Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:09

19 гыйнвар Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татар милли оешмалары җитәкчеләре катнашында яңа елда планлаштырылган чараларга багышланган эшлекле фикер алышу узды. Координация үзәге кирәклеге хәбәр ителде. Өч айга бер тапкыр очрашачак шура әгъзаларының февральдәге җыелышта билгеләнүе көтелә.

Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашты. Бу очрашуда ул узган ел Мәскәүдә уздырылган чараларга хисап ясап, алдагы елда уздырыласы чаралар хакында сөйләде һәм бу хакта оешма җитәкчеләре фикер алышты. Ул шулай ук вәкиллек каршында оешкан табиблар, хәрбиләр, журналистлар, яшьләр клубы турында да мәгълүматлар бирде. Хәзерге көндә Татарстаннан һәм татар яшьләре күпләп укыган югары уку йортлары арасында Татарстан белән килешүләр төзелеп килә. Шул килешүләр нигезендә Татарстан югары уку йортларын тәмамлаган яшьләрне эш белән тәэмин итү турында да програм әзерли, диде ул.

Равил Әхмәтшин: "Мәскәүдә күп төрле чаралар уздырыла, ләкин алар таркау, кайвакытта чараларның уздыру көннәрен оешмалар белеп тә бетерми, шуның өчен вәкаләтле вәкиллек каршында һәр оешмадан берәр вәкил кертеп, координация шурасын булдыру ихтыяҗы туды. Шушы ай беткәнче һәр оешма үзенең планнары һәм координация шурасына вәкил булачак кешенең исемен дә хәбәр итсен иде. Киләсе елга Мәскәүдә Татарстан хөкүмәте тарафыннан расланган күптөрле чаралар планлаштырыла. Шуларның берсе – инде гадәткә кергән Татарстанның мәдәният көннәрен август аенда Мәскәүдә уздыру, Рамазан чатыры һәм башкалар", дип сөйләде.

Вәкаләтле вәкил утырышта Сабантуйлары вакытының быел Рамазан аены туры килүе сәбәпле кайда һәм кайсы вакытта үткәреләчәген дә әйтте. Бу програм Татарстан хөкүмәте тарафыннан расланган булуын да белдерде. Быелгы федераль Сабантуе Түбән Новгород шәһәрендә 16 июльдә, Мәскәү Сабантуе 17 июльдә үтәчәк икән. Казанда һәм Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрләрендә Сабантуйлары 9 июльдә узачак. Авыл Сабантуе Ульяновскида 3-4 июнь көннәрендә үткәреләчәк.

Очрашуда шулай ук быел Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган чаралар турында да әйтелде. 15 февраль көнне аның һәйкәленә чәчәкләр салыначак һәм башка чаралар да булачагы хәбәр ителде.

Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин (уртада)

Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин (уртада)

Чыгыш ясаган Әхмәт Галимовның метро төзелешендә бик күп татарларның катнашуын искә алып, Мәскәүнең берәр метросы тукталышына татар исеме бирергә кирәк дигән фикерен тыңлагач, вәкаләтле вәкил: "Мәскәүдә инде Муса Җәлил урамын беләбез, шул урам янындагы Орехово-Борисово метросына Муса Җәлил исемен бирү турында планнар бар. Бу хакта сөйләшүләр башланды инде", диде.

Апрель аенда Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап та күптөрле чаралар узачагы әйтелде. Шуларның берсе – Габдулла Тукай исемендәге “Энҗе бөртекләре” дип аталган балалар иҗаты фестивале.

Гаяр Искәндәров быел Халыкара туган тел көненә багышланган конференция 24 февральдә узачак дип хәбәр итте.

Очрашуда катнашкан Рушан хәзрәт Әббәсов утырышка килгән оешма җитәкчеләрен мәчеткә йөрергә чакырды.

Һәр оешма үзенең эшләгән эшләре турында сөйләде. Мәскәүнең көньяк- көнчыгыш бүлгесендәге автономия бүлекчәсен җитәкләгән Гаяз Янбаев та үзләренең эшләренә игътибарны җәлеп болай диде:

– Без күптөрле эшләр алып барабыз. Ләкин безнең эшләрне күрүче дә юк, белүче дә юк, бәя бирүче дә юк. Без татар теле курслары да оештырып карадык. Узган ел инде татар теле белән инглиз телен бергә өйрәнү курслары да ачкан идек. Бер өч кеше йөрде дә берничә ай, ташладылар. Халык телне өйрәнергә ашкынмый. Хәзер инде без җәй айларында Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу, Шубиле авылларында эшли торган татарча балалар бакчасы ачтык. Анда шәһәрләрдән кайткан балаларны татарча өйрәтәбез, Мәскәүдә җыеп алып булмый, диде ул.

Вәкаләтле вәкил туган телне өйрәнүнең интернетта онлайн курслары ачылуы турында сөйләде. "Хәзер Русиядә дә, чит илдә дә интернет аша татар телен өйрәнеп булачак. Ана теленә өйрәтү онлайн курслары Татарстан президенты теләге белән барлыкка килде, ул проект EF Education First кампаниясе белән берлектә алып барыла", дип белдерде Равил Әхмәтшин. Бу хакта төгәлрәк итеп Ана теле сәхифәсендә танышырга була.

Равил Әхмәтшин Мәскәүдә татар музее булдыру турында да сөйләшүләр алып барылганын әйтте. "Яһүдиләрнең андый музее бар. Алар анда үз милләте, тарихы белән танышалар, дәресләр уздыралар. Мәскәүдә татарларның да андый музеен булдыру зарури", диде ул.

Мәскәү өлкәсендә татарларны берләштергән ике зур оешма эшләп килә. Аның берсе – җитәкчесе Фәрит Мохтасаров булган Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни автономиясе булса, икенчесе – Фуат Солтанов җитәкчелегендәге Мәскәү өлкәсенең мәдәни үзәге. Фәрит Могтасаров быел Орехово-Зуево шәһәрендә инде берничә ел уздырылып килгән “Татарстан мәдәнияте Мәскәү өлкәсендә” дигән музыкаль фестиваль узачагын һәм “Мәскәү өлкәсе татарлары” дип аталган китапның икенче томы әзерләнүе турында хәбәр итте. Өлкәнең мәдәният үзәге быел Габдулла Тукай юбилеена багышланган очрашу-чараларны төрле шәһәрләрдә планлаштырганын белдерде. Ул хакта Наро-Фомински шәһәреннән Әнвәр Софинов болай диде:

Әнвәр Софинов сөйли

Әнвәр Софинов сөйли

– Мәскәү өлкәсе хөкүмәте ел саен милли автономияләр арасында бәйге уздыра. Без Габдулла Тукайның тууына 130 елга багышлап, Королев шәһәрендәге Крупская исемендәге китапханә белән берлектә үзебезнең програмны шул комиссиягә юлладык һәм106 мең сумлык грантны оттык. Безнең ул програм “Бер-беребезне танып белик” дигән баш астында “Мәдәният тукталышы” дип атала. Без аны Мәскәү өлкәсенең төрле шәһәрләрендә уздырачакбыз. Әлбәттә Габдулла Тукай китаплары бик аз өлкәдә. Шундый зур китапханәдә дә бары тик өч китап таптылар. Без күргәзмә өчен башка китапханәләрдән дә, китап кибетләреннән дә эзләп таптык. Безгә Бөтендөнья татар конгрессы да китаплар җибәрде. Шулай итеп өлкәдә Тукайның 130 еллыгына әзерлек бара.

Рәдиф Ябаев "Илхан" төркеменең кечкенәләре белән

Рәдиф Ябаев "Илхан" төркеменең кечкенәләре белән

Очрашуда Мәскәүнең үзендә яшәүче танылган кешеләрнең, оешмаларның юбилейлары турында да сүз барды. “Илхан” бию төркеме җитәкчесе Рәдиф Ябаев та быел бу төркемнең 10 еллык юбилее булачагын әйтте. "Бездә хәзер кечкенәләр өчен дә, зурлар өчен дә бию төркемнәре эшләп килә. Без аны быел зурлап уздырырга җыенабыз, төркемгә йөрүчеләренң барсы да татарлар", диде ул.

1186нчы санлы Муса Җәлил исемендәге мәктәпнең директор урынбасары Роза Хәбибуллина да мәктәптә шагыйрьнең юбилеена багышланып үткәреләчәк күп кенә чаралар турында сөйләде.

XS
SM
MD
LG