Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: "2015 – соңгы дистә елда иң авыры булды"


Freedom Houseның иреклекләр харитасы
Freedom Houseның иреклекләр харитасы

2015 елда дөньяда иреклекләр тагын да кысылган дип хәбәр итте Freedom House. Русия һәм Кытай хокукларны кыса, үзләрендә чуалышлардан курка.

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтүче Freedom House оешмасы 2015 елны “соңгы дистә елда иреклек иң нык кысылган ел” дип бәяләде. Кеше хокуклары торышы күзәтелгән 72 илнең 43ендә кечкенә генә алга китеш бар, калганнарында халыкның иреге чикләнгән диелә 27 гыйнварда игълан ителгән хисапта.

Русия һәм Кытайда, шулай ук тагын берничә дәүләттә хакимиятләр чуалышлар булдырмас өчен кешеләрнең иреген чикли, ди белгечләр. “Начарның начары” дигән унлыкка шулай ук Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан да кергән.

Инде рәттән 10 ел буе Freedom House хисабы шул ук дәүләтләргә сәяси һәм ватанлашлар хокуклары дәрәҗәсенә түбәнрәк бәя бирә бара.

“Быел иреклек дәрәҗәсенең кимүенә Сүриядәге кораллы низаг, Гыйрак һәм Әфганстанда барган хәрби чаралар йогынты ясады. Моннан тыш бу төбәкләрдән качаклар агымын, террор төркемнәренең активлашуын телгә алырга кирәк”, диде Азатлыкка хисапны әзерләүчеләр җитәкчесе Дженнифер Данһэм.

Демократик илләрдә бу сугышлар ксенофобия тудырды, диелә.

“Русиядә репрессияләр кире кайтты. ЛГБТ активистларына, бәйсез журналистларга басым артты. Русия чит илләргә гаскәрләрен кертте”, диелгән бу хисапта. Хөкүмәттән бәйсез оешмалар “чит ил агентлары” дип игълан ителгән, сайлаулар вакытында оппозиция намзәтләрен эзәрлекләү, рәсми мәгълүмат чараларындагы “дәүләт пропагандасы” арту сәбәпле Русиянең дәрәҗәсе төшкән.

Хисапка караганда бу илләр ирекле түгел:

Әфганстан, Азәрбайҗан, Беларус, Иран, Гыйрак, Казакъстан, Русия, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан

Хисапка караганда бу илләр өлешчә ирекле:

Әрмәнстан, Босния, Грузия, Косово, Кыргызстан, Македония, Молдова, Черногория, Пакстан, Украина, Сербия һәм Хорватия

Кырым, Кашмир, Днестр буе төбәге һәм Көньяк Осетия кебек бәхәсле төбәкләр “ирекле түгел” дип санала.

XS
SM
MD
LG