Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:23

Мин үзем мәчеле йортта үстем. Безнең ана мәче йорт-курадагы эреле-ваклы җәнлекләрне тотып бетергәч, яланнан йомран, күгәрчен күтәреп алып кайтып, хуҗаларын "сыйлап" торды.

Улыбыз Нурисламның бик тә эт аласы килә иде, каенсеңлем үз эшләре белән китәсе булгач, аның этен өч атнага үзебездә калдырдык. Нурисламга бу муеннан җитте, хәтта гарык булды. Иртәнге җиденче яртыда тора, этне йөретеп алып кайта, аннары үзе душ кереп, ашап, дәрескә китә, мәктәптән кайткач, эт белән кабат урам әйләнәләр. Өченче атна тәмамлануга этле булу теләге сүрелде. Хәзер мәче баласы аласы, аны уйнатасы килә. Мәрйәмгә дә зыян булмас дип уйлаштык та, аллергия тудырмый дигәч, кечкенә генә, пудель токымлы эт йә мәче баласы аласы иттек. Теләк — бер нәрсә, аны тормышка да ашырасы бар бит. Ә АКШта йорт хайваннарын алдың да киттең түгел, монда ул "уллыкка алу" дип атала. Махсус урыннан, шартына туры китерәсе бар.

Ирем Аврам песи өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, документлар имзалый

Ирем Аврам песи өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, документлар имзалый

Якшәмбе эшләрен тәмам иткәч, төштән соң гына Adoption shop-ка киттек. Мондый җирне гел моңсу урын итеп күзаллый идем. Ни дисәң дә, хуҗасыз калган эт-мәчеләр алдагы язмышларын хәл иткәнне көтеп яталар. Әмма мин уйлаганча ук начар урын түгел икән, песиләр иркен читлектә, һәрберсенең аерым ризык-су савыты, туалеты бар, ике катлы читлекнең икенче катында йоклый торган урыннары. Шунда уенчыклары да, тырнак кайрар урыннары да бар. Этләрне волонтерлар һәркөн урамда йөртеп алып керә, уйната, аралаша. Мәчегә кеше игътибары кирәкмәсә дә, аларны да уйнаталар, карыйлар икән.

Беренчесендә этләрнең төрлесе бар иде, зурлары, кечкенәләре, әмма пудельләр булмады. Песиләр азрак, әмма 3 яшьтән зурраклар, безнең балалар белән уйнарлык кечкенәне аласы килә. Бусында юл уңмагач, икенчесенә юл тоттык. Монысында да кочак җәеп каршы алдылар. Гомумән, Америкада һәр урында шулайрак инде, әйтерсең сине генә көтеп торалар. Башта песиләрне карыйбыз. Тегендә дә читлек, монда да, барсында песиләр йоклый. Яннарына килеп, текәлеп караучыларга күзләрен ачып та карамыйлар. Читлеккә песи турында барлык тупланган мәгълүматны язып элгәннәр. Хәтта фотоларын да куйганнар. Рәтләрне әйләндек, бер дә ошаганы күренми. Гел олы яшьтәге песиләр, иң киме 2 яшь. Аптырап, этләргә күз салабыз. Бер пудель дә бар. Әмма шушы вакытта аны алырга документлар тутыралар икән, их, өлгермәдек.

Песине читлектән алып тартмага салалар да, өйгә алып кайтабыз

Песине читлектән алып тартмага салалар да, өйгә алып кайтабыз

Песиләрнең ваемсыз йоклавыннан аермалы, этләр һәр килгән кешегә игътибар итә: әле абалап өрә, әле читлекне бер итеп биеп тора, койрык болгый. Этле булу нияте тормышка ашмады, чыгуга барганда юлда очраган песи читлекләрен кабат күздән уздырам. Песиләрен түгел, алар турындагы язуларны карыйм, берсендә 5,5 айлык песи баласы ята! Менә бит ул безнең песи. Джеремея исемле песи малае белән "свидание" оештыруны сорап мөрәҗәгать итәбез. Аңарчы безнең песине читлектән алып киттеләр. Күз дә алмый карап торам, хәзер бу безнең алдагы кешеләр песине алабыз дисәләр, без калабыз. Әмма берничә минуттан безне чакырдылар. Песи баласы бик куркак, бүлмәгә кергәч тә бик каты нервлана башлады. Хезмәткәр әйтүенчә, ияләшкән читлектән зуррак бүлмәгә чыккач, гел шулай курка икән. Безнең песи аеруча куркак булып чыкты, аңа хәтта кастрацияне дә беренче тапкырында эшли алмаганнар, песинең куркуы шул дәрәҗәдә булган, бары ай үткәч кенә операция ясаганнар. Шундый куркак песине өйгә алып кайтмакчыбыз менә! Шелтор хезмәткәре шулай ук песигә нинди ризыклар ашатырга, күп су эчерергә кирәклеген аңлатты.

Америкада, әйтүемчә, йорт хайваннарын тәрбиягә алу — бала алган кебек адапшен дип атала. Урамда эт-мәче юк, очраганын шундук йорт хайваннары өчен шелторга тапшыралар. Анда аларга кирәкле прививкалар ясала, чипы булса, хайван турында мәгълүматлары билгеле була, хуҗасы белән бәйләнешкә кереп, тапшыру ягын карыйлар, хуҗасы табылмаса, шелторда яңа хуҗа табылганын көтеп кала. Билгеләнгән вакытка хуҗасыз калса, эт-мәчеләр үтерелә. Әмма хәзер бу процессны киметү ягын карыйлар, хайваннарны үтермәскә, аларга яңа хуҗа, йорт табарга тырышалар. Шелтордан хайван алуның тагын бер шарты бар – эт яки песинең стерилизация үтүе мәҗбүри. Моны кайчак адапшен үзәге үзе ясап куя да, хайванның булачак хуҗасы түгелгән чыгымнарны каплап акчасын түли. Икенче очракта, хуҗа табылгач, акчасын түләгәч кенә эт яки песигә операция ясатыла, аннары гына хуҗасына тапшырыла. Шелторга эләккән барлык җан ияләрен дә шушындый түлсезләндерү процессы көтә.

Кечкенә песиебезнең әле дә исеме юк. "Песи малай" дип тә, "куркак" дип тә дәшкәлибез. Әмма өйдә песи барлыгын исбатлаучы ашар-эчәр савытлары да, туалеты гына бар, песи үзе гомүмән күренми. Качып яткан урыныннан төнлә генә чыгып, тамагын туйдыра, хаҗәтләрен үти дә тагын югала. Ризыгы кимегән, димәк, чыгып качмаган дип сөенәбез. Кайчан гына куркуыннан туктап, балалар белән уйный башлар дип көтәбез әле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG