Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:37

Аеру тырышлыкларына карамастан кырымнар да, казаннар да бер-берсенә тартыла


Венера Башаран

Венера Башаран

Истанбул кырымтатар җәмгыятендә Казан татарлары тарихы һәм бүгенгесенә багышланган сөйләшү татар дөньясының бүленергә теләмәвен күрсәтте.

Истанбул кырымтатар җәмгыятендә “Казан татарларның тарихы, сәясәте, хәзерге вакыты” дип исемләнгән чара узды. Бу темага чыгыш ясарга дип Истанбул университеты Халыкара мөнәсәбәтләр hәм политология бүлегеннән сәясәт фәннәре кандидаты Венера Башаран чакырылган иде.

“Татар тарихы, сәясәте буенча күп кенә сораулар күтәрелде. Конференциядә бик куп халык җыелган иде. Хәтта буш урыннар булмады. Барлык килгән кунаклар бик кызыксынып тыңладылар мине”, диде безгә Венера ханым үзе.

Алгы рәттә “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы

Алгы рәттә “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы

Истанбул университетында докторантурада укучы яшь галимә татар халкының үткәне турында сөйләп, урыс дәүләтенең төрле заманнарда татарларны аеру өчен кылган гамәлләрен телгә алган тарихи эзләнүләре белән таныштырды. Венера Башаранны очрашуга Истанбул кырымтатар җәмгыяте рәисе Җәләл Ичтен чакырган. Ни өчен нәкъ хәзер? Җавабы гади. Төркия-Русия арасында мәгълүмат сугышы барганда, Русия кырымтатарларга карата дошманлык тудырыр өчен тырышканда татарларның, кайда гына яшәсәләр дә, бердәм була алулары һәм моның кирәклеген искә төшерүгә багышланган иде бу очрашу. Төрекчә аңлаучыларга Венера ханымның чыгышы кызык булачак.

Венера Башаран конференциягә килүчеләрне үзенең туганы, академик, шәҗәрәләр авторы, төрки дөньяда да танылган язучы Дамир Гарифуллин иҗаты белән таныштырды. Чыгышы белән Татарстаннан булган Венера ханымның ире Болгарстанда туып Истанбулда үскән кырымтатар.

“Ике татар Истанбулда танышты”, ди ул. Берсе кырымтатар, икенчесе Казан татары булган бу ике яшь кеше ватаннарыннан читтә уртак мирасны саклау мөһимлеген Татарстан белән Кырымда яшәүчеләрдән күбрәк аңлый.

Тентү белән килүдән куркып яшәү

Соңгы 1-2 елдагы сәяси вакыйгалар Казан һәм Кырымны гына түгел, кырымтатарларын үзләрен дә бүлде. Ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилев һәм Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровка Кырымга керү тыелу турындагы карар чыкканнан бирле чит илләрдәге татарлар алар тирәсенә тупланды, Кырымда калганнарының бер өлеше Русия яклы көчләрдә хезмәт итә башлады, калганнары һәр көн тентү белән килүдән куркып яши. Чикнең ике ягында калучылар бер-берләренә гаепләүләр ата.

Дүшәмбе көнне Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләл “Абруйлы дин әһелләре шурасы” төзергә тәкъдим итте.

Нариман Җәләл

Нариман Җәләл

“Елларча үзебезнең тормышны җайлар өчен төрле механизмнар булдырырга тырыштык. Төп механизм – кырымтатарларны, кайда гына яшәсәләр дә, Кырымдагы тарихи җирләр тирәсендә туплау һәм берләштерү иде. Моның өчен үз вакытында Бөтендөнья кырымтатар конгрессы, Корылтай һәм Мәҗлес төзелде. Елларча абруе зур булган мөфтият хәзерге сәяси коньюктура корбанына әйләнде. Нәтиҗәдә аңа пычырак ява башлады”, диде Җәләл хәзерге вазгыятькә бәя биреп.

Кырымда яшәгән Мәҗлес урынбасары яңа форматта яңа шура төзүне тәкъдим итә. Шурага дин әһелләре керәчәк, шул санда “хакимиятләр белән хезмәттәшлек итүдә” гаепләнгән Кырым мөфтие Әмирали Аблаев һәм Украинага качарга мәҗбүр булган арбуйлы дин әһелләре. Очрашулар нейтраль территориядә үтәргә тиеш булачак. Җәләл бу шура өч мәсьәләне хәл итәр иде, дип саный: кырымтатарлар арасында соңгы ике елда булган вакыйгалар аркасында өзелгән рухи һәм дини элемтәләрне торгызу; җаваплылыкны шура әгъзалары арасында бүлү; Кырым мөфтиятен сәяси максатларда куллануны туктату.

“Боларны тормышка ашыру Кырым мөфтияте ихтыярында”, диде Нариман Җәләл.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG