Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русиядә милли республикалар теләмәвен турыдан-туры белдерде


Путин Ленинны илне җимерүдә гаепләде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:58 0:00

Путин Ленинны илне җимерүдә гаепләде

Русия президенты Путин, Ленинның милли сәясәте илнең җимерелүенә китерде, дип белдерде. Азатлык хәбәрчесе шушы мәсьәләгә татар активистлары фикерен белеште.

21 гыйнвар көнне Мәскәүдә фән һәм мәгариф шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин алдагы бер чыгышка җавап ревешендә Ленин мирасына карата үз фикерләрен әйтте.

"Фикер агымы белән идарә итү ул дөрес әйбер, тик монда шул мөһим - бу фикер кирәкле нәтиҗәгә китерсен, Владимир Ильичныкы [Ленин] кебек килеп чыкмасын. Аның фикере ахыр чиктә Советлар берлегенең җимерелүенә китерде. Ә аның андый фикерләре күп иде: автономизация һәм башкалар. Русия дип аталган бина астына атом бомбасы салып капдырганнар һәм ул соңрак шартлады да. Дөнья инкыйлабы да безгә кирәк түгел иде."

Путинның әлеге сүзләре җәмәгатьчелектә төрлечә кабул ителде. Чаллыда яшәүче, татар халкына билгеле булган шәхесләр әлеге чыгышны ничек кабул иткән? Сорауларны беренче булып язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә юллыйбыз.

– Айдар әфәнде, Русия президенты Путин Татарстан, Башкортстан һәм башка милли республикаларның автономиясен, барлы-юклы мөстәкыйльлекләрен дә күпсенә башлады түгелме? Бу сүзләрнең ахыры ни белән бетәргә мөмкин?

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

– Борынгы заманнарда патшалар үзләренең кимчелекләрен, җитешсезлекләрен җиткереп тору өчен махсус тәнкыйтьчеләр тоткан. Менә мин дә шул урында булсам, президент Путинга үз тәнкыйтемне җиткерәсем килә. Ул әйткән сүзләрдә урыс булмаган халыкларга дәүләтчелек бирелүе илнең, Ленинның сәяси хатасы итеп халыкка җиткерүе, сеңдерүе үзе катгый ялгышлык. Аллаһ тарафыннан яратылган халыкларның яшәешен күпсенеп ул гөнаһлы адым ясый. Советлар берлегенең таркалуы, урыстан башка милләтләрнең автономияле булуында эш түгел, бәлки илнең төп халкы саналган җитәкчелекнең ил белән идарә итә алмавы, илнең икътисадын күтәрә алмавы белән дә бәйләнгәндер. Моңа кадәр дә “халыкларның күплеге илне артка өстери” дип сөйләнүчеләр булды бит. Милләт күпме генә санлы булса да, үзенең телен, мәдәниятен, дәүләтен булдыруга хокуклы, хакы бар. Шуңа Путин әйткән фикерләр белән килешмим.

Путинның автономияләр, революцияләргә кагылышлы сүзләре, шул уңайдан Ленинны искә алып китүенә бәйле фикерләре белән язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова уртаклашты. Без сорауларыбызга түбәндәге җавапларны алдык.

– Дөресен әйткәндә, безгә автономияне Ленин бирмәде. Ул елларда милләтләргә автономия бирергә мәҗбүр булдылар. Татарлар инде Идел-Урал штаты, Татар-башкорт республикасы дип күп эшләр эшләгән иде. Татарлар Казан ханлыгы чорындагы дәүләтчелекләрен торгызмасыннар өчен ул чактагы Ленин хакимияте татарларга автономия бирергә мәҗбүр булды. Әмма Путин автономия турындагы сүзләрен әйткәндә Русиядәге милләтләрне һәм автономияләрне генә күз алдында тотмый. Ул елларда беренче вакытларда кыргызлар да, казакълар да автономия белән калырга мәҗбүр булган иде. Путин урыс империясенең таркалуына борчылу белдерә. Урыс күзлегеннән караганда империя җимерелү зур фаҗига инде. Советлар берлеге таркалып күпме халыклар, милләтләр һәм республикалар исән калды бит. Әмма Путин да, путинчылар да бу хакта уйламый. Советлар берлеге таркалганда беренче булып милли республикалар чыгып китте. Русия таркала калганда да милли республикалар моңа сәбәпче булырга мөмкин.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Мөгаен, Путинның иң курыкканы – шушы милли республикалардыр дип уйлыйм. Әлбәттә, Мәскәү теләсә, милли республикаларны бер указ, бер приказ белән юкка чыгара ала. Ләкин милләтләрне алай гына юк итеп булмый. Алга таба Путин һәм путинчыларның нияте милли республикаларны бетерү булыр дип уйлыйм. Субъект, Татарстан республикасы юк икән, аның президент атамасы да, кабул иткән Декларациясе дә, башка хокукый нормалары да юкка чыгачак. Инде тел турында әйтеп торасы да юк. Менә шушыларның барысын бер боерык белән юкка чыгара алалар. Ни өчен әлегә моны эшләмәделәр? Моның арасына Кырым, Донбасс вакыйгалары килеп керде. Шулар белән әвәрә килеп эчке эшләргә кереп китә алмадылар. Боларга тагын Сүрия сугышлары өстәлде. Әмма уйлавымча, болар моңа барыбер әзерләнәләр. Милли республикаларны ничек, ни рәвешле бетерерләр, милли республикалар Русия иминлегенә куркыныч тудыра дип берәр гамәл кылырлармы, анысын әлегә әйтә алмыйм.

Путинның бу сүзләре коммунистларга да сигнал. Путин шул сүзләре белән коммунистларның идолларына һөҗүм итте. Моңарчы аның ачыктан-ачык Ленинга ябышканы юк иде. Коммунистлар моны Путинга кичермәячәкләр. Кырымны алганда, Донбасс, Сүрия мәсьәләләрендә аларның фикере бер иде. Хәзер эчке мәсьәләдә Путин коммунистларга һөҗүм иткәч, тегеләре дә тик тормаячак. Путинның шушы сүзләренә кадәр генә Зюганов нык итеп чыгыш ясады. Ул: "Русиядә яңа Майдан көтелә" диде, Русиядәге тормышны, икътисадны коточкыч итеп сүрәтләде. Путинның Ленинга карата әйткән сүзләре Зюгановка җавап булып та тора.

Путинның әйткән сүзләре Русиядә хакимият алышынуга бер хәбәр булып та торадыр. Ягъни, Русиянең үзенең эчендә көрәш башланачак. Нефть, рубль бәясе уйный, халык эшсез, акчасыз, аның канын эчәләр. Шушы вазгыять халыкны барыбер урамга чыгарачак. Ә халык алдына чыгып “әйдәгез” дип әйтә алучы көч бары коммунистлар гына. Демократлар артыннан халык иярмәячәк. Эстафетаны коммунистлар эләктрерү ихтималын Путин да сизенә. Русиядә Путин һәм путинчылар белән коммунистлар арасында зур хакимият, Кремль тәхете өчен көрәш башланачак. Монда Татарстан нинди якны алырга тиеш? Безгә кайсы яктан куркыныч янау бар? Бу очракта мин беркемне дә якламыйм. Хакимияттә Путин калса да, Татарстанга тынгылык булмаячак. Коммунистлар килсә дә, Шәймиевкә һәм малайларына миллиардларны исләренә төшерәчәк. Коммунистлар килә икән, 1917 елдагы кебек милекләрен дәүләткә алу сылтавы белән байларны талау башланачак. Чөнки Русиянең башка чарасы да юк. Казнада бит акча юк. Мондый очрак булмасын өчен Шәймиевләр, татар байлары Путинны яклаячак. Халык ни эшләр, зыялылар кай тарафка басар, анысын инде вазгыятьтән чыгып эш йөртербез. Иң беренче чиратта без Татарстанны, татар халкын яклап, саклап калуны уйларга тиешбез".

XS
SM
MD
LG