Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәгариф: министр сүзенә кем каршы?


1д сыйныфында математикадан урысча бирем
1д сыйныфында математикадан урысча бирем

Узган елның апрель аенда Татастанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Чаллы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимов һәм 2нче татар гимназиясе директоры Фирдүсә Әюпова белән махсус әңгәмә уздырган иде. Сөйләшүнең нәтиҗәсе шул: министр 2нче гимназиядә туган телдә белем бирү өчен шартлар тудырырга дигән катгый күрсәтмәләр бирде. Шуннан соң мин Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимовтан: “2нче гимназиягә 90 бала барлык фәннәр дә татар телендә укытылачак сыйныфларга кабул ителде” дигән эчтәлекле хат алдым (№08/910, 29.04.2015 ел). Шул арада әлеге уку йортында татарча укытмаулары турында Чаллы прокуратурасына да хат юллаган идем. Прокуратурадан килгән җавап хатында да “2нче гимназиядә барлык фәннәр дә татар телендә укытылучы 3 беренче сыйныф ачылган” дип язылган иде (№1-р/2015, 27.05.2015 ел). Күрелгән чараларга карамастан, 1нче сыйныфларда (б,в,д) фәннәр татарча укытылмады.

Ниһаять, узган ел азагында 1в сыйныфында математиканы татарча укыта башладылар. Яңа заманда бөтен Чаллыга бер генә шундый сыйныф булса да, моны алга китеш дип исәпләргә була. Быел 1б сыйныфы укытучысы математиканы татар дәреслеге белән укытачакмын дип әйткән. Аңа хәтле укучыларның бер өлеше математика дәреслегенең урысчасын дәрескә алып килә торган булган. Ә менә улым Илхан укыган 1д сыйныфында әлегә татарча белем бирү юк дип әйтерлек һәм татарча укытуны булдырмас өчен төрле чара күрелә. Әйтик, 20 гыйнварда 1д сыйныфының ата-аналар комитеты рәисе минем тормыш иптәшемне телефон аша сыйныфны җыештырырга дип гимназиягә чакырды. Аның вакыты булмау сәбәпле, билгеләнгән сәгатькә үзем бардым. Сыйныфка килеп керүгә шул аңлашылды: хатынымны һич сыйныф җыештырырга түгел, ә баласын татар гимназиясендә татарча укытырга теләгән өчен “сөйләшергә” чакырганнар икән. Ул килмәгәч, җыелган аналарның урыс теллеләре бөтен булган җан ачыларын миңа юнәлтте. Сыйныфтан чыгып китмәкче идем, ата-аналар комитеты рәисе киртә булып каршыма килеп басты. Арадагы аналарның берсе үз баласыннан, улым Илханның "эченә бирдертәм" дип янады. Яулык бәйләгәне: “Татарский язык нафиг нужен!” дип әйтеп тә салды. Укытучы Әнисә Сәгыйтованың ире “зур урында” утыруы белән янады, аның сыйныфтагы хәлләрдән әлегә хәбәрдар булмавын искәртте. Аңа кадәр Әнисә Сәгыйтова чираттагы тапкыр эштән китәргә теләве турында белдергән булган. Сыйныф җитәкчесе минем төрле инстанцияләргә язган хатларны һәм улымның туган телдә укытуны сорап плакат тотып төшкән фотоның күчермәсен урысча укыту яклы ата-аналар комитеты рәисенә биргән, күрәсең. Чөнки ул шуларны кулына тотып, аларга “аңлатма” биреп, чыгыш ясады. Хатыным үзе “сыйныф җыештырырга” барып, татарча укытуны яклап сүз әйтсә, минемчә, явыз ният белән җыелган әлеге берничә ана, акылга сыймаслык гамәлләргә дә барыр иде дип уйлыйм. Әлеге “сөйләшү” барышында татар телле аналар гына итәгатьлек тотып, үз сүзен әйтте, йә күп вакытны тыныч кына тыңлап торды.

Комитет рәисе дә ачуы сүрелгәч, миңа: “Әйдәгез, компромисска барабыз: укыту ничек бар, шулай калсын, сез мәдәни чараларны оештыру өчен җаваплы булырсыз”, диде. Мин: “Белем бирү татар телендә булырга тиеш”, дип аның белән килешмәдем.

Алда әйтелгән өч ана (ата-аналар комитеты рәисе, яулыклы ана һәм баланы кыйнату белән янаганы) 1д сыйныфы укучыларының ата-аналарыннан төрле җыемнар җыю белән дә шөгыльләнә иде. Бу турыда мин декабрь аенда мәгариф министрына язган идем. Шушы да аларның ачуын кабарткандыр.

2нче татар гимназиясендә булган мондый күренеш беренче тапкыр гына түгел. Әйтик, узган елның сентябрь аенда ата-аналар җыелышында Ә.Сәгыйтова татар гимназиясендә татарча укытуга каршы “дәлил”ләр китереп чыгыш ясады да, сыйныфтан чыгып китте. Шуннан соң сыйныфның ата-аналар комитеты рәисе: “Минем язмаларга була сыйныф җитәкчесе Әнисә Әмировна эштән китәргә җыена”, дип чыгыш ясап, миңа тәэсир итәргә тырышкан иде.

Сыйныф җитәкчесе татарча укытырга теләсә, алда әйтелгән тискәре күренешләр бөтенләй булмас иде. Ата-аналар бервакытта да баласына белем биргән укытучы сүзеннән чыкмый. Укытучының рөхсәтеннән башка туган телдә укытуга каршы имзалар да җыелмый, ата-аналар төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итми. Укытучы Әнисә Сәгыйтова улымны урысча укытырга мин дә риза булырмын, аның сүзеннән чыкмам дип уйлаган, күрәсең.

Соңыннан аңлавымча, татарча укыту таләбемнең асылын бозып, алда әйтелгән “сөйләшүдә” катнашкан ата-аналарга астын-өскә китереп җиткергәннәр икән. Минем 1д сыйныфындагы урыс телле татар балалары дәрестә татарча гына җавап бирергә тиеш дигәнем булмады. Укытучы белемне татар дәреслекләре белән татар телендә бирсә, укучылар туган телдә сөйләшергә, җавап бирергә өйрәнер иде, – менә мондый сүзне, әйе, мин әйттем. Узган ел сентябрь аенда министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов та, 2нче гимназиягә килгәч, 1нче сыйныфтагы урыс телле балалар өчен адаптация вакыты барлыгын искәрткән иде. 1д сыйныфындагы татарчаны камил белмәгән балага якын килеп, ул аңламаган сүзне икенче татар сүзе белән алыштыруга, яисә урысча термин кулланып булышуга беркем каршы түгел. Моның турында элек тә әйткәнем бар иде, “сөйләшү” барышында да әйттем. Һәм әлеге укыту тәртибе белән шунда катнашкан күпчелек аналарның килешүе беленде. Ләкин 1д сыйныфында белем барлык фәннәрдән дә тулысынча диярлек урыс телендә бирелә. Аның шулай булуы Илханның көндәлегеннән дә (ата-аналар белән аралашу дәфтәре) күренә: укытучы фәннәрдән урысча белем биргәч, көндәлекне дә башлыча урыс телендә тутырттыра.

Министр урынбасары әйткән киңәшкә колак салып, 1д сыйныфы балаларын сентябрьдән аеннан ук татарча укыта башларга була иде. Әлеге сыйныфка укучылар ата-аналардан татар телендә укытырга ризалык алып тупланды бит. Узган ел май аенда 1д сыйныфының ата-аналар җыелышында гимназия директоры Фирдүсә Әюпова ачык итеп: “Фәннәр татарча дәреслекләр белән татар телендә укытылачак”, дип белдерде. Шулай итеп, сыйныф җитәкчесенә “дәрестә берьюлы ике дәреслек буенча урысчалы-татарчалы (чынбарлыкта урысча) укытачакбыз” дип әйтергә урын калдырмады. Шуңа карамастан, Әнисә Сәгыйтова сыйныфка урыс телендәге математика дәреслеген алып килергә рөхсәт бирде. Югыйсә, уку елы башыннан укучыларның барысы да татарча математика дәреслеге белән тәэмин ителгән иде.

Минем дә, башка ата-аналарның да 2нче гимназия укытучыларының һөнәри осталыгына бернинди дә дәгъва юк. Безнең мең еллар буе яшәп килгән татар телен юкка чыгарасыбыз килми. Озакка сузылган каршылык туктатылып, 1д сыйныфында татарча укыту буенча нәтиҗәле эш башлансын иде.

Милли концепция өметләндерә

Мәгариф һәм фән министрлыгында татар гимназияләренә татарча укытуны кайтару юнәлешендәге эш киләчәктә көчәйтелер дигән ышаныч бар. Энгель Фәттахов, элеккеге мәгариф министрларыннан аермалы буларак, татар телен яклап катгый сүзен даими әйтеп тора, туган телебезнең кулланышын арттыру өчен чаралар күрә. Узган ел ноябрь аенда Баулыга министрлыкның чираттагы коллегиясенә баргач та, ул: “Бик матур каршы алдыгыз, тик татарча сүз ишетмәдем, әллә Баулыда татарча белгән балалар юкмы?” дип сораган. Район түрәләренә республикада татар теленең дәүләт теле икәнен исләренә төшергән.

Министрлык тарафыннан “Милли мәгарифне үстерү концепциясе” проекты да әзерләнгән. Әлбәттә, әлеге концепция кабул ителгәч, аны тормышка ашыру җиңел генә бармаячак дип уйлыйм. Булачак авырлыклар 2нче татар гимназиясендә татарча укытуны кайтару мисалында гына да күренә. Каршылыклар, төрле җитешсезлекләр күп булды. Шуларны һәрдаим күрсәтеп, язып тордым. “Урысча укыган балага гына тормышта җиңел булачак” дигән уйдырмага бирешкән укытучыларның фикерен үзгәртеп, татарча белем бирүгә күндерү – иң авыры булачак.

Шунысы кызганыч: министрлыкның милли мәгариф идарәсендә дә, һәм аның тармакларында да татарча укыту кирәклеген аңлап бетермиләр. Мәсәлән, узган елның 10 ноябрендә Чаллының 2нче татар гимназиясендә очрашуда идарә җитәкчесе Л.Әхмәтҗанова Актаныш мәктәпләрендәге урысча укытуны яклады. Анда балалар болай да татарча яхшы белә, урысчага өйрәнсеннәр, янәсе. 90нчы елларда Әгерҗедә дә туган телне яхшы белүче балалар күп иде, хәзер андыйларны әлеге район үзәгендә берне дә таба алмыйсың, чөнки ул елларда Әгерҗедә татар мәктәбе ачмадылар. Урысча укыткан теләсә нинди район үзәгендә һәм авыл җирендә берничә елдан татар теле кулланыштан төшеп калачак. Моны аңлау өчен, күрше милли республикалардагы урыслашкан авылларга барып карау да җитә.

Хәзерге вакытта Русия мәктәпләрендә урысча гына укытуны күзаллаган концепция әзерләнгән. Мәскәү әлеге проектны канунлаштырганчы, Татарстанда ашыгыч рәвештә “Милли мәгарифне үстерү концепциясе”н кабул итәргә кирәк. Аны тормышка ашыру өчен мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның вәкаләтләре арттырылсын иде. Урындагы идарә башлыкларын һәм мәктәп директорларын билгеләп кую аның турыдан-туры вазифасы булырга тиеш дип саныйм. Гадәттә, шәһәр һәм район башлыклары, мәктәп җитәкчеләрен билгеләгәндә директорларның татар телендә укытуга җаваплы каравын исәпкә дә алмый. Түрәләргә беренче чиратта сайлауда “тиешле нәтиҗә” бирергә сәләтле, күндәм директорлар кирәк. Мәсәлән, 2000нче еллар башындагы сайлау кампаниясеннән соң Чаллы шәһәрендә “тиешле нәтиҗә” бирмәгән татар мәктәпләре директорларын алыштырдылар һәм шул елларда Чаллыда татарча укыту тәмам юкка чыгарылды.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG