хакимиятләре Илдар Дадинны яклау һәм сәяси репрессияләргә каршы чараны уздырырга рөхсәт биргән. Җыен 23 гыйнвар Яуза капкасы төбендә үтәчәк.

Мәскәү шәһәр хакимиятләре 23 гыйнвар Яуза капкасы янында 500ләп кеше катнашында сәяси репрессияләргә каршы урам җыенын уздырырга рөхсәт бирде. Оештыручыларның берсе Анастасия Зотова Азатлыкның рус редакциясенә, беренче чиратта җыенның максаты төрмәдә утыручы Илдар Дадинга теләктәшлек белдерү, диде. Чараның көнтәртибе киңәйтелде, чөнки кеше хокуклары бозылуына каршы булучыларны берләштерергә кирәк, диде Настя.

"Еш кына кешеләр үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып чыга. Төрле җирләрдә кечкенә протестлар кабына, алар берләшми. Ерак юлларга йөрүче машина хуҗалары үзләренекен, Дружба паркы үзенекен, табиблар, укытучылар чыга. Без дә Илдар өчен генә чыксак, күп булса аның 30 дусты чыгар, "Илдарга ирек" дип кычкырып торыр да борылып китәр. Безнең максат халыкны берләштерү", диде Настя.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00
йөкләү

Яуза капкасы Таган районында урнашкан, анда кеше күп йөрми, шуңа да карамастан оештыручылар бу чараның җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәчәгенә өметләнә.

7 декабрь Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 33 яшьлек Илдар Дадинны "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләп, өч елга төрмәгә хөкем итте. Дадин үз гаебен танымады. Гаепләү ягы активистка 2 ел төрмә сорады, мәхкәмә өч ел бирде. Дадин – яңа канунны бозуда гаепләнеп өч елга төрмәгә утыртылган беренче кеше булды.

XS
SM
MD
LG