Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда янгында өч бала һәлак булды


Зирекле (башкортча Ерекле) авылы харитасы
Зирекле (башкортча Ерекле) авылы харитасы

Гафури районынның Зирекле авылында янгын чыкканны хәбәр итәргә телефон булмаган. Авыл шурасы 20 чакрым, район үзәге 90 чакрым ераклыкта.

Башкортстанның Гафури районында йорт янып өч бала һәлак булды. Тайгадагы Зирекле (башкортча Ерекле) авылы Толпар биләмәсенә карый. Толпарга Җилем (башкортча Еҙем) елгасы буйлап 20 чакрым. Авыл район үзәгеннән 90 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылга каргизәрләргә утырып кына барып җитеп була.

Гафури районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Салаватов Зирекле авылы белән телефон бәйләнеше юк, шуңа фаҗига сәбәпләре әлегә ачыкланмаган, дип белдерде. Зиреклегә тикшерүчеләр төркеме юлланды.

"Авылда биш йорт, 30лап кеше яши. 6 бала иде. Анда юллар юк, су юк, электр юк", диде Салаватов. Аның сүзләренә караганда, балаларның әтисе һәм әнисе коррекция мәктәбен тәмамлаучылар. Әти кеше ул көнне район үзәгендә булган. Балалар әниләре белән калган.

please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00
йөкләү

"Авылда яңа гына өйләнешкән яшь гаиләләр яши. Үз хуҗалыкларын булдырып яшәргә тырышалар иде. Балалары һәлак булган гаилә тәртипле, эчми-тартмый торган гаилә иде. Апрельдә кечкенә балаларына 1 яшь туласы иде", диде Азатлыкка район хакимияте вәкиле Зөлфия Сөләйманова.

Йортлары янып сигез айлык, яшь ярымлык һәм өч яшьлек сабыйларын югалткан гаиләгә хакимияттән ярдәм булачагына ышандыралар.

XS
SM
MD
LG