Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт белән Совет арасында. Октябрь инкыйлабы алдыннан төрки төбәкләр


1917 елның 17-22 июль көннәрендә Казанда узган мөселман хәрби корылтаенда катнашкан бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Арттагы шигәрдә гарәп хәрефләре белән "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" һәм янында русча "Халык республикасы" дигән сүзләр күренә
1917 елның 17-22 июль көннәрендә Казанда узган мөселман хәрби корылтаенда катнашкан бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Арттагы шигәрдә гарәп хәрефләре белән "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" һәм янында русча "Халык республикасы" дигән сүзләр күренә

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

Ул арада Мостафа Сөбхи иптәшләре белән Карс шәһәре аша Төркиягә киләләр, шул сәбәпле Төркия Бөек Милләт Мәҗлесендә коммунизм мәсьәләсе буенча яшерен утырыш оештырыла. Төркия коммунистлар фиркасе һәм яшел армия турында шик-шөбһәләр арта, 1921 елның 27 гыйнварында коммунистлар кулга алына, алар арасында Зиннәтулла Нуширәван да була. Коммунистларның басма органы “Әмәк” газетасы яптырыла. Анкара хөкүмәтенең эчке эшләр министры урынбасары Аднан Бәй Әрзерум вәлиенә (губернаторына) коммунизмга ничек караулары турында сорап телеграмма җибәргәч, вәли “Мостафа Сөбхи куылды. Төркия коммунистлары партиясе таркала башлаганына күрә коткычылыкның сәбәбе юкка чыкты. Тыныч булыгыз!” дип аңа җавап юллый. Бөтен бу вакыйгалар Анкара хөкүмәтенең Советлар белән хезмәттәшлек кылырга мәҗбүр булуын, ләкин коммунистик идеологиянең Төркиядә җәелүенә каршы чыгуын күрсәтә иде.

1921 елның февралендә Төркиянең Мәскәүдәге беренче илчесе Али Фуат паша һәм Мәскәүнең Төркиядәге тәүге илчесе Буду Мдивани вазифаларын башкара башлыйлар. Шул ук айда Мәскәүдә 1920 елның 24 августында парафланган шартнамә нигезендә рәсми сөйләшүләр башлана. 1921 елның 16 мартында Төркия белән СССР арасында дуслык һәм ярдәм килешүе имзалана. Анкара хөкүмәте өчен бу зур бер уңыш була, чөнки Азәрбайҗан белән Грузия кебек совет химаясындагы хөкүмәтләрдән башка яңа Төрек хөкүмәтен таныган һәм аңа булышлык иткән бүтән зур мәмләкәт булмый. Антанта дәүләтләре патша Русиясен кабат торгызырга теләсәләр дә уңышка ирешә алмыйлар. Алар алдында коммунистик идеологияне үзенә сеңдергән яңа. Яңа төрек хөкүмәтенең советларның көченә таянуы, аның белән якынлашу сәясәте Көнбатыш илләрен тирән уйга төшерә.

1921 елның апрелендә Инеболу һәм Гиресун бухталарына корал төялгән совет кораблары килә. Мондый ярдәм күрсәтү төрле юллар белән дәвам итә. Апрель аеның ахырында төрек хөкүмәте вәкиле Йосыф Кәмал бәйгә Мәскәүдә 4 миллион алтын тәңкә бирелә.

Башка илләрдән ярдәм алу мөмкинлеге булмаган Анкара хөкүмәте өчен Мәскәүнең бу булышлыгы ис киткеч әһәмиятле була. Мәскәүнең позициясенә килгәндә исә ул ярдәм күрсәтүне дәвам иттереп Төркиянең совет режимын кабул итүенә исәп тота. Икенче тарафтан Төркиянең көнбатыш илләренә каршы булуын яхшы белеп, аны үзенең берлектәше (союзнигы) итеп саный.

Октябрь инкыйлабы алдыннан төрки төбәкләрдәге вазгыять

Патша Русиясендә русларга да, төрк кавемнәренә дә хокук иреге 1905 елгы рус инкыйлабы белән, ягъни патша тарафыннан гомуми сайлаулар нигезендә парламент төзү хокукы, матбугат һәм җыелыш иреге бирелү белән килде. Гомумән алганда рус халкының хакимияткә каршы көрәшүе бик ерак тарихка барып тоташа. Зыялылар һәм офицерлар аяусыз патша режимына һәм хокуксызлыкка каршы XIX гасыр башыннан ук баш күтәрәләр. Алар яшерен оешмалар төзиләр, алман философлары Шеллинг һәм Гегельнең китапларын зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Русиядә бер-берсенә каршы ике төп идея агымы барлыкка килә, аның беренчесен славянофиллар тәшкил итсә, икенчесен “западниклар” дип атыйлар. Тора-бара үзенә күрә халык мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән рус социализмы барлыкка килә. 1872 елда Карл Марксның “Капитал” исемле әсәре рус теленә тәрҗемә ителә, 1883 елда исә, киләчәктә Русиянең язмышын билгеләячәк марксизм-ленинизм хәрәкәтенә нигез салына. Бу хәрәкәтнең тарафдарлары рус социал-демократ эшче партиясен оештыралар. Легал булмаган бу фирка Русиядә идән асты эшчәнлеге алып барыла. 1903 елда РСДРП большевикларга һәм меньшевикларга бүленә. 1902 елда социал-революционерлар (эсерлар) партиясе төзелә. Шулай итеп рус социалистлары һәм башка караштагы рус кешеләре 1905 елгы инкыйлабка әзерлекле булып керәләр. Русия төркләрендә исә инкыйлабка кереп китәрлек фәлсәфи, интеллектуаль һәм рухи әзерлек булмый.

Русиядә төркиләр яшәгән төбәкләр

Патша Русиясендәге төрк кавемнәре киң территориягә таралып яшәгәннәр. Алар арасында тыгыз утыру күрсәткечен исәпкә алганда Русиянең Аурупа өлешендә, Идел буенда һәм Урал таулары арасында яшәгән татар, башкорт һәм чуашлар беренче урын алып тора. Бу халыклар яшәгән регионда Петербур белән Казан арасы 1200 чакрым тәшкил итә, ягъни Истанбул–Элязыг арасы кадәр. Русия Федерациясе башкаласы Мәскәү белән Казан арасында 725 чакрымлык ара бар, бу исә Истанбул белән Анталия арасына тигез. XX гасыр башы шартларын күздә тотсак Петербурдан Казанга кадәр тимер юл белән иң киме 24 сәгать, Мәскәүдән Казанга кадәр иң киме 12 сәгать барырга кирәк булган. Башкача әйткәндә төркләр тыгыз утырган беренче төбәк илнең үзәгеннән шактый ерак, әмма башкалар белән чагыштырганда иң якын була. 1897 елда Русиядә үткәрелгән җанисәп нәтиҗәләренә караганда Идел-Уралда төрк чыгышлы халыкның саны 3 миллион 550 меңгә җитә.

Кырым ярымутравы (анда ул вакытта 250 меңгә якын кырымтатар яшәгән) империя үзәге, ягъни Петербурдан 1500 чакрым ераклыкта урнашкан. Коры юл яки тимер юл белән барганда Петербурдан Кырымга барып җитәр өчен ике-өч көн кирәк булган, Идел-Уралдан Кырымга барып җитәргә ике көн таләп ителгән. Билгеле булганча, Кырым ханлыгы 1783 елда Русия тарафыннан басып алына, рус сәяси режимының басымы аркасында 1784-1861 елларда берничә миллион кырымтатары Госманлы империясенә күчә. 1897 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Кырымда бары тик 180 мең кырымтатары калган була.

Мөселман төркләренең тыгыз булып яшәгән өченче регион - Кавказ Петербурдан 2000 чакрым ераклыкта була. Биредә мөселман чиркәсләр, чеченнар, осетиннар, төрк чыгышлы балкарлар, карачайлар, нугайлар, комыклар, Дагыстанда аварлар, лезгиннар һәм башка төрле кавем-кабиләләр, Кавказ артында әзәриләр яшәгән. Болардан халык саны буенча иң зур халык әзәриләр була (1 миллион 200 мең чамасы).

Төркләр күпләп яшәгән дүртенче регион – Урта Азия Дала генерал-губернаторлыгы белән Төркестан генерал-губернаторлыгына бүленгән булган. Беренчесендә казакълар, каракалпаклар һәм кыргызлар, Төркестанда төркмәннәр, үзбәкләр һәм мөселман таҗикләр яшәгән. Бу зур регионда Бохара, Ташкент, Сәмәрканд кебек борынгы шәһәрләр белән беррәттән рус оккупациясеннән соң төзелгән Алматы һәм Пишпәк (соңрак Фрунзе дип, аннан да соңрак Бишкәк исемен ала) шәһәрләре дә була. 1897 елгы җанисәбенә караганда казакълар 3 миллион, кыргызлар 300 мең, төркмәннәр 550 мең (алар Русиянең көньягында һәм Хива белән Бохара ханлыкларында яшәгән), үзбәкләр 2 миллион һәм сартлар (таҗикләр) 1 миллион 500 мең исәпләнгән. Төркләр тыгыз булып яшәгән соңгы, ягъни бишенче регион Себер була. Себернең төньягында якутлар (сахалар) кебек төрки чыгышлы халыклар яшәгән. Ләкин алар үзәктән бик ерак яшәүләре, зур күпчелегенең мөселман булмавы һәм сан ягыннан да аз булулары сәбәпле мөселманнар оештырган гомуми җыеннарга катнашмаганнар. Гомумән алганда исә Себердәге төрки халык саны 400 меңнән дә артмаган.

Күргәнебезчә патша Русиясендәге төркләр биш төп төбәккә таралып яшәгәннәр, бер берсеннән ерак булганнар. Төрк халыклары арасындагы мөнәсәбәтләр сәүдә һәм мәгариф өлкәсендә генә актив исәпләнгән. Моннан тыш төркләрнең Русия буенча күчеп йөрүләре дә бу элемтәләрне ныгытып торган. 1905 елдан соң мөнәсәбәтләрнең активлашуында матбугат та зур роль уйнаган.

Татар сәүдәгәрләре алыш-биреш максаты белән казакъ далаларына һәм Төркстан шәһәрләренә барганнар. Казакъ шәкертләре татар мәдрәсәләрендә белем алганнар. Татар эшчеләре Донбасста күмер шахталарында, Бакуда нефть ятмаларында эшләгәннәр. Шулай итеп әле төрки матбугат барлыкка килгәнче үк төрле төрки кавемнәр бер берсе турында эшчеләр, сәүдәгәрләр һәм укытучылар аркасында мәгълүмат алганнар. Аларның яшәеш дәрәҗәләре, гореф-гадәтләре, хәтта телләре дә бер берсеннән аерылып торган. Биредә шуны азсызыклап үтәргә кирәк, 1550 еллардан соң дәүләтләре басып алынган татарлар сөргенгә җибәрелү сәбәпле, йә булмаса икътисади шартлар аркасында Русиянең бөтен төбәкләренә диярлек таралганнар. Шуның өчен хәзерге вакытта татарларны Петербур һәм Мәскәү кебек зур калаларда һәм шулай ук илнең бөтен шәһәр яки өлкәләрендә очратырга мөмкин.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG