Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон мәхкәмәсе: Литвиненко үлеменә Путин катнашы "ихтимал"


Лондон мәхкәмәсендә элекке ФСБ хезмәткәре Александр Литвиненконың үлемен тикшерү нәтиҗәсе игълан ителде.

Британиянең The Guardian басмасы хәбәрчесе Лондон мәхкмәсеннән алып барган җанлы блогта, "Литвиненконы үтерү карарын Иминлек Шурасы секретаре Николай Патрушев һәм Владимир Путин хуплаган булырга мөмкин", дип язды.

Литвиненко 2006 елның 23 ноябрендә Лондон хастаханәсендә үлде. Башта аның таллий белән агулануы турында әйтелде, соңрак тикшерүчеләр элекке ФСБ хезмәткәрен нурланышлы полоний-210 белән агулаганнар, дигән нәтиҗә чыгарды. Британия тикшерүчеләре агуны Литвиненконың чәенә ЛДПР депутаты Андрей Луговой һәм элек ГРУда эшләгән Дмитрий Ковтут салган, дип саный. Алар икесе бергә ФСБда эшләгән булган. 2007 елда Британия прокуратурасы аларны үзенә тапшыруны таләп итте, Русия баш тартты.

Мәхкәмәдә Литвиненконың хатыны Марина чыгыш ясады. Мәскәүдән видео аша Ковтун чыгышы көтелә иде, әмма соңрак ул аннан баш тартты. Русия 2013 елда Литвиненко үлемен тикшерә башлаган иде, әмма соңрак тикшерү туктатылды.

XS
SM
MD
LG