Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте Украина качакларын тәэмин итү өчен төбәкләргә 2 миллиард сум бүләчәк


Украина качаклары яши торган бүлмә. Чаллы шәһәре.
Украина качаклары яши торган бүлмә. Чаллы шәһәре.

Элегрәк Татарстан украин качакларын тәэмин итү өчен ярты елга 53 миллион сум алганы әйтелгән иде.

2016 елга Русия Украина качакларын урнаштыру өчен төбәкләргә ике миллиард сум бүләчәк. Тагын 736 миллион сум Федераль миграция хезмәте алачак.

Элегрәк Татарстан украин качакларын тәэмин итү өчен ярты елга 53 миллион сум алганы әйтелгән иде.

2015 елның декабрь аенда Казанда Украина качаклары аларга вакытлыча яшәү урыннарыннан чыгып китәргә кушылуын әйткән иде.

Муниципал хакимиятләр бу эш кануный төстә, Русия хөкүмәтенең 1177нче карары белән башкарыла дип аңлатты. Анда 31 октябрьдә качакларның яңа урындагы җайлашуын активлаштыру максатында төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта агентлыкларга Русия миграция хезмәте шул рәвешле вакытлыча яшәп тору урыннарында иң күбе 60 көнгә калып тору вакытын билгеләгән. Әмма социаль яктан якланмаган качакларга 2016 елга калып тору мөмкинлеге каралган, диелде.

XS
SM
MD
LG