Accessibility links

Кайнар хәбәр

Transparency International: Коррупция исемлегендә Русия 119 урында


2015 ел нәтиҗәләре
2015 ел нәтиҗәләре

Хокук яклаучылар беренче өч урынны Дания, Финляндия, Швециягә бирде.

Хөкүмәтләрдән бәйсез халыкара Transparency International оешмасы 168 урыннан Русиядә коррупция күрсәткечен 119 урында билгеләде. Узган ел ул 136 урында иде. Димәк быел Русиядә коррупция күрсәткече бераз кимегән. Русия белән беррәттән Азәрбайҗан, Гайана, Сьерра-Леоне бара.

Хокук яклаучылар беренче өч урынны Дания, Финляндия, Швециягә бирде. Аларда коррупция юк дәрәҗәсендә. Исемлектә иң түбән күрсәткеч Әфганстан, Төньяк Корея һәм Сомалида. Алар 166-167 урында.

Элекке СССР илләреннән иң яхшы күрсәткеч Латвиядә. Барлыгы - 55 балл. Иң түбәне Төркмәнстанда - 18 балл.

Берлинда теркәлгән бу оешма белгечләр һәм эшмәкәрләр фикерен белешү нигезендә әзерләнгән мондый хисапларны ел саен булдырып килә.

XS
SM
MD
LG