Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:34

Митингта 700ләп кеше катнашты. Алар Дадинга гаепләү карары чыгарылуны тәнкыйтькә тотты.

Мәскәү шәһәре Яуза капкасы янында сәяси репрессияләргә каршы һәм сәяси тоткынннарны яклап урам җыены узды. Мәскәү хакимияте бу чарага рөхсәт биргән иде.

Митинг уздыруга сәбәпләрнең берсе "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән Илдар Дадинга гаепләү карары чыгарылу иде. Активистлар бу маддәне Конституциягә каршы һәм моның нигезендә җинаять эшләре ачу Русиядә "сәяси репрессияләрнең яңа юнәлеше" дип саный.

Хокук яклаучы Сергей Шаров-Делоне митингта чыгыш ясап, әлеге маддә гаепле булмауны дәлилләүгә юл куймый дип белдерде. Акциядә шулай ук "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте башлыгы Лев Пономарев, "Ватандашлар инициативасы" партиясе рәисе Андрей Нечаев, шулай ук "Платон" системасына каршы чыккан йөк машиналары йөртүчеләренең вәкилләре чыгыш ясады.

7 декабрь Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 33 яшьлек Илдар Дадинны "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләп, өч елга төрмәгә хөкем итте. Дадин үз гаебен танымады. Гаепләү ягы активистка 2 ел төрмә сорады, мәхкәмә өч ел бирде. Дадин – яңа канунны бозуда гаепләнеп өч елга төрмәгә утыртылган беренче кеше булды.

XS
SM
MD
LG