Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:50

Казанда ISIS-кола дигән эчемлек сатыла башлады. Газлы суның исеме Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" исемле оешманың инглиз телле аббревиатурасына туры килә (Islamic State of Iraq and Syria).

Хәзерге вакытта эчемлекне Ашан француз челтәре кибетләре киштәләрендә табарга була. ISIS-кола Германиядән кайтартылган. Шешәсенә эчемлекнең органик һәм эко-маддәләрдән ясалганы, вегетарианнарга да яраклы булуы турында әйтелгән. ISIS-кола башка колалардан кыйммәтрәк - 0,33 литрлы шешәсе 161 сум тора.

Мондый эчемлекнең сатылуы турында комментар алу өчен Азатлык хәбәрчесе Ашан челтәренә, импортлаучы Аривера ширкәтенә һәм җитештерүче Beutelsbacher ширкәтенә мөрәҗәгать итте.

Шуларның соңгысы гына җавап бирде. Ширкәтнең экспорт бүлеге хезмәткәре Эстер Ленц юллаган комментарда болай диелә:

"Безнең ширкәт 90-нчы еллар башыннан ук газлы эчемлекләр һәм салкын чәйләр җитештерә. Шул вакыттан бирле Isis исеме теркәлгән. Борынгы Мисырда алиһәләрнең берсе шул исемдә булган.

Без үзебезне берничек тә террор оешмалары белән бәйләмибез. Исем охшашлыгы исә бәхетсез очраклылык кына, кызганычка каршы без моның белән берни эшли алмыйбыз".

2015 елда Coca-cola ширкәте һәм ISIS аббревиатурасы белән бәйле гауга купкан иде. Ул вакытта ширкәт банкаларга кеше исемнәрен язу кампаниясен башлаган иде. Интернетта инглизчә “ISIS белән колаңны бүлеш” дип язылган шешәләр таралгач, күп кеше ширкәткә тәнкыйть хатлары яудырды. Coca-cola исә вакыйганы Isis-ның Нидерландта киң таралган исем булуы белән аңлатты, ләкин шулай да гафу үтенеп бу төр шешәләрне сатудан алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG