Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

АКШ финанс министрлыгындагы чикләүләр бүлеге башлыгы Адам Шубинның Владимир Путинны коррупциягә бәйле булуда гаепләве Русия президентына каршы финанс чикләүләре кертүгә китерә ала.

АКШ белгечләре ВВС телевидениесенең Путин турындагы ярты сәгатьлек документаль фильмын караганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән. Әлеге фильмда Шубин Путинны үз вазифасын файдаланып үзен дә, якыннарын да баетуда гаепли.

Адам Шубин

Адам Шубин

Бер үк вакытта финанс министры урынбасары да булган Шубин "Путинның яшерен байлыгы" исемле бу фильмда: "Без аның дәүләт активларын кулланып үзенең дусларын, якын беректәшләрен баетуын һәм үзенә дус дип санамаган кешеләрне маргиналлаштыруын күрдек. Русиянең энергетик байлыкларын алсаң да, яки дәүләтнең башка килешүләренә карасаң да, ул аларны үзенә хезмәт итәчәк дип санаган кешеләргә бирә, хезмәт итмәячәк дип санаганнарны кире кага. Минем моны коррупция үрнәге дип саныйм", ди Шубин.

Путинның керемнәр турындагы соңгы декларациясендә аның 2014 елда 7,5 миллион сум акча казанганлыгы белдерелсә дә, Шубин сүзләренчә, бу сан дөреслеккә туры килми, Путин үз керемнәрен бик оста яшерә белә торган кеше. Шубин шулай ук Путинның коррупциячел гамәлләре турында АКШ хакимиятләренең инде күптәннән белгәнлеген дә әйтә.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков бу гаепләүләрне сафсата дип атап ВВС сорауларына җавап бирүдән баш тарткан.

Әмма бу фильмда Русия президентының төрле коррупция гамәлләрендә катнашуын элек Путин белән якыннан хезмәттәшлек иткән яки коррупция эшен тикшергән, соңрак төрле сәбәпләр белән илдән китәргә мәҗбүр булган кайбер эшмәкәрләр дә белдерә. Алар – эшмәкәр Сергей Колесников, банкир Сергей Пугачев, Петербурдагы зур коррупция эшләрен тикшергән Андрей Зыков, "Совкомфлот"ның элекке башлыгы Дмитрий Скарга, Петербурда Путин белән хезмәттәшлек иткән Макс Фрейзон. Барысы да Путинның искиткеч бай кеше булуын белдерә.

Фильмда АКШ Үзәк күзләү идарәсенең яшерен хисабында китерелгән мәгълүмат та телгә алында. Анда Путинның шәхси байлыгы 40лап миллиард доллар белән исәпләнә. Политолог Станислав Белковский да шундыйрак саннар китерә. Аның сүзләренчә, бу акчаларның шактый өлеше Русиядәге һәм чит илләрдәге күчемсез милеккә салынган.

Эшмәкәр Сергей Колесников исә Русия миллиардеры Роман Абрамовичның Кара диңгез буенда "Путин сарае" төзелешенә 200 миллион доллар кертүе турында сөйли.

Дмитрий Скарга Роман Абрамовичтан офшор ширкәт аша Путинга 37 миллион долларлык яхта таршыру эшендә катнашканлыгын белдерә һәм "яхтаны тоту һәм аның агымдагы чыгымнары Русия бюджетыннан түләнде", ди.

Әмма Русия президенты идарәсенең ачуын беренче чиратта эшмәкәрләрнең түгел, ә нәкъ менә АКШ рәсмие Шубинның белдерүләре чыгарган. Президент сүзчесе Дмитрий Песков "Әгәр алар андый рәсми белдерүләрне дәлилсез калдыралар икән, бу әлеге идарәнең абруена тап төшерә, хәзер инде әлеге идарә нинди дә булса дәлилләр китерергә һәм рәсми вәкил әйткәннәрнең буш яла ягу гына булмавын күрсәтергә тиеш", диде Песков.

Дэвид Кремер

Дэвид Кремер

Элек АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе булган Дэвид Кремер фикеренчә, АКШ рәсмиләре чыннан да әлеге белдерү белән генә чикләнеп калмаска охшый, бу белдерү Путин тирәсендәге коррупцияне тикшерүнең яңа өлеше башлануны күрсәтергә мөмкин.

"Путинның проблемы шул ки – аның гамәлләре мондый гаепләүләргә нигез бирә. Һәм аларның нигезле булуына ышану өчен сәбәпләр дә бар. Көнбатышның рәсми кешеләрен гаепләгәнче Путин башта көзгегә күз салсын иде. Минемчә, Путин чикләүләргә дучар булган Русия рәсмиләре исемлегенә кертелергә тиеш", ди Кремер.

Вирджиниядәге Джордж Мэйсон университеты профессоры, политолог Марк Катц та Шубинның әлеге белдерүеннән соң Вашингтон башка адымнар да ясарга мөмкин ди.

Марк Катц

Марк Катц

"Минемчә, бигрәк тә Литвиненко үлеме өчен Путинның җаваплы булу мөмкинлеге турында Британия хакимиятләре тикшерүе нәтиҗәләре сурәтендә бу кызыклы белдерү булып тора. Бу, минемчә, Вашингтонның игътибарны Владимир Путинга юнәлтүенә, Обама идарәсенең чыннан да Путинга каршы икътисади чикләүләр кертергә җыену мөмкинлегенә бер дәлил. Асылда ул Путинның коррупциягә катнашы булуын беренче мәртәбә таныды. Мантыйк нигезендә киләсе адым гамәлгә керешү булырга тиеш кебек күренә", ди Катц.

Путин 26 гыйнварда Коррупциягә каршы көрәш шурасы утырышында чыгыш ясап җәмгыятьтә коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүнең мөһим эшләрнең берсе булуын әйтте һәм аңа мәткәптән үк тәрбияләү кирәклегенә басым ясады. "Мәктәптә дә, югары уку йортларында да, урта белем бирүдә дә һәм, әлбәттә эштә һәм гаиләдә дә моны һәрвакыт истә тотарга кирәк", диде Русия президенты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG