Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кырымтатар батальонына каршы җинаять эше ачты


Кырым блокадасы координаторы Ленур Ислямов
Кырым блокадасы координаторы Ленур Ислямов

Кырым Федераль иминлек хезмәте идарәсе чик буенда төзеләчәк, дип планлаштырылган Кырымтатар батальонына җинаять эше ачты.

Русия Федераль иминлек хезмәтенең Кырым идарәсе Украинаның Херсон өлкәсендә төзеләчәк, дип игълан ителгән Кырымтатар батальонына каршы җинаять эше ачты. Моны Кырым прокуроры Наталья Поклонская хәбәр итте. Кырымтатар батальоны төзелә, дип Азатлыкка блокада координаторы Ленур Ислямов сөйләгән иде.

Кырым ФСБсының тикшерү органнары "канунсыз кораллы төркем" төзелүен Русия Җинаять кодексы 208 маддәсенең 1нче өлеше (канунсыз кораллы төркем оештыру, анда катнашу, җитәкчелек итү һәм финанслау) нигезендә тикшерәчәк, диелгән Поклонсткая белдерүендә. Бу җинаять өчен 8-15 ел төрмә яный.

Кичә Акмәчет мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесенең элекке җитәкчесе, Украина президенты киңәшчесе Мостафа Җәмилевне кулга алу карарын чыгарды. Аның адвокаты Җәмил Темишев сүзләренә караганда, Җәмилевка карата өч җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG