Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иң әшәке туристлар – Казан белән Уфадан"


Раушания (с) башка гидлар белән
Раушания (с) башка гидлар белән

Биш ел чит илләрдә гид булып эшләгән татар кызы Азатлыкка үз эшенең нечкәлекләрен бәян итте. Туроператорлар Русия туристларын ничек алдый? Татар туристлары башкалардан нәрсәсе белән аерыла? Илдәге икътисади кризис туризмга нинди йогынты ясый?

Соңгы елда Русия рубле икеләтә арзанаеп, чит илгә ялга баручылар саны кимесә дә, туристлар агымы тәмам юкка чыкмады. Доминикана белән Мексика кебек экзотик илләргә барырга күнеккән халык күпкә арзанрак булган Төркия белән Мисырга күчте. Инде 2015 елның көзендә булган вакыйгалардан соң русиялеләргә Төркия белән Мисырга да бару тыелгач, белгечләр киләсе җәйге сезонда Русия туристлары өчен иң популяр илләр исемлеген фаразлый: беренче урында, әлбәттә, аннексияләнгән Кырым, аннары Сочи һәм шуннан соң Греция, Болгарстан, Испания кебек илләр бара.

Туроператорлар юлламалар сатыла, авыр булса да эшлибез дип тәкрарласа да, бөтен дөресен сөйләп бетерми төсле. Һәрхәлдә биш ел чит илләрдә гид булып эшләгән Раушания Җиһаншинаны тыңласаң, нәкъ менә шундый шик туа. Дүрт сезон Төркиядә, ике сезон Һиндстанда һәм бер сезон Грециядә эшләгән тәҗрибәле гид эшен ташлап, туган ягына кайтты. “Үзем китмәгән булсам, барыбер кыскартырлар иде”, - ди ул.

600 гидтан 200е генә калды

Раушания гид булып Төркиядә эшли башлый. Шуннан соң аңа Греция белән Һиндстанда да эшләргә туры килә.

Экскурсия вакытында дүртәр сәгать микрофонга сөйләп барасың
Экскурсия вакытында дүртәр сәгать микрофонга сөйләп барасың

– Бу эшкә килгән һәркем иң элек трансфердан башлый. Ягъни ял итергә килгән туристларны һава аланында каршылап, автобуста җыеп, кунакханәгә илтәсең, аннары тагын һава аланына барып, чираттагы төркемне каршылыйсың. Шуннан акрынлап “карьера” ясарга тотынасың. Кирәкле имтиханны тапшыра алсаң, экскурсион гид буласың. Алар күбрәк акча эшли. Әмма эшләре дә катлаулы. Эшләгән илнең тарихын, аның йолаларын белү мәслихәт. Кайвакытта ике көнлек экскурсияләргә чыгып китәсең. Автобуста барганда дүртешәр сәгать микрофонга сөйлисең, аннары берәр объектка килеп җиткәч, аның тарихын бәян итәсең... Кыскасы, ораторлык сәләте дә, сөйли белү дә, эрудиция дә кирәк. Бер дә җиңел түгел. Иртәнге дүрттә торып чыгып китәсең, төнге бердә кайтып авасың.

– Ә гидлар күпме акча ала?

– Иң аз алучылар Төркиядә. Аена якынча 600 доллар килеп чыга. Грециядә аена 900 евро, Һиндстан белән Вьетнамда 1500 доллар, Тайландта 1700 доллар чыга. Сүз, әлбәттә, тәҗрибәле, экскурсияләргә йөри торган гидлар турында бара.

– Гидның чыгымнары нинди?

– Компания туган шәһәреңнән килү-китү билетларын сатып ала, сине иминиятләштерә һәм яшәгән урының өчен түли. Без бүлмәдә 2-3 кеше яшәдек. Ашау үз өстеңдә. Гадәттә экскурсияләрдә билгеле бер ресторанда таныш менеджерың була. Туристларыңны шунда кертеп ашатсаң, сиңа 50% ташлама бирәләр.

Үзем китмәгән булсам, барыбер кыскартырлар иде

– Хәзерге курс белән караганда, син әйткән хезмәт хакы бер дә начар түгел. Нишләп ул эштән китергә булдың?

– Беренчедән, туроператорның сәясәте белән килешмәдем. Икенчедән, үзем китмәгән булсам, барыбер кыскартырлар иде. Тәҗрибәм зур, миңа күбрәк түләргә тиешләр - димәк, мин компаниягә отышлы түгел. Белүемчә, моннан өч ел элек мин эшләгән операторда 600дән артык гид булган булса, хәзер аларның саны – 200 чамасы. Һәм гадәттә нәкъ менә тәҗрибәсе булган кыйммәтле гидларны эштән алалар.

Туристларны алдарга мәҗбүр итәләр

Раушания соңгы биш елны Русиянең иң эре туроператорларның берсендә эшләгән. “Туристлар безнең өчен иң мөһиме” дигән сүзләр ширкәтнең шигаре булса да, чынбарлык бөтенләй башкача, ди ул.

– Туроператорга туристның акчасы кирәк. Шеф-гидлар һәрдаим тукып торды: байрак туристларга күз салыгыз, аларга яхшырак мөгамәләдә булыгыз. “Барысы да кертелгән” дигән юллама белән килсә дә, кеше барыбер үзе белән кимендә 500 доллар алып килә – ул акчаны бездә калдырып китсен, дип башыбызны катырдылар.

– Ничек инде?

Туристларны иң кыйммәтле сәүдә үзәгенә алып киләләр

– Әйтик, шәһәр буйлап сити-турга чыгып китәбез. Туристлар фәкать тарихи объектларга гына барабыз дип уйлый. Ә чынлыкта без аларны иң кыйммәтле сәүдә үзәгенә дә алып килеп, шунда да тукталыш ясыйбыз. Автобуста 45 кеше – “шоппинг” сүзен ишеткәч, бөтенесе акырырга тотына, кемдер сүгенә... Берсенең дә шоппингта йөрисе килми. Хикмәт шунда: сөйләшенгән кибеткә бер генә кеше керсә дә, ул кеше бер әйбер сатып алмаса да, компаниягә өстәмә акча түләнә. Ә инде сатып алган очракта турист туздырган суммадан процентлар тама. Әйтик, бер мең долларлык әйбер алган икән, шуның 30%ы туроператорга китә. Гидка шул суммадан 7-10 доллар эләгә. Тагын бер кат әйтәм: экскурсия вакытында иң кыйммәтле сәүдә үзәкләрендә генә туктыйлар.

Хатынын моргта калдырып, үзе ял итергә килгән

Гид булып эшләгән дәвердә Русия туристларының кемнең кайсы төбәктән икәнен ерактан ук аера башлыйсың, дип сөйли Раушания. Урыс телле гидларның иң яраткан шәһәре – Минеральные Воды каласы икән.

– Бик ачык күңелле, юмарт кешеләр килә аннан. Моны бөтен гидлар әйтә.

– Ә иң әшәке туристлар кайдан?

Авыл кешесе булса, һава аланында да авыз тутырып татарча сөйләшә

– Безнең Казан белән Уфа халкыннан да яманрак турист юктыр. Ачык йөз белән каршы аласың, ә алар шундый әдәпсез, әшәке итеп кылана. Әйтерсең лә, ел буе җитәкчесеннән куркып, аның мәсхәрәләүләренә түзеп яшәгән хезмәткәр ялга килеп, бөтен үчен синнән ала. Әлмәтләрне дә өнәп бетермиләр – алар белән эшләү бик авыр.

– Татар туристлары урыслардан аерыламы?

– Авыл кешесе булса, аерыла, билгеле. Һава аланы булсынмы, кунакханә, экскурсия дисеңме, авыл кешесе авыз тутырып, кычкыра-кычкыра рәхәтләнеп татарча сөйләшә инде ул. Иң ошаган кешеләр – сабалар. Үзләре итәгатьле, үзләре кызык әйберләр сөйләп күңелеңне күрә. Ялларының кадерен белеп ял итә алар. “Бәрәңге сатып юллама алдык” дип шаяралар. Кыскасы, берничә ел җыйган акчаларының рәхәтен күрә беләләр.

– Ә гомумән алганда, Русия туристлары – нинди кешеләр?

Русия туристлары экскурсия вакытында юк-бардан скандал чыгарырга ярата

– Гадәттә иң әшәке турист дип алманнарны атыйлар. Алар, ичмасам, кыланса, үз төркемнәрендә генә кылана. Башка халык алдында үз-үзен хурламый. Безнекеләр исә аларны да уздыра. Беренчедән, тилереп эчәләр. Грециядә эшләгәндә, миңа һава аланында махсус коляска биргәннәр иде. Мин өйләренә очарга тиешле исерек туристларны шул коляскага утыртып, очкычка кадәр озата идем. Икенчедән, тәрбиясез. Биш йолдызлы кунакханә. Кичке аш сәгать җидедә генә башлана – безнекеләр исә ярты сәгать алдан тезелешеп, чират ясый. Европадан килгәннәр моны күреп шакката. Ашау бүлмәсе ачылгач, дүртәр-бишәр тәлинкә тутырып ризык ташыйлар. Ашап бетерә алмыйлар, билгеле. Күпме әйбер әрәм кала! Өченчедән, экскурсия вакытында юк-бардан скандал чыгарырга яраталар. Мин объектның тарихын сөйлим, ә аларга янәсе кызык түгел. Европадан килгәннәр кызыксынып тыңлап тора, ә безнекеләргә күңелсез, имеш.

2013 елда булган хәлне мәңге онытмам. Анталья. Мин чираттагы төркемне каршы алам. Автобуска кереп утырдык – исемлек буенча ике кеше җитми. Бераздан һава аланыннан бер ир-ат чыгып килә. Безнеке бу. “Хатыныгыз кайда соң?” дим. “Хатыным моргта ята” дип җавап бирә бу миңа. Болар Төркиягә очар өчен яшәгән шәһәрләреннән Мәскәүгә поездда барган вакытта бу әфәнденең хатыны үлеп китә. Абзый аптырап калмый - ялга түләнгән акчасы әрәм калмасын дип, хатынының мәетен Мәскәү моргында калдырып, үзе ялга килә. Моның ише хәлләр һәрбер гидта буа буарлык.

Безнең халык Кырым белән Сочига барырга теләми

Хәерче булса да, Раушаниянең яраткан иле - Һиндстан. "Анда кешеләр гади" ди ул
Хәерче булса да, Раушаниянең яраткан иле - Һиндстан. "Анда кешеләр гади" ди ул

Русиядә эчке туризмны үстерергә тырышалар. Халык үзе яшәгән илне яхшырак белсен, ялга җыелган акчасын үзебездә туздырсын, дип тәкрарлыйлар. Раушания фикеренчә, Кырым да, Сочи да чит илләргә көндәш була алмый.

– Безнең туристларны Кырым белән Сочида ял иттерергә тырышу Мамадышта яшәүче Мансур абыйны Казанга җибәргән кебек, - ди ул. - Беренчедән, СССРда яшәп алырга өлгергән кешеләрнең күбесе анда инде булган. Аларга анда бару кызык түгел. Икенчедән, ул курортлар кыйбат. Кеше барыбер чит илгә чыгарга ашкына. Төркия белән Мисыр булмаса, ничек тә булса Греция, Кипр, Испания ише илләргә барачаклар. Белүемчә, туроператорлар юлламаларны инде рассрочкага да сата башлаган. Кыскасы, мөмкинлеге булганнар Русиянең көньягына бармаячак.

– Үзең нишләргә җыенасың соң?

– Әле Татарстанда эш табарга исәп. Монда берни килеп чыкмаса, биштәремне тутырып кире Һиндстанга чыгып китәрмен. Ул илгә гашыйк булдым. Анда кешеләре дә, мөнәсәбәтләр дә бөтенләй башка. Туризмда эшләп алсаң, ул чирдән дәваланып булмый бит – гомерлеккә кала, - ди Раушания.

Ә ул арада җәй көне Казаннан очышлар башкарылачак илләр исемлеге билгеле булды. Татарстан башкаласыннан Болгарстан, Грециянең Крит, Родос, Һалкидики төбәкләре, Испания, Кипр һәм Туниска очып китергә мөмкин булачак. Иң арзаны – Кипрда ял итү. Майда бер атналык ял кеше башына кимендә 26 мең сумга төшәчәк.

XS
SM
MD
LG