Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

"Хәләл мәҗлес алып баручыларга махсус курслар кирәк"


21 гыйнвар Казанның “Туган авылым” үзәгендә милли-дини мәҗлес алып баручылар дин әһелләре белән очрашты. Бу чараны оештырган җырчы Дилә Нигъматуллина киләчәктә милли-дини тамада, алып баручылар өчен махсус курслар булдырылачагын әйтте.

Яшь татар-мөселман алып баручылар белән муллаларның очрашуын оештыручы җырчы Дилә Нигъмәтуллина сүзләренчә, Русиядә никах үткәрү мәҗлесләре, дини туйлар бүген актуаль гаилә бәйрәмнәренә әверелде. Хәмерсез, хәләл туй алып баручыларга ихтыяҗ арткан. Ләкин күпләр, бигрәк тә әлеге өлкәгә яңа аяк басканнар, аның кагыйдәләрен, тәртибен белми икән. Чараның төп максаты – гаилә бәйрәмнәрен милли-дини таләпләргә туры китереп уздырырга өйрәнү.

“Безнең татар туйлары, хәләл мәҗлесләр башкалардан аерыла. Татар милләтенең үз менталлитеты, үз гореф-гадәтләре бар, шуларны саклап, заманча, дин кагыйдәләрен бозмыйча хәләл туйлар үткәрү – зур тырышлык, белем һәм тәҗрибә тәлап итә”, ди Дилә.

Кичке аш рәвешендә үткәрелгән очрашуга Замирә Рәҗәпова, Алсу Фазлыева, Салават Миңнеханов, Рәдиф Әхмәдиев, Илсур Гаибов, Алмаз Мирзаян кебек билгеле яшь алып баручылар, “Ярдәм” мәчетеннән Раил хәзрәт һәм “Мәрҗәни”дән Ансар хәзрәт чакырылган иде.

Әңгәмә барышында күтәрелгән төп проблемнарның берсе – ул көндәшлек мәсьәләсе булды. Дилә Нигъмәтуллина Азатлыкка белдергәнчә, никах бәйрәмнәрен башлап җибәрүче, аның башында торучылар белән яшь тамадалар арасында каршылыклар туа. “Без никах алып баруларны башлап җибәрдек, сез безнең ипиебезне аласыз”, дип белгертә икән алар. Чарада әлеге каршылыкларны чишү юлларын да эзләделәр.

“Миңа никах үткәрергә дип мөрәҗәгать иттеләр ди, билгеле алып баручы булмасам да, бу өлкәне өйрәнеп, әзерләнеп, нигә ризалыгымны бирмәскә тиеш әле мин? Сөйләм теле әйбәт, ике телне дә яхшы белгән алып баручылар бигрәк тә кирәк. Чөнки күпләр татар телле мәҗлесләрне генә алып бара. Ә хәләл туй кунаклары арасында рус кешеләре да шактый еш очрый”, дип Дилә Нигъмәтуллина яшь алып баручыларны якларга тырышты.

Хәзрәтләр сүзләренчә, никах алып баручылары белән дин әһелләре бергә тыгыз элемтәдә булырга тиеш.

“Без барыбыз да халык белән эшлибез, бердәм булырга кирәк”, дип белгертте Раил хәзрәт. Очрашуда никах мәҗлесләрендә җыр-бию, уеннар уйнатуга кагылышлы сораулар да яңгырады. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне Ансар хәзрәт үз өстенә алды.

“Без дөньяви җәмгыятьтә яшибез. Шуңа күрә татар милләтенә кагылышлы гореф-гадәтләрне истә тотып, шул ук вакытта дингә каршы булмаган йолаларны кулланырга ярый. Алып баручы, әлбәттә, никахны күңелле, матур итеп үткәрергә тиеш. Күңел ачу чараларына килгәндә, мәгънәле җырлар, оятсыз булмаган уеннар уздырырга мөмкин”, ди ул. Ансар хәзрәт алып баручылардан мәҗлестәге халыкка хәмернең зыянын ныклап аңлатуны да үтенде.

Сөйләшү барышында “Ярдәм” мәчете вәкиле Раил хәзрәт никах һәм хәләл туйлар алып баручылар өчен махсус курслар булдыру теләге белән чыкты. Ул уку-укыту, мастер-класслар берничә атнага сузылырга мөмкин икән. Бу эшне тулысынча бушлай оештырырга ниятлиләр. Хәзрәтләр һәм милли-дини мәҗлес алып бару осталары белдергәнчә, никах үткәрүчеләр барлык догаларны, аларның эчтәлеген, кагыйдә-тәлапләрне белергә тиеш. Шуңа да Раил хәзрәт тәкъдимен барысы да хуплады. Әлеге курсларда дин белеменнән тыш, татарлар таралган башка өлкә, төбәкләрнең гореф-гадәтләрен җыеп, туплап милли-дини алып баручыларга җиткерү кирәклеге дә әйтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG