Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

20 гыйнвар Башкортстан татарлары конгрессы идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда идарә әгъзаларыннан тыш башка татар оешмалары вәкилләре, милли зыялылар катнашты.

Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышын эшлекле итеп уздыру өчен аның көн тәртибе, чыгышларның тезислары тикшерелде. Чарада катнашучы һәркем фикерләре белән бүлешеп чыкты. Алар арасында Уфада татар ашлары йорты ачу, Башкортстан телевидениесендә татар авылларын башкортлаштырып күрсәткән тапшыруларга каршы “Татарстан – Яңа гасыр” каналы аша каршы тапшырулар оештыру, язучы, шагыйрь, артист, композиторларны үз мәнфәгатьләре өчен эшләп, милләт турында уйламаулары өчен тәнкыйтьләү кирәклеге һәм башка кайбер шундый тәкъдимнәрне искә алмаганда, күпчелек Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан татарларына ярдәм итә алу мөмкинлегеннән чыгып, көн тәртибен төзергә кирәк дигән уртак фикергә килде. Күчмә утырышта шундый мәсьәләләр күтәреләчәк:

● "Татарстан – Яңа гасыр" телевизион каналының корпунктын киңәйтү;

● Казанда Башкортстан мәктәпләре өчен уку әсбаплары бастыру. Башкортстан язучыларының китапларын Татарстан китап нәшриятында чыгаруны җайга салу;

● 2020 елда узачак җанисәпкә кадәр Башкортстандагы татар авылларын паспортлаштыру уздыру;

● Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы штатларын булдыру;

● Уфада татар йорты ачу.

“Татар йорты” милли оешмаларның һәрберсенә утырыр бүлмәләр булдыру, чаралар өчен залы булу, милли китапханә, никах залы, милли ашханә, төрле милли түгәрәкләр, халык фольклор ансамбле һәм башка төркемнәр, милли көрәш һәм башка күп кенә юнәлешләрдә эшләү мөмкинчелеге өчен кирәк дип билгеләнде.

Утырышта төп чыгышларның берсен Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов ясады:

Илшат Насипов

Илшат Насипов

“Башкортстан мәктәпләрендә саф татар сыйныфлары юк дәрәҗәсендә. Булганнарында туган телне фән буларак атнага ике тапкыр тел, бер сәгать әдәбият укытыла. Бу бик аз. Туган тел укыту сәгатьләрен күбәйтү юллары турында уйларга кирәк. Республикада татар балалар бакчалары да юк дәрәҗәдә. Бакчаларда булса да, бары тик татар төркемнәре генә бар, аларның саны да бик аз.

Туган тел икенче сыйныфтан укытыла башлый. Ә милли сыйныфлар беренче уку елында ук төзелмәгәч, аларны аеру, бүлгәләү авырлыгы туа. Туган тел укытмау өчен бу да бер сәбәп. Федераль стандартлар буенча милли телләрне укыту ата-аналар кулында дип аталса да, чынлыкта нинди телдә укытуны мәктәп җитәкчелеге, мәгариф бүлекләре хәл итә. Шундый һәм башка авырлыклар сәбәпле туган тел кергән программаларны сайлау кыенлаша, нәтиҗәдә туган телен өйрәнгән укучылар саны елдан-ел кимеп бара. Укыганнарының да сыйфаты төшә. Мәсәлән, күптән түгел Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узган иде. Элек андый чарада 200дән артык бала катнашса, монысына 130 укучы килде. Алар арасында шәһәр укучылары авылныкыларга караганда белемлерәк булуларын күрсәтте. Бу милли кадрлар җитештергән авылның юкка чыгып баруын күрсәтә. Менә шушы һәм кайбер башка проблемалардан чыгу юлларын эзләргә тиешбез.”

Утырышта Башкортстан мәгариф министрлыгыннан татар мәктәпләре саны, күпме баланың туган телләрендә укуы турында мәгълүмат алырга килешенде. Күчмә утырышта төп чыгыш ясау Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовка йөкләтелде. Аның чыгышын әзерләү өчен төркем төзелде. Өстәмә чыгышларны Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов, Русия фәннәр академиясенең Уфа этнология институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, этносәясәтче Илдар Габдрафыйков ясаячак.

Күчмә утырыш февраль аеның икенче яртысында узарга тиеш. Ләкин февральдә Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте конференциясе, март башында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте форумы узуы сәбәпле, уртак утырышның күчерелү ихтималлыгы да билгеләнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG