Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден һәм Давутуглы Сүриядә "Ислам дәүләте" оешмасына каршы көрәш турында сөйләште


Байден Төркиядә
Байден Төркиядә

Женевада узачак зур очрашу алдыннан АКШ һәм Төркия Сүриядәге хәлләр турында фикер алышты.

АКШ һәм Төркия Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террор оешмасын юк итү өчен "хәрби карар" эзләргә әзер. Әлеге белдерүне АКШ вице-президенты Джо Байден Төркия премьер-министры Әхмәт Давутуглы белән очрашудан соң белдерде. Алар очрашуда Сүриядәге хәлләрне тикшерде.

Уртак матбугат очрашуында Төркия премьер-министры киләчәктә Сүриядәге сөйләшүдә бары "хокукы булган оппозиция төркемнәр" генә катнаша алачагын әйтте.

Сүрия хөкүмәте һәм оппозиция вәкилләре катнашындагы очрашу киләсе атнада Женевада башланырга тиеш. Ул БМО исеме астында уза.

Байден шулай ук Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән дә очрашты һәм илдә сүз иреге кысылуын, аерым алганда журналистларның куркытылуын, ә хакимияткә оппозициядә булганнарны дәүләткә хыянәттә гаепләнүен тәнкыйтьләде.

XS
SM
MD
LG