Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов Русия президенты алдында Башкортстан үсеше турында хисап тотты


Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов
Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов

Җомга көнне Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов очрашты.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия президенты Владимир Путин алдында республикада икътисады турында хисап тотты. Хәмитов сүзләренә караганда, 2 миллион 650 м2 күләмендә торак төзелеп тапшырылган, кече бизнеска эшләргә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Ноябрь аенда Башкортстанда ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнес форумы узды. Хәмитов Путинга бу форумның Башкортстанда бу тармакның үсешенә этәргеч булганын әйткән.

Башкортстанда Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, балалар бакчалары белән тәэмин итү яхшырак - 70%. Путин Башкорстанның тулай продуктының (ФРП) ике мәртәбә артуын билгеләде. Хәмитов "халык тырыша, зарланырлык берни дә юк", дип җавап бирде, дип яза "Ведомости".

XS
SM
MD
LG