Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:09

2015 елда Русиягә инвестицияләр 92% кимегән


Аз күләмле чит ил инвестицияләре Русиянең нефть һәм газ сәнәгатенә кертелә

Аз күләмле чит ил инвестицияләре Русиянең нефть һәм газ сәнәгатенә кертелә

БМОның Сәүдә һәм үсеш конференциясе дөньядагы халыкара инвестицияләр күләме турында хисабын игълан итте. Иң күп инвестиция АКШка килгән.

Дөнья буйлап чит илләргә инвестиция кертү 36% арткан хәлдә, Русиягә кертелгән чит ил акчалары 92% кимегән. Бу хакта БМОның Сәүдә һәм үсеш конференциясенең елга бер тапкыр әзерләгән хисабында әйтелә.

АКШ икътисадына $384 млрд. доллар инвестиция кергән. Икенче урында Һонконг ($163 млрд) һәм өченче урында Кытай ($136 млрд). Русиягә инвестицияләрнең аз булуы илдә чималга бәяләрнең төшүенә бәйле. Хисапны әзерләүчеләр Русиягә инвестицияләр барыбер дәвам итә, дип белдерде. Чит ил акчалары илнең нефть һәм газ сәнәгатенә кертелә.

Татарстанга да 2015 елда инвестицияләр артмады. Узган елның гыйнварыннан алып июньгә кадәр республикага 207 миллиард сум инвестиция кергән, бу 2014 елның шушы вакыты белән чагыштырганда бары тик 0.1% артык иде. 2015 елга кадәр елларда инвестицияләр ел саен 5% үсә барган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG