Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:24

Гөсләдә уйнауны яшьләр үз итәрме?


Рәисә Мөхәммәтҗанова. Арча районы, Апаз авылы

Рәисә Мөхәммәтҗанова. Арча районы, Апаз авылы

Арча районы гөсләчеләренә багышланган мультимедия җыентык дөнья күрде. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре Эльмира Каюмова гөсләдә уйнауны торгызу өчен төрле яклап эшләү кирәк, дип белдерә.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге гөсләчеләргә багышланган икенче җыентыкны чыгарды. Арча гөсләчеләренә багышланган аудио (CD), видео (DVD) дискларга төсле кәгазьгә басылган белешмә дә тәкъдим ителә. Әлеге мультимедия җыентыкка Арча районында язып алынган көйләр, җырлары, көйчеләр белән әңгәмәләр тупланган. Беренче диск Балтач районы гөсләчеләренә багышланган иде. Белгечләр гөсләдә уйнау инде югала барган һөнәр дисә дә, әлеге мультимедия җыентыкны әзерләгән Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова, ил белән тотынганда гөсләнең киләчәге бар, дип әйтә. Азатлык гөсләдә уйнау тарихы, бүгенге гөсләчеләр, бу уен коралының киләчәге турында Каюмова белән сөйләште.

– Бүген Арча якларында гөсләдә уйнаучылар күпме?

– 2015 елның җәендә Арча якларында алты гөсләче белән очрашырга насыйп булды. Тагын биш кеше яшь чакта уйнаган, алар бүген өлкәннәр инде, гөсләләре дә сакланмаган. Гомумән миңа 11 гөсләче белән күрешү насыйп булды.

– Алар бүген нинди көйләр уйный соң?

Эльмира Каюмова

Эльмира Каюмова

– Гөсләдә уйнау традициясе хатын-кызлар аша буыннан-буынга тапшырылган. Хатын-кызлар кызларына, оныкларына өйрәткән. Хәзерге гөсләчеләр җыр һәм бию көйләре башкара. Башта алар "Сәрдәбаш авылы көен" уйнап башлыйлар, "Арча" көен уйныйлар. Бу апалар 60-70 яшьтә. Гөсләдә уйнау әлегә сакланса да, югалып бетү дәрәҗәсенә җитеп килә.

– Алар гөсләләрен каян алган?

– Апалар уйнаган гөсләләрне шул төбәктә яшәгән ирләр ясаган. 1960-70 елларда гөсләчеләр ансамбльләре бик популяр булган. Алар Казанда һәм башка шәһәрләрдә үткән чараларда чыгыш ясаганнар. Сәхнәдә чыгыш ясау өчен хөкүмәт аларга Ленинград фабрикасыннан яңа гөсләләр кайтарткан булган. Концерт куйганда иске, кулдан ясалган гөсләләрен җыеп ала торган булганнар. Гөсләчеләр миңа: "Без осталар ясаган гөсләдә уйнарга өйрәндек, ә сәхнәдә икенче төрле гөсләдә уйнау кыен булды. Аңа ияләшкәч уйнарга өйрәндек инде", дип сөйләгән иде. Кулдан ясалган белән чагыштырганда фабрикада эшләнгәне төзелеше белән дә, тышкы кыяфәте белән дә аерылып тора. ​

"Татар гөсләләре яңгырый" ("Звучат татарские гусли") дискының икенче чыгарылышындагы видео. Эльмира Каюмова язмасы.

– Арча якларында бүген гөслә ясый белүчеләр бармы?

– Бүген бу һөнәрне тирәннән белгән оста юк. Аны ясау технологияләре дә югалган инде. Гөсләдә уйнау таралган җирдә аны ясарга теләүчеләр булу – бүген куанычлы күренеш. Гөсләчеләр белән дан тоткан Арча районындагы Сәрдәбаш авылында яшәүче Илгиз Сәмигуллин гөсләләр ясый. Шулай ук Балтач районындагы Субаш авылында да ясардай кешеләр бар. Әйткәнемчә, гөсләләрне ясау серләре югалган, кайберәүләр үз белдеге белән тырышып карый. Хәзер ясалган гөсләләр алар сынау рәвешендәге музыка кораллары. Гөслә дөрес ясалмый икән, аның яңгырашы, аһәңе бөтенләй башкача килеп чыга.

Фестивальләрдә яңа гөсләләр белән уйнаучылар турында гөсләчеләр: "Беләсезме, аларның яңгырашы икенчерәк, безнеңчә түгел, күңелгә ятышмый, уйнарга да җайсызрак", дип әйтә. Ясаганда йә кыллар арасы дөрес итеп куелмый, йә кайбер җирләре кыскарак ясала. Гөслә ясауның нечкәлекләре бар аның һәм аны элекке хәленә кайтарып яңа сулыш бирәсе иде.

– Сезнең яңа чыккан җыентыгыгызда гөслә ясауның үлчәмнәре бармы?

– Әйе, без дискларга кушымта да әзерләдек, анда үлчәмнәре дә бар. Тышкы кыяфәтен видео аша да күрергә була. Бу юнәлештә эшне алга таба дәвам итәргә дигән исәбем дә бар.

– Татарстанда уйный торган ничәләп гөсләче бар?

Халидә Мөхәммәтҗанова. Арча гөсләчесе

Халидә Мөхәммәтҗанова. Арча гөсләчесе

– Белүебезчә, узган гасырның 60-70 елларында гөсләчеләр Алабуга, Питрәч, Зәй якларында булган. Бүген исә Балтач һәм Арча районнарында гына ничектер сакланып калган ул. Һәм бу районнарга чиктәш булган Мари Иленең Мари-Терек районында һәм Киров өлкәсенең Малмыж районында гөсләдә уйнаучылар бар. Ни өчен бу бер кечкенә генә төбәктә саклануы да табышмак булып тора. Гомумән алганда, башкаручылар саны бармак белән генә санарлык. Балтач районының Югары Субаш авылында өч гөсләче бар дип әйтергә була. Берсе бик өлкән, ул инде уйный алмый, икенчесе уйный һәм берсе яшьрәк, ул уйнарга тырыша. Аннары Биктәш дигән авылда гөсләче Зоя апа бар.

"Звучат татарские гусли" дискының икенче чыгарылышынннан. Эльмира Каюмова язмасы.

– Гөсләдә уйнау керәшеннәргә генә хасмы, әллә татарлар да уйнаганмы?

– Белүебезчә, гөслә борынгы уен коралы. Идел буенда яшәгән татарлар, марилар, удмуртлар элек-электән гөсләдә уйнаган. XIX-XX гасырларда гөсләдә уйнау традициясе керәшеннәрдә һәм нугайбәкләрдә сакланып калган. Шуңа күрә, бүген гөсләдә күпчелеге керәшеннәр уйный.

Гөсләдә уйнау тамырлары ерак гасырларга тоташа. Урта гасырларда күп кыллы чиртеп уйный торган канун дип аталган уен коралы булган. Әгәр аннан да элеккерәк чорларны барласак, анда ятаган дигән уен коралы булган. Себер татарлары ятаганда уйнаган. Безнең тамырларда бу традиция бар. Гасырлар узган саен уен коралларының рәвеше һәм төзелеше бераз үзгәреп торган, бу – табигый күренеш.

– Бала, мисал өчен, гитарада уйнарга өйрәнергә теләгән кебек гөсләгә дә тартылсын өчен ниләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

– Бу хакта мин үзем дә еш уйланам, чөнки экспедицияләр вакытында игътибар итәм, гөсләчеләрнең оныклары бу уен коралында уйнарга ашкынып тормый. Алар хәтта баянны да үз итми, ә күбрәк гитара, синтезаторда уйнарга омтыла.

Гөсләдә уйнар өчен бала күңелендә теләк туарга тиеш. Ә ул ничек туарга мөмкин соң? Уен коралы, анда уйнау замана таләпләренә туры килә икән, кешенең күңелендә аңа омтылыш бар икән, ул вакытта гына әлеге һөнәр буыннан-буынга күчәргә мөмкин. Бу теләк тусын өчен бала бу гөсләне кайдадыр – гаиләдәме, мәктәптәме, сәхнәдәнме ишетергә, гөслә турында мәгълүматы булырга тиеш. Без балага шартлар тудырмасак, теләк үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Системалы рәвештә күп төрле юнәлештә эш барса – аның нәтиҗәсе булачак.

Йошкар-Ола шәһәре "Гөсләчеләр" ансамбле

Йошкар-Ола шәһәре "Гөсләчеләр" ансамбле

Радио, телевидениедә гөслә моңнарын ишеттерсәң, ул бала күңеленә күбрәк үтеп керер иде. Мәгълүмат чараларының роле бүген искиткеч зур. Уен коралларын да чын халыкчан технология белән ясау, аннары мәгариф системына да үзгәртүләр кертү кирәк. Бүген музыка белеме бирү көнбатыш системына нигезләнгән. Бу систем халык сәнгатен үстерү өчен бик туры килеп бетми. Халык уен коралларына нотадан өйрәнеп кенә булмый. Элек өлкәннәрдән күреп, үзләре ишетеп өйрәнгәннәр һәм ул буыннан-буынга күчә барган. Бу һөнәрне тапшыру – үзенә күрә бер мәктәп.

Бүген гөсләдә уйнаучы осталар юк диярлек. Без чыгарган дисклар методик кулланма буларак өйрәнергә ярдәм итә. Яшүсмер кыз баланы, малайны алсак, аларның гөсләдә уйнарга теләге тусын өчен ул моның алга таба нәтиҗәсе булачагын тоярга тиеш. Ул бу сәләтемне кая күрсәтә алачакмын дип тә уйлый. Шуңа күрә, халык уен коралларында уйнаучыларның төрле бәйгеләре, фестивальләре һәрдаим үтеп торырга тиеш. Үзең өчен генә бик яратып уйнасаң да, әгәр сиңа моның өчен билгеле бер бәя бирелмәсә, кеше һәм шулай ук балалар да моңа бик омтылмый.

Бала бу уен коралларында уйнарга өйрәтә һәм югары белемле музыка белгече итә торган институт барлыгын белсә, ул аңа керергә омтыла. Консерватория булсын, халык сәнгатенә, халык мәдәниятенә багышланган белгечләрне, башкаручыларны әзерли торган институт булса, кешенең аңа омтылышы була. Аннары халык уен коралларында уйнаучыларны тыңлаучылар да кирәк. Замана таләпләренә туры килгән һәм аны ишетергә теләгән тыңлаучылар да булырга тиеш, ә аларны тәрбияләү кирәк. Җәмгыять тарафыннан халык уен коралларында уйнаучыларның эшләре бик кирәкле дип санала икән, кешенең күңелендә үзеннән-үзе уйнау теләге туа.

"Звучат татарские гусли" дискының икенче чыгарылышынннан. Эльмира Каюмова язмасы.

– Соңгы елларда гөсләгә "Түгәрәк уен" фестивальләрендә дә игътибар артты. Нәтиҗәсе бармы?

– Мин үзем гөслә белән әле күптән түгел, 2013 елда гына кызыксына башладым. Балтач районы Югары Субаш авылында түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырылды. Шунда мин Балтач районы гөсләчеләрен ишеттем. Искиткеч аһәңенә гаҗәпләнеп моны үстерү кирәк дип уйладым. Шул түгәрәк өстәл вакытында "Иске Казан - Түгәрәк уен" фестивалендә һәм Русия күләмендә үтә торган "Түгәрәк уен" фестивальләрендә гөсләчеләргә аерым номинация булдыру теләген белдердем. Бу тәкъдим хупланды һәм без 2014 елдан бу ике фестивальгә гөсләдә уйнау номинациясен керттек. Гөсләчеләр саны шуннан бирле арта бирә, шуңа без бик куанабыз. Бездә "Аһәңле Татарстан" дигән һәм башка фестивальләр дә бар, бу чараларда да Балтачтан, Арчадан, Мари Иле республикасыннан гөсләчеләр күренә башлады. "Бәрмәнчек" ансамблендә дә гөсләдә уйный башладылар.

* * * *

Аудио, видео һәм фотолар Татарстан традицион мәдәниятне үстерү үзәге 2015 елда чыгарган "Татар гөсләләре көйли" ("Звучат татарские гусли") дип аталган мультимедиа җыентыктан алынды. Язмалар Арча районында тупланган. Төзүчесе - Эльмира Каюмова.

XS
SM
MD
LG