Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

Бүген Вәсилә Фәттахованы соңгы юлга озаталар, ә йөрәкнең моңа һич тә ышанасы килми. Үзе ятим үскән җырчының балалары да әнисез калды.

Вәсилә белән дуслар түгел идек, әмма аның турында күп һәм озак яза алам. Жырчылар арасында ахмаграк, җилбәзәк, сүзен үлчәмичә әйтүчеләр шактый, “Әйдә яз инде минем турындца, әйдә берәр нәрсә уйлап табыйк әле”, дип ияреп йөрүчеләр дә күп булды. Тик боларның берсе дә Вәсиләгә кагылмый. Ул икенче иде. Сүзен үлчәп сөйли белгән, ояла торган кеше иде ул. “Хәлләр ничек?” дип сораса да, ихлас кызыксына иде. Күзгә карап ягымлы итеп сөйләшә белде.

Без Гүзәл Сәгыйтова белән бергә яшәгән чак. Вәсиләнең Казанда концерты узарга тиеш, ләкин аны оештыру гына авыррак бара. Гүзәл, аның якын дусты, булышырга тели. Мин дә үз ярдәмемне тәкъдим итәм, кирәк урында Вәсилә концерты турында язарга, сөйләргә дип план корабыз, таныш-белешләр белән шалтыратышабыз. Билетлар сатылсын дип тырышабыз.

Аш бүлмәсендә өчәү утырабыз, әмма эш турында сөйләшәсе килми. Вәсиләнең кияүгә чыгып, әни булган чагы иде. Иң бәхетле чоры бугай иде аның. Чәй табыны әзерләдек, ә аның сыйга исе китми, “Улым Кәрим нишли икән?” дип борчыла. Чәй эчәбез дә эчәбез, ә Вәсилә кулын иягенә куеп, безгә елмаеп карап, ире белән ничек танышканын, аның күңелен яулау тарихын, кайнанасы белән җылы мөнәсәбәтләре турында сөйли. “Ирем ниләр яратканына кадәр өйрәтте бит ул!” дип кайнанасын әнкәй дип атап, аңа рәхмәтләр укый. “Кайчак Илгизгә караганда әнкәй белән әткәйне ныграк яратам төсле”, дип сөйләгәнен без Гүзәл белән авыз ачып тыңлап утырабыз. Сәхнә, концерт, күлмәкләр, җырлар дип тә исе китми, Вәсиләнең бөтен сөйләгән сүзе – гаилә! “Өйдә бала белән утыру шундый рәхәт! Тәмен белмисез сез аның!” дип кызыктырып сөйли бу.

Бик гади иде ул. Ятим үскән кеше кырысланырга, усалланырга тиеш кебек. Ятимлеген тоеп кимсенеп яшәгән кешеләр дә бар, үзен жәлләтергә тырышканнары да очрый. Ләкин бу хиснең Вәсиләдә бер тамчысы да булмады. Горур иде ул, үз бәясен дә белә иде, әмма тәкәббер булмады. Көчле булды. Үз тормыш принципларына тугры иде. Гаделлек яратты, башка кеше турында бер начар сүз дә йөртмәде.

Ә язмыш аны ничек кенә сынамады бит! 10 яшендә әтиләре вафат була, әнисе кулында Вәсилә һәм имчәк яшендәге сеңлесе Әлфия кала. “Минем балачак булмады да”, дип сөйләгән иде ул. Вәсилә сеңлесен үзе карап үстерде диярлек.

“Миңа 10 яшьтә әтиебез вафат булды. Ул үлгәч, минем балачак бетте. 90 нчы елларның эшсезлек, акчасызлык вакыты иде, әнигә бик авырга туры килде. Сеңлем Әлфия бик кечкенә. Авырлыкларны җиңеп чыгар төсле идек, тик 1998 елда әнисез дә калдык. Әбиләр карамагында үстек бераз, ләкин алар да вафат булды.

1999 елда Белореттан качтым диярлек. Булган әйберне машинага төядек тә сеңлем Әлфия белән Уфага чыгып киттек. Бер генә туганыбыз да юк иде. Әлфиягә – 9, миңа 19 яшь. Без беркемгә дә кирәкми идек. Тулай торакка килеп урнаштык. Рәхмәт, керттеләр, ирләр ягындагы бер кечкенә бүлмәне бирделәр, анда ишекләр дә ябылмый иде. Беребез ишекне тотып, раковинада юына идек. Аннары тормыш бераз җайланды, Әлфияне мәктәпкә урнаштыра алдым. Ә үзем училище тәмамлаган килеш Уфаның сәнгать институтына укырга кердем. Ләкин көзен инде Айдар белән гастрольләргә чыгып киттем.

Миңа сәхнәне яулау җиңел иде, чөнки Айдар белән чыгыш ясаганда әзер тамашачыга җырладым, танылу бик тиз булды. Ике ел эчендә сәхнәнең ялтыравык ягын да, пәрдә артын да күрдем. Минем өчен бу мәгълүмат ташкыны артык күп иде. Яхшысын да, начарын да күреп туйдым, арыдым. Минем тормыш түгел бу, сәхнә кешесе түгелмен дигән нәтиҗәгә килдем. Тагын бер сезон җырлыйм да китәм дигән катгый карарга килдем. Аннары гастрольләргә чыгып киткәндә Әлфия үзе генә кала иде. Йә интернатта, йә бала караучы ялларга туры килде. Аның белән аз аралашуым күңелне кырды, сеңлемә якынрак буласым килде. Мин аның өчен җаваплы.

Иң башта Әлфияне интернаттан алдым, гади мәктәпкә урнаштырдым. Уку програмыннан калыша иде, репетитор яллап, ныклап әзерләнә башладык. Үзем дә икътисад факультетына укырга кердем, акча эшләргә кирәк бит.

Уку белән беррәттән кирпеч заводына икътисадчы булып эшкә урнаштым. Бергә яшәгәнгә ул да, мин дә куанып бетә алмадык. Ләкин җиңел булды дип әйтә алмыйм, төннәрен елап уздырган чаклар еш булды. Тик терсәкне тешләп, бер кискән ипине яңадан ябыштырып булмый. Җырламаска дип карар иткәнсең икән, түз, эшлә, алга бар. Наркоманнар ничек кырт кисәләр, мин дә юлларны яптым.

Беркайда чыгыш ясамадым, бер генә банкетка да бармадым. Чакыралар, үгетлиләр, ләкин “юк” дигән җавабым катгый иде. Бермәлне банкетта җырлар өчен 120 мең сум тәкъдим иттеләр. Ә мин ул вакытта заводта 2200 сумга эшләдем. Ризалашмадым. Авыр булды. 8 ай хезмәт хакын алмаган чаклар да булды, концертлар белән эшләгән акчаны кысып тоттык. Кешеләр булышкан чаклар да күп булды. Фатирны яллап тора идек, бер эшмәкәр безнең хәлне белгәч, процентсыз акча биреп торды, акрынлап түләдек.

2006 елда V курста укыганда Әлфияне югалттым. Аның тумыштан ук йөрәге авыру булган, ә без берни белмәдек. Берсе бернәрсә әйтмәде, югыйсә медосмотрлар да үтте. Белгән булсак, сакланыр идек. Ул бик хәрәкәтчән булды. Ирәмәл тауларына менгәндә 15 минутта зур чакрымнар үтә торган иде. Бик җитез кыз. Диңгезгә барганда да балык кебек йөзде. Әлфиягә 17 яшь иде, мәктәпне яңа гына тәмамлаган чагы. Классташлары белән очрашырга дип рөхсәт сорап чыгып китте дә бүтән кайтмады. Өянәге булган, аны коткара алмаганнар. Минем өчен дөнья бетте, аны җирләгәннән соң ярты ел ничек узганын бөтенләй хәтерләмим.

Әлфиянең үлеме мине тетрәтте. Ислам дине турында өстен-өстен генә белгәнмен, ул чактагы фикерләрем өчен хәзер оят. “Ник миңа килде бу кайгы? Нигә тагын мин? Ник соңгы кешемне тартып алды?” дип сораулар бирдем. Хәзрәт барысын да бик җиңел итеп аңлатты, тормыш икенче яктан ачылды.

Мине акылдан язудан кешеләр арасына чыгу, концертлар оештыру гына коткарды. Иремне, Илгизне очратуым да тормышымны үзгәртте”, дип сөйләгән иде.

Ул бик бәхетле иде гаилә коргач... Тик монысы да озакка сузылмаган икән...

Соңгы тапкыр без аның белән Казанда күрештек. Концертта катнаша иде, бик матур җете кызыл күлмәктән иде ул. Улы Кәрим әнисенә чат ябышкан, нидер сөйли. Баласын кочкан килеш Вәсилә Гүзәлнең хәлен сорашты, күрешәсе килә иде, ди. “Һаман да кияүгә чыкмадыгызмы?” дип елмаеп сорый. Йөзендә тыныч бәхет иде Вәсиләнең. Гаилә тормышын яратучы, якыннары белән яшәүче назлы хатын иде ул.

Аның икенчегә бәби табып авыр хәлдә булганын ишеттек без, бу хәбәрне авыр кичердек. Вәсилә реанимациядә, әмма аны карыйлар, әйбәтләнә дигәч, никтер тынычландык. Югыйсә бергәләп Аллаһтан елый-елый сорап дога кыла ала идек, тормыш мәшәкатьләре белән үлем белән көрәшкән Вәсилә игътибар читендә калды...

Урының җәннәтә булсын, Вәсилә! Балаларыңа Ходай бәхетле тормыш бүләк итсен дип телибез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG