Accessibility links

КПРФ фәкыйрьләргә пособие кертү тәкъдиме белән чыкты


Коммунистлар мондый тәкъдим белән Ростат мәгълүматларына таянып чыккан. Русиядә яшәү өчен кирәк булган кереме җитмәүчеләр саны 20 миллионга җиткән.

КПРФ депутатлары фәкыйрьлек чигендә булучыларга ай саен акчалата ярдәм түләү (пособие) турындагы канун өлгесен Дәүләт Думасына керткән.

Документ авторлары Ростат мәгълүматларына таянуларын әйтә. Әлеге оешма мәгълүматларына күрә 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булганнар саны 20 миллион, ягъни гомум халыкның 14% тәшкил иткән. 2014 елда ул 11% тирәсе иде.

Канун өлгесендә пособиены санау тәртибе китерелә. Шул ук вакытта авторлар социаль ярдәмне тәмәке һәм исерткеч эчемлекләр өчен кулланып булмаячагын яза.

Әлеге акчаны коммунист депутатлар бюджет акчаларын киредән карап, аерым алганда саклану өлкәсенә киметүдән булдырмакчы. Шулай ук керемнәре күп булучылардан күбрәк салым алуны кертергә таләп итмәкчеләр.

XS
SM
MD
LG