Accessibility links

Кайнар хәбәр

Даруханәләр дуңгыз кизүенә каршы дарусыз калган


Кизү һәм вируслы башка авырулар көчәйгәндә, Казанда дуңгыз кизүенә каршы бирелә торган "Тамифлю" даруын табып булмый, моны чамадан тыш ихтыяҗ һәм рубльнең төшүе белән бәйлиләр.

"Тамифлю", икенче төрле исеме "Осельтамавир" 2009 елдагы дуңгыз кизүе вакытында А кизүенең H1N1 төренә каршы бердәнбер дару дип игълан ителгән иде һәм аны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да рәсми дәвалану тәкъдимнәренә кертә. Әмма шул ук вакытта әлеге даруның файдасы һәм зыяны хакында дөнья белгечләре арасында бердәм фикер юк. Казан табиблары, дуңгыз кизүе диагнозын куймаска тырышса да, күп кенә авыруларга, хәтта сабыйларга да, нәкъ шушы "Тамифлю"ны эчәргә куша.

Азатлык "Сакура", "Казанские аптеки", дәүләт даруханәләре челтәрләренә шалтыратты һәм бер дистәләбен йөреп тә чыкты. Халык чиратлар торып, вируска каршы һәртөрле даруларны күпләп алырга тырыша. Бу атнада "Тамифлю" сатуда юк иде. Даруханәләрдә "дару чамадан тыш ихтыяҗ аркасында сатылып бетте, безне дарулар белән тәэмин итүчеләр дә юк", дип аңлаттылар.

28 гыйнварда "36.6" даруханәләре челтәрендә аны алдан акча калдырып, исемлеккә язылып алган кешеләргә генә санаулы капларны тараттылар. Бәясе 1300-1500 сум тирәсе. Аны алыштырмый торган, әмма көчлеләрдән саналган һәм Русиядә җитештерелгән "Реленза" даруы аннан да кыйбатрак, 1800 сум тирәсе. Бусы да бетеп килә. Әлеге һәм башка төр вирусларга каршы бирелә торган "Арбидол", "Ремантадин", "Антигриппин" даруларына кытлык юк.

Кизү көчәя, дару ташучылардан җавап юк

Азатлык хәбәрчесе Русиядәге даруханәләрне дару белән тәэмин итүчеләр арасында иң зурлардан берсе булган "Катен" ширкәтеннән "Тамифлю" даруының юкка чыгу сәбәпләре хакында рәсми аңлатмалар сорады. Ширкәтнең Казандагы бүлеге вәкиле әлеге даруның чыннан да булмавын әйтеп, бу арада кайтачагына ышандырды. "Булган кадәрен Казандагы бер челтәргә озаттык, шунда йөгерегез", дип җавап бирде үз исемен әйтергә теләмәгән хезмәткәр.

Тамифлю урынына башка дару сатып алырга киңәш итәләр

Казандагы дәүләт даруханәләре челтәрендә дә әлеге дару юк. Аларның рәсми тәэминатчысы саналган "Таттехмедфарм" ширкәте матбугат вәкиле Азат Нургалиев якын арада булачак дигән рухта җавап җибәрде.

"Роспотребнадзор оешмасы мәгълүматларына караганда, Татарстанда барлыгы 14 кешедә генә дуңгыз кизүе расланган. Шул ук вакытта без "Тамифлю"ның бик күпләп, "запаска" дип, үзлектән дәвалау өчен генә алынуын күрәбез. Әмма бу дару табип контроле белән генә кулланылырга тиеш... Тамифлю якын арада безнең даруханәләргә кайтачак. Аның белән генә чикләнмәскә киңәш итәм, аннан башка да вируска каршы дарулар бар" - диелә аның рәсми хатында.

Бу даруны җитештерүче Швейцариядәге Roche ширкәтенең Мәскәү бүлегендә Азатлык соравына үзара сөйләшүдә сәркатип азрак мәгълүмат бирде. Ул чыннан да әлеге "Тамифлю"га бөтен Русия буйлап кытлык булуын таныды һәм февраль аенда даруханәләргә бертоткарлыксыз кайтарыла башлавын вәгъдә итте.

Аны Русия даруханәләренә таратучы саналган "Фармстандарт" ширкәте рәсми җавап бирерлек кешене буе таба алмады.

Авырулар рубльнең арзанаюыннан зыян күрә

Бары "Русия даруханәләр гильдиясе" вәкилләре генә Азатлык соравына рәсми җавап бирде. Анда Даруханәләр үсешенә ярдәм итүче коммерцияле булмаган хезмәттәшлекнең башкарма җитәкчелеге вәкиле Елена Ниволина "Тамифлю" даруына кайбер Русия төбәкләрендә кытлык булуын раслады һәм аны ажиотаж белән бәйләде.

"Тамифлю һәр даруханәдә булырга тиешле дарулар исемлегенә керә. Чыннан да, бик зур ихтыяҗ аркасында кайбер төбәкләрдә ул юк. Шул ук вакытта аны Русиягә рәсми кертүче "Фармстандарт" ширкәте Русия сәламәтлек саклау министрлыгына "Тамифлю"ны якын арада җитәрлек күләмдә Русиягә алып кайтырга вәгъдә итте. Дару стационарларда булырга тиеш" диелә Ниволинаның рәсми хатында.

Шул ук оешма вәкиле Петербурдагы дару кытлыгына аңлатма биргәндә даруханәләрнең аны алырга акчасы булмавын әйткән иде.

Интернетта бу даруның Петербур, Барнаул, Одинцово, Мәскәү шәһәрләрендә сатуда булмавы хакында хәбәрләр тарала.

Әлеге дару дәүләт тарафыннан контрольдә тотыла торган, яшәеш өчен мөһим дарулар исемлегенә керә. Ягъни аның бәясе даруханә теләге белән генә күтәрелә алмый.

Gazeta.ru дару кытлыгын рубльнең ишелүе белән бәйли. "Рубльнең кыйммәте төшү белән дару өчен бирелгән акча күләме дә кими. Импортерлар авыр хәлдә кала" диелә әлеге сәхифәнең белгечләргә таянып язылган мәкаләсендә.

Татарстанда 14 кешедә генә дуңгыз кизүе рәсми теркәлгән

Татарстандагы Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Потяшина, Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән бергә үткәргән матбугат очрашуында Татарстанда кизү дип игълан ителмәсә дә, Казанда эпидемия күрсәткече 53 процентка арттырылган дип хәбәр итте. 28 гыйнварга Казанда төрле ютәлгә зарланып тагын 10 меңнән артык кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Аның сүзләренчә, күбесенчә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар авырый. Казан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә чикләүләр кертелә, күп кеше катнашлыгында бәйрәмнәр үткәрмәскә кушыла. Татарстан һава аланнарында тикшерү көчәйтелгән.

Потяшина авыручылар санының февраль аенда тагын да артуы көтелә дип хәбәр итте. Бөтен республикада бары 14 кешедә генә рәсми төстә дуңгыз кизүе теркәлгән. Шул ук вакытта барлык авыручыларның 34 процентында әлеге куркыныч авыруны аерып алабыз, дип әйтә ул. Рәсми ачыклау өчен авырудан кан алып анализ үткәрү кирәк, әмма кизүне эләктерүчеләр күп очракта аны ясатмый һәм табиблар да һәр авырып килгән кешегә куркыныч диагноз куюдан тыелып кала. Шуңа да H1N1 вирусын эләктерүчеләр күбрәк була ала.

Кизүдән битлек киеп саклану киңәш ителә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

Потяшина һәм сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин матбугат очрашуында битлек киеп сөйли башлаган иде һәм башкаларны да аларны киеп йөрергә чакырды. Әмма саклану битлекләрен дә Казан даруханәләрендә табып булмый.

Белгечләр саклану чарасы итеп мөмкин кадәр ешрак кул юарга, кул биреп исәнләшмәскә, күп кеше булган урыннарга сирәгрәк йөрергә чакыра.

XS
SM
MD
LG