Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы вәкиллеге Кырымга бара


Европа Шурасы вәкиллеге кеше хокуклары өлкәсендәге хәл белән танышачак. Хисап нәтиҗәләре февраль азагында чыгарылачак.

Европа Шурасы генераль секретаре Турбьерн Ягланд Кырымга вәкиллек җибәрүе турында 25 гыйнварда игълан итте. Бу хакта оешманың сайтында әйтелә.

Турбьерн Ягланд мондый карарга ярымутрауда кеше хокуклары өлкәсендәге хәлгә бәя бирү кирәклеге белән аңлатты.

"Кырымда 2,5 миллионнан артык кеше яши. Европа кеше хокуклары конвенциясе аларга да карый", диде ул. Шул ук вакытта Ягланд инде бер елдан артык бер генә халыкара оешманың да Кырымга эләгә алмавын әйтте.

Генераль секретарь сүзләренчә, әлеге вәкиллекне Швейцария дипломаты Жерар Студман җитәклиячәк һәм аңа Шура секретариатыннан өч вәкил ярдәм итәчәк.

Миссия кеше хокуклары өлкәсенә караган барлык мәсьәләләрне, аерым алганда фикереңне җиткерә алу мөмкинлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары иреклеге, җыеннар иреклеге, азчылык халыклар хокуклары, коррупциягә каршы көрәш һәм төрмәләрдәге шартлар карыячак.

Нәтиҗәдә хисап һәм тәкъдимнәр февраль азагы, март башында Евроап Шурасы генераль секретаренә җиткереләчәк.

24 гыйнвар көнне Украина президенты Петр Порошенко тиздән Кырымга Европа Берлеге вәкиллеге китәчәген әйткән иде.

XS
SM
MD
LG