Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмә: Мөселманнарга икедән күбрәк җыелмаска


Мөселманнар төрмәдә намаз укый
Мөселманнар төрмәдә намаз укый

Җәзаларны башкару федераль хезмәте төрмәдәге “мөселман җәмәгатенә” каршы көрәшне арттырмакчы. Татарстанда мондый "яшел зона"лар юк диелә.

Җәзаларны башкару федераль хезмәте төрмәләрдә утыручы “мөселман җәмәгатенә” каршы көрәшне арттыруны күздә тота. Бу хакта әлеге федераль хезмәт “Коммерсант” газетасына белдергән. Имеш хәзер зинданнарда “яшел зона”лар, ягъни мөселманнар укмашкан җәмгыятьләр барлыкка килгән икән һәм “Ислам дәүләте” террор оешмасы куркынычын истә тотып, аларга каршы көрәшне башламакчы булалар.

Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең Татарстан идарә җитәкчесе ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев Азатлыкка республикада мондый зоналарның барлыгын кире какты.

Рафаэль Дәүлиев
Рафаэль Дәүлиев

“Бу безгә кагылмый. Бүген “Ярдәм” мәчетендә дә шул хакта “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Безгә әлеге мәчет имамы Илдар Баязитов ярдәм итә. Ул төрмәләрдә утыручы мөселманнар белән күрешә, сөйләшә, аңлата, өйрәтә. Шуңа проблемнар юк.

Татарстанда төрмәдән азат ителеп Сүриягә китүчеләр бармы?

– Татарстанда бу юк дияргә була, ә башка төбәкләрдә вакыт-вакыт бу проблема килеп чыга. Татарстанда хәзер төрмәләрдә эшләячәк имамнарны Казан федераль университетында укыттык. Алар тикшерелгән кешеләр. Мөселманнар янына укытырга шуларны гына кертәбез.

–​ Рәсми имамнарга буйсынмаучы мөселманнар да була бит..

– Элек бар иде, хәзер инде Аллага шөкер юк.

–​ Сез Сүриягә китүчеләр арасында Татарстан төрмәләрендә утырып чыгучылар юк дип кистереп әйтмәдегез. Димәк барыбер булган.

– Әйе 3-4 ел элек шундый ике кеше булган иде. Әмма бу инде күптән. Шуңа да безгә мөселманнар янына кемне кертергә, кем белән эшләргә дигәндә бик сак булырга кирәк.

Мөселманнарның үз тәртибе

Бер яки ике генә мөселман булган колонияләрдә ислам дине тарафдарларына җиңел түгел. Аларга басым катырак. Бу хакта Азатлыкка колониядә тотылучы блоггер Илмир Имаевның хатыны да сөйләгән иде. Ләкин мөселманнар күбрәк булган төрмәләрдә инде алар укмашып азмы-күпме каршы торырлык бер көчкә әйләнә. Әгәр төрмә җитәкчелеге бер яки ике кешене сындыра алса, инде төркем булып оешкан мөселманнарга каршы тору авыррак. Шуңа мөселманнарның укмашуы төрмә тәртипләренә дә үзгәрешләр кертә икән. Элегрәк төрмә идарәчеләре камерадагы тоткыннар белән эш алып бару өчен берәр “үз кешесен” сайлап куйса, мөселманнарны инде аңа буйсындыру авыр.

2012 елда “Матросская тишина” төрмәсендә утырып чыккан оппозиционер, “Кавказны ашатуны туктатырга вакыт” митингларын оештыручыларның берсе Даниил Константинов мөселманнарның һәрвакыт басымга әзер булуы турында сөйли.

“Бер мөселманга дин кушканча яшәргә тырышуы сәбәпле басым бара иде. Мөселманнарны анда беркем яратмый. Ул егетне берничә тапкыр кыйнадылар, шуңа да карамастан ул намаз укудан туктамады. Чираттагы кыйнаудан соң, ниндидер “текә исламчылар” әлеге кыйнаучыларның башын өзәчәкләре белән янаудан соң, намаз укучы егетне мыскыл итүне туктаттылар. Алар бик бердәм. Үз тәртипләре белән яши иде. Соңрак алар башка тоткыннар арасында да дәгъват алып бара башлады”, ди ул.

Татарстанда сигез ел төрмәдә утырып чыккан Алмаз Хәсәнов 10 ел дәвамында Русиядә тыелган “Хизбут-Тәһрир” оешмасы әгъзасы булган. Аның сүзләренчә, төрмәгә эләккән мөселманнар өч зур проблемга тап була.

Беренчесе – мөэминнәргә төрмәдә таралган кануннар тәэсир итә. Икенчесе – иректән мәхрүм булу шартларында дини үзенчәлекләрне саклау гаять авыр. Һәм өченче проблем – тоткыннар еш кына төрле дини секталарга эләгә.

“Коммерсант” язуынча, мөселманнарның бер өлеше төрмәләргә килеп йөргән “рәсми дини руханиларга” ышанырга теләми һәм алардан читтәрәк булырга тырыша.

Юрист Ирек Биккинин моны төрмәдәге мөселманнар белән эшләүгә хакимияткә якын булган мөфтиләр җәлеп ителү белән аңлата.

“Мәсәлән, Мордовияда 22 колония бар. 2007 елдан төрмәләргә һәм җомга саен тоткыннар янына йөрүне Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә караган имамнан тартып алдылар һәм хакимияткә якын Фәһим Шәфиевка бирделәр, чөнки ул югарыдагыларга барысын да җиткереп тора. Пенза өлкәсендә дә шундый ук хәл”, ди ул.

XS
SM
MD
LG