Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:07

Миңнеханов республикага сугышчылар үтеп кермәү мәсьәләсен аерым игътибарга алырга чакырды


Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Русиядә социаль-икътисади хәлнең кискен булуын ассызыклап, барлык террор, социаль күрәалмаучанлык чалымнарын игътибарга алырга кушты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке эшләр министрлыгына кайнар нокталардан сугышчылар керүенә юл куймаска чакырды. Ул бу хакта министрлыкның коллегия утырышында әйтте.

Социаль-икътисади хәлнең кискен калуын ассызыклап Миңнеханов террорчылык, экстремизм һәм социаль күрәалмаучылыкның барлык чалымнарына юл куймау мәсьәләләрен аерым игътибарга алуны таләп итте.

"Татарстанда хәл тагын да катлаулырак дип күрсәтергә теләүче көчләр бар", диде Миңнеханов.

Ул яшьләр арасында аңлатма эшләре алып барырга, ватандашлар институтлары белән эшләүне ныгытырга чакырды.

«Аеруча да кайнар нокталардан сугышчылар керүгә юл куймауны аерым игътибарга алырга кирәк», дип китерә Миңнеханов сүзләрен «Бизнес Online”.

Узган айда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында Русиянең башка төбәкләре һәм башка илләр белән беррәттән Татарстан да террор һөҗүмнәренә дучар булырга мөмкин дип билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG