Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиска чумган Русия Татарстанны да упкынга сөйри


Русия аркасында Татарстан да зыян күрә
Русия аркасында Татарстан да зыян күрә

Татарстан Фәннәр академиясендә "Татарстан икътисадының проблемнары" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Төп фикер: Татарстанда хәлләр Русиягә караганда яхшырак, әмма федерациядә булу республиканың хәлен гаять катлауландыра. Шул ук вакытта Татарстан дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле продукция аз җитештерә.

Түгәрәк өстәлне Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко оештырды. Төп чыгыш ясаучы да ул иде. Бер-ике журналисттан кала очрашуга галимнәр, икътисад министрлыгы вәкилләре, гади халык та килгән иде - җәмгысе 50ләп кеше. Араларында икътисадчы Фарсил Зыятдинов, Татарстан дәүләт шурасының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, Татарстанда атом станциясе төзелешенә каршы җәмгыять рәисе Альберт Гарәпов тә бар иде.

Бөтен дөньяда - үсеш, Русиядә - регресс

Хоменко бик күп саннар китерде. Чыгышын ул 2015 ел күрсәткечләреннән башлады. Бактың, узган ел Русиядә тулаем эчке продукт (GDP/ВВП) күләме 3,9%ка кимегән икән. Татарстанда исә тулаем төбәк продукты (GRP/ВРП) 0,8%ка кимегән. Шул ук вакытта Согуд Гарәбстанында тулаем эчке продукт 3,2%ка арткан.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

- Без дә нефтьтә утырабыз, алар да нефть сату белән көн күрә. Әмма Русиядә быел үсеш булмас кебек, ә Согуд Гарәбстанында 2,5% үсеш фаразлана. Димәк, хикмәт нефть бәяләрендә генә түгел. Икътисадның төрлеләнгән, күп тармаклы булуы да мөһим. Илдәге сәяси вазгыять тә йогынты ясый, - ди Хоменко.

Сүз уңаеннан, 2016 елда Русиядә үсеш көтелмәсә дә, Татарстанда тулаем төбәк продуктының үсеше 2,2% булыр дип фаразлана. Әмма республика акчасының 80%ы Мәскәүгә китеп бару сәбәпле татарстаннар бу үсешне артык сизмәстер.

Хәзер инвесторлар өчен иң кызыклы, иң ышанычлы ил - АКШ. Һиндстанга инвестицияләр икеләтә арткан.

2015 елда Русиягә кертелгән туры инвестицияләрнең күләме 92%ка кимегән. Икътисади авырлыклар кичерә торган Казакъстанда да андый зур кимү юк - анда инвестицияләр күләме 66%ка азайган. Шул ук вакытта бөтен дөньяда туры инвестицияләр күләме соңгы 8 елда иң зур күрсәткечкә ирешкән һәм 1,7 триллион доллар тәшкил иткән. Хәзер инвесторлар өчен иң кызыклы, иң ышанычлы ил - АКШ. Һиндстанга инвестицияләр икеләтә арткан, ә көньяк-көнчыгыш Азиядәге үсеш кичерә торган илләргә кертелгән акча 15%ка арткан.

Дөнья капиталы һаман да эшли. Тик Русиягә генә инвестицияләргә ашыкмыйлар - ышаныч юк.

Кыскасы, дөнья капиталы һаман да эшли. Эре бизнеслар акчаларын кызганмый. Тик Русиягә генә инвестицияләргә ашыкмыйлар - ышаныч юк.

- Нәтиҗәдә Русия бюджетындагы дефицит 2,36 триллион сум тәшкил итә. Бу тулаем эчке продуктның 3%ы дигән сүз. Шул ук вакытта Русиянең тулаем тышкы бурычы 515 миллиард долларга җитте. Долларны 70 сумнан санасак та (гәрчә хәзер доллар 80 сумнан артып китсә дә), 36 триллион сум килеп чыга. Ягъни тулаем эчке продуктның яртысы! Һәм шул тышкы бурычның 90%ы - корпоратив бурыч, - ди Хоменко.

Корпоратив бурыч - Русиядә эшләүче оешмалар чит илләрдә алган кредитлар дигән сүз. Аларны барыбер кайтарырга кирәк, тик рубльнең аска тәгәрүе аркасында болай да кыен хәлдә калган эшкуарлар хәзер мондый курс белән валютада алган бурычларын бөтенләй кайтара алмый.

Нефть бәясе: төбенә җиттекме әле?

Нефть сатудан кергән керем Русия өчен үтә дә әһәмиятле. Төрле ысуллар белән санап караганда, кара майдан кергән акчаның күләме федерация бюджетында 40%тан алып 55%ка кадәр җитә. Нефть арзанайды исә - керем дә кими.

- Кара алтынга бәяләр бик тотрыксыз, әмма моны ихтыяҗ һәм җитештерү күләмнәре белән генә бәйләргә ярамый. Нефть - күп кенә сәяси факторларга бәйле махсус бер тауар, - ди Хоменко. - Дөнья икътисады, акрынлап кына булса да, барыбер үсә. Ә нефть бәяләре сикерә. 1998 елда бер баррель 11 доллар торган булса, 2008 елда ул инде 114 доллар торган.

Русиядә җитештерелгән нефть кимендә 50 доллар торырга тиеш

Хоменко белдергәнчә, нефтьне чыгару, уртача алганда, 10 долларга төшә. Нефть булган яңа урыннар табу, башка төрле чыгымнарга тагын 17 доллар китә. Ягъни бер баррельның бәясе кимендә 28 доллар торырга тиеш.

Әмма төрле илләрдә җитештерелә торган нефтьнең бәясе төрлечә. Әйтик, Фарсы култыгы илләрендә ул 24 доллар булса, АКШта табыла торган сланецлы нефтьнең бер барреле - 40 доллар. Русиядәге нефть исә кимендә 50 доллар торырга тиеш.

Татарстанда хәлләр Русиядә кебек начар түгел

Икътисади кризиска килеп капкан Русия Татарстанны да аска тарта, билгеле. Тик шулай да республикада вазгыять ул кадәр үк начар түгел.

- Әйе, Татарстан нефть таба. Әмма соңгы елларда республика нефть эшкәртү сәнәгатен дә үстерде. Ә нефть продуктларына бәяләр әллә ни үзгәрмәгән. Бензин элек күпме торган булса, хәзер дә шулай тора бит. Без каучук, полиэтилен җитештерәбез. Аларга да ихтыяҗ кимемәгән, - ди Хоменко.

Шулай да, Татарстан бәйсез түгел, Русиягә, аның проблемнарына бәйле. Импорт кыйммәтләнгән. Салымнарның күп өлеше дә федераль үзәккә китә. Салымнар темасы түгәрәк өстәлдә катнашучыларның игътибарын аеруча җәлеп итте.

Татарстанда салымнарның яртысы кала торган булса, Мәскәүдән килә торган бернинди трансфертларның кирәге калмаячак

- Мәскәүгә китә торган салымнарның яртысын үзебездә калдырыр өчен нишләргә кирәк? Үзебезнең позицияне федераль үзәккә җиткерү мәслихәт. Ә иң көчле аргумент шул: дөньяның иң алга киткән илләрендә федераль үзәккә күп дигәндә салымнарның яртысы күчерелә, калганы төбәктә кала. Швейцариядә гомумән кайбер елларны салымнарның 80%ы кантоннарга кала. Ә Русиядә киресенчә. Татарстанда да салымнарның яртысы кала торган булса, Мәскәүдән килә торган бернинди трансфертларның кирәге калмаячак.

Шул ук вакытта Татарстан дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле продуктлар җитештерми диярлек. Ә икътисадны эшләтер өчен, нәкъ менә шундый тауар ясау мәслихәт.

- АКШ та бит җыен чүп-чарны үзендә ясамый - Кытайдан кайтарта. Әмма бөтен дөньяда ихтыяҗ булган акыллы продуктларны (төрле програмнар, гаджетлар һ.б.) үзендә җитештерә, - ди Хоменко.

Алга таба нишләргә?

Кризис упкынына тәгәри торган Русияне коткарып калыр өчен, берничә төп әйберне үзгәртү кирәк, ди Хоменко. Ул үрнәк итеп Кытайны китерә.

- Икенче дөнья сугышында 37 миллион кытай кешесе һәлак булган диләр. Күбесенчә японнар үтергән аларны. Шуңа да карамастан, Япония - Кытайның әйдәп баручы инвесторы. Кытай үзе исә Төньяк Кореяның иң якын икътисади партнеры. Ягъни сәясәт сәясәт белән, ә икътисадларына берсе дә зыян китерми. Безгә дә алардан үрнәк алырга кирәк, - дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, күрәсең, соңгы бер-ике елда Русиянең дистәләгән ил белән аралары суынуына ишарәләп.

Моннан кала, Русия бюджетының структурасын да үзгәртергә кирәк, ди ул.

Русия бюджетының өчтән бер өлеше кораллануга тотыла

- Безнең бюджетның өчтән бер өлеше кораллануга тотыла. Икенче урында социаль җаваплылык бара. Хәрбиләргә моның кадәр акчаны бары тик Израиль һәм кайбер гарәб илләре генә тота. Аңлашыла: бу илләр һәрдаим сугыш куркынычында яши, ә безгә кемнән куркырга? Бюджет инновацияләргә тотылырга тиеш, - ди Хоменко.

Шулай ук, бизнес өчен процент ставкаларын киметергә, ә төбәкләргә кала торган салымнарны арттырырга кирәк. Хоменко газ турында да онытмаска чакыра:

- Дөньядагы иң зур газ ятмалары - Иранда. Әмма иң эре җитештерүче исә - Русия. Газдан башка яшәп булмый бит. Безгә Иран белән берләшеп яңа картель - газ берлеген оештыру мәслихәт, - ди ул.

Хоменко Русиянең географик үзенчәлекләрен дә эшкә җигәргә кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, федерация аша өч транспорт коридоры уза: көнбатыштан - көнчыгышка, төньяктан - көньякка һәм Европадан - көнбатыш Кытайга. Һәм шушы өч коридор уртасында Татарстан тора.

Хакимият биргән вәгъдәләрен үти алмый икән - китсен

- Әмма бүген шул коридорларның берсе дә эшләми. Кытай үзенең йөкләрен Казакъстан, Азәрбайҗан һәм Грузия аша Истанбулга ташый. Аларга безнең тиз йөрешле тимер юлның пассажирларны ташуы кирәкми. Алар фәкать үзләренең йөкләрен ташыр өчен катнаша бу проектта, - ди ул. - Ниһаять, хакимият биргән вәгъдәләрен үти алмый икән - китсен. Җитәкчеләр халык алдында төгәл күрсәткечләр буенча җавап тотарга тиеш. Булдыра алмаса, аның урынына башкасы килсен, - дип тәмамлады чыгышын Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты.

Шуннан соң түгәрәк өстәлдә катнашучылар сораулар биреп аралашты. Кемдер Русиянең киләчәге - экологик чиста авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүдә ди. Кемдер дөньяда нефть запаслары чиксез, фәкать аны күп куллану табигатькә зур зыян сала, шуңа аны куллану күләмен киметү чоры башлана дип уйлый. Шулай ук, Иран һәм Төрекмәнстан газының әһәмияте турында да әйттеләр: бу илләрдән Әфганстан аша Пакстанның Карачи шәһәренә газ үткәргече төзелсә, бөтен Көньяк Азияне газ белән тәэмин итәргә мөмкин булачак.

Берничә галим Татарстан җитәкчеләренең аларның фикерләре һәм фаразларына колак салмавына зарланды. Янәсе, без барысын да тикшерәбез, ә түрәләр үзләренә ничек кирәк шулай эшли.

XS
SM
MD
LG