Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Кольцо" сәүдә үзәге төзекләндереләчәк


"Кольцо" сәүдә үзәгенең боҗрасын җимерү кирәклеге турында сөйләшү булды
"Кольцо" сәүдә үзәгенең боҗрасын җимерү кирәклеге турында сөйләшү булды

Казан архитекторлары очрашуында үзәктәге "Кольцо" сәүдә үзәгенең боҗрасын җимерү планнары турында сөйләштеләр.

Казан архитекторлары баш архитектор Татьяна Прокофьева белән бергә бу атнада шәһәрдә төзелеш һәм төзекләндерү планнары турында фикер алышты. Петербур урамындагы "Кольцо" сәүдә үзәген төзекләндерү, өстендәге боҗраны алып ату турында сөйләшү булды.

Архитекторлар кибеткә Пушкин урамыннан янкорма салу бинаның элекке заман күренешен кайтарачак, дип килеште. XIX гасырда бу корылма "Музуров номерлары" дип аталган булган. 1872 елда озынча итеп салынган өч катлы бинада кибетләр, ашханә, Кавказ һәм Польша ашлары рестораны, "Петроград" исемле кинотеатр, кунакханә бүлмәләре булган. Метро төзелеше вакытында бина җимерелгән, "Кольцо" сәүдә үзәген салганда аны бөтенләй юк иткәннәр. Сәүдә үзәген шул заман стилендә төзекләндерү турында сөйләшүләр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG