Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлар мигрантларга каршы: Берлин протестлары Путинны сагынып үтте


24 гыйнвар Берлинда узган җыен
24 гыйнвар Берлинда узган җыен

24 гыйнвар Германиянең дистәләп шәһәрендә Русия һәм элекке совет илләреннән күчеп килүчеләр "Германия өчен борчылып" урам җыены уздырды.

Русия журналисты Иван Благойның Беренче каналда чыккан хәбәре Германия прокуратурасында тикшереләчәк. Адвокат Мартин Лютле Благойны "дошманлык һәм нәфрәт уятуда" гаепли. Русия илчелеге җавап итеп, "Германия адвокаты мәгълүмат иреге һәм халыкара кануннарны боза", дип белдерде.

16 гыйнвар чыккан хәбәрдә, Берлинда яшәүче 13 яшьлек Лизаны 11 гыйнвар мәктәпкә барышлый машинага утыртып алып китеп көчләгәннәр, диелгән. Боларны Беренче канал хәбәрчесенә кызның апасы сөйләде. Хәбәрдә көчләүчеләрнең мигрантлар булуы әйтелә. Яшүсмер кызның югалуын һәм көчләнгән булу ихтималын ишеткән кешеләр шул ук көнне урам җыены уздырып "көч куллану белән җавап бирәчәкләрен" белдерде. Алар Германия полициясен кызга басым ясап, "көчләү турындагы сүзләреннән баш тартырга кушулары" турында сөйләде. Телевидение хәбәре Youtube видеосы белән тәмамлана. Анда бер "мигрант" яшь кызны көчләүләре турында сөйли. Хәбәрче видеоның авторы кем булганын әйтә алмый, шулай ук ул видеоның Youtube'ка җиде ел элек куелганын да телгә алмый. Хәбәр Германия халкының хакимиятләргә ышанмавы, мигрантларның башбаштаклыгы турында сөйләве белән тәмамлана.

Кремльнең чираттагы пропагандасына беркем дә игътибар да итмәгән булыр иде, әмма аңа башка төрле борылыш биргән ике вакыйга булды. Берсе - адвокат Мартин Лютленың бу хәбәрне тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать итүе, икенчесе - бу кызны якларга, дөресрәге мигрантларга каршы булуга неонацистларның кушылуы, аларның Кремль ярдәмендә оешуы.

Узган якшәмбе көнне полиция кызны урламаганнар һәм көчләмәгәннәр дигән белдерү ясады. Урам җыенында катнашучыларның "полиция эшне тикшерми" дигән сүзе дөрес түгел. Гаиләнең адвокаты Алексей Данквардт сүзләренә караганда, тикшерү "көчләү" маддәсе нигезендә түгел, ә "педофилия" дип алып барыла. Ике җинаять өчен дә бертөрле җәза - 13 елга кадәр төрмә каралган. "Гаиләнең һәм адвокатның тикшерүчеләргә зарланырга сәбәбе юк", диде Данквардт DW басмасына. Тикшерү беткәнче кызга каршы җинаять кылучыларның "мигрантлар" дияргә беркемнең дә хакы юк.

Адвокат Фейсбукта үзенең сәяси позицияcен ачык итеп белдерә. Аның соңгы язмасында "Ангела Меркельгә бу илдән Янукович Украинадан качкан кебек качарга туры килсен иде" диелгән. Ул Донецки һәм Лугански "халык республикалары" тарафдары.

Ана күңеле баладамы?

23-24 гыйнварда Германиянең дистәләп шәһәрендә 10 меңләп урыс кешесе урам җыеннарында катнашты. Җирле мәгълүмат чаралары бу җыеннарны берничек тә яктыртмады диярлек. Русия телевидениесендә бу тема кичке яңалыкларда төп хәбәр иде. Алты миллионлык урыс халкын (монда соңгы 15-20 елда Русия һәм элекке Советлар берлегеннән күчеп килүчеләр керә) котырталар, ди озак еллар Русия мәгълүмат чараларында эшләгән, хәзер Германиядә яшәүче журналист Борис Райтшустер.

"Путин һәрвакыт американнар акча түләп халык җыеп чит илләрдә инкыйлаблар оештыра дип әйтеп килә. Нигә беркем дә, Путин үзе дә нәкъ шулай эшли дип уйламый? Берлинда 13 яшьлек кызның имештер көчләнүе Русия өчен шундый көчле пропаганда чарасына әйләнде", дип язды Райтшустер The Insider басмасына. Райтшустер Фейсбукта язуынча, соңгы урам җыеннарында "Германиягә Путин кирәк!" дигән шигар дә ишетелгән. Журналист Лиза белән бу хәл килеп чыкканчы ук әнисенең соңгы вакытларда неонацилар белән бергә мигрантларга каршы урам җыеннарында катнашкан булуын яза.

24 гыйнвар урам җыеннарында инде Русия әләмнәре күренми иде. Мигрантларда нәфрәт темасын Путин яклы оешмалар белән елларча качакларга каршы булган уң экстремистик хәрәкәтләр күтәреп алды.

"Җыеннарда катнашучыларны ике төркемгә бүлеп була", дип яза үзенең блогында болгар журналисты Милен Радев. "Эре гәүдәле алман рокерлары һәм мафия кыяфәтле кешеләр. Шулай ук чеченнар (кадыровчылар) һәм "Русия илчелеге вәкилләре" кебек пәлтә-шарф киючеләр бар. Шигарләр "Меркель китәргә тиеш!", "Безгә монда башка систем һәм башка сәясәт кирәк" кебекләр. Шулай ук алар янында алман әләмнәре тоткан PEGIDA ("Көнбатышны исламлаштыруга каршы патриотик европалылар") хәрәкәте бар иде", дип язды Радев.

Лизаны Германиянең Национал-демократик партиясе дә "кайгырта". Неонацистларның урам җыены нәкъ руслар Лиза өчен борчылып чыккан районда шул ук көнне булган. Мигрантларга каршы бу фирка Путинның тышкы сәясәтен яклый. Аларны Русия финанслый дигән әлегә расланмаган мәгълүматлар бар дип яза The Insider. Һәрхәлдә узган елның язында аларны Петербурга "Консерватив форум" исемле Европаның неонаци партияләр корылтаена чакырган булганнар.

Узган ял көннәре "Германия өчен борчылучылар" арасында Мәскәү ярдәмендә төзелгән Европа татарлары альянсы активистлары да бар иде.

XS
SM
MD
LG