Accessibility links

Кайнар хәбәр

Financial Times: Путин Асадны китәргә сораган


Русия һәм Сүрия президентлары
Русия һәм Сүрия президентлары

Көнбатыш күзләү хезмәтенә нигезләнеп язган мәкаләсендә Financial Times Путинның Асадны Сүрия президенты урыныннан китәргә сораганын язды.

Британиянең Financial Times басмасы җомга санында Русия президенты Владимир Путинның Сүрия президенты Бәшәр Асадны хакимияттән китәргә чакырганы турында яза. Путинның бу мөрәҗәгатен Асадка гыйнвар башында Сүриягә ГРУның элекке башлыгы Игорь Сергун алып барган, дип яза басма. Әсад Путин тәкъдименә кискен каршы чыккан.

Financial Times боларны көнбатыш күзләү хезмәтләрендәге чыганакларына таянып яза. Асад Русия белән мөнәсәбәтләрдә үз өлешенең зур булуын теләгән.

Сергунның үлеме турында гыйнвар башында хәбәр ителде. Кемдер аның Мәскәү янындагы ял йортында 3 гыйнвар көнне йөрәге туктап үлгәнен язды, башкалары 1 гыйнварда Ливанда вафат иткән, дип хәбәр итте.

Русия президенты узган атнада Bild алман газетасына биргән әңгәмәдә, Русия кирәк булган очракта Сүрия президенты Бәшәр Асадка сыену бирергә әзер, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG