Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан тикшерүчеләре өчен Кашаповны утырту – ел казанышы


Федераль тикшерү коммитетының Татарстандагы идарәсенең еллык утырышы, Казан, 28 гыйнвар 2016 ел
Федераль тикшерү коммитетының Татарстандагы идарәсенең еллык утырышы, Казан, 28 гыйнвар 2016 ел

Татарстанда җинаятьчелек арткан мәлдә, федераль тикшерү комитетының республикадагы идарәсе 2016 елда төп игътибарны экстремистлык һәм террорчылык белән көрәшкә бирергә вәгъдә итте. Президент та шундый бурыч куйды.

28 гыйнвар көнне Казанда федераль тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе еллык утырышын үткәрде. Анда әлеге оешма җитәкчесе һәм хезмәткәрләреннән тыш Татарстан президенты, хокук саклау оешмалары җитәкчеләре дә, кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил дә катнашты.

Утырышта беренче булып тикшерү идарәсе башлыгы Павел Николаев чыгыш ясады. Ул 2015 елда башкарылган эш, ирешелгән казанышлар белән таныштырды.

Коррупция белән көрәш һәм дистәгә якын җинаятчел төркемнәрне җавапка тарту юнәлешендәге эшләрне санаганнан соң, Николаев, экстремистлык һәм террорчылык белән көрәшкә аерым тукталды.

Рафис Кашаповны иректән мәхрүм итү 2015 елдагы казанышлар арасында аталды
Рафис Кашаповны иректән мәхрүм итү 2015 елдагы казанышлар арасында аталды

2015 елда экстремистлык гаепләве белән 56 һәм террорчылык гаепләве белән 9 җинаять эше ачылган булган. Барлыгы 30лап кеше мәхкәмә алдына баскан. Иң зур уңышлар арасында ул "әшәке" милләтче Рафис Кашаповны гаепләү, Хизб ут Тәһрир террор оешма бүлекчәсен оештыручы Сүрия кешесен, террор гамәлләрен кылуда гаепләнгән "Чистай җәмәгате" террор оешмасын җаваплылыкка тарту тырышлыкларын атады.

2016 елда ул экстремистлык белән көрәш бер минутка да туктап тормаячак дип игълан итте. Николаев: "Милләтчелекнең бернинди күренешен дә булдырмаска тиешбез. Уртача милләтчеләргә алмашка радикаллар киләчәк. Экстремистларга йомшаклык күрсәтү террор куркынычына китерәчәк" дип әйтте.

Алдан кисәтү чарасы буларак ул бар булган мәгълүмат чараларын күзәтү, яшьләр арасында да, иректән мәхрүм итү урыннарында да аерым эш алып баруны атады.

Тикшерү идарәсенең еллык утырышында чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бу теманы куәтләде.

Татарстандагы тикшерү идарәсе башлыгы Павел Николаев еллык утырышта чыгыш ясый
Татарстандагы тикшерү идарәсе башлыгы Павел Николаев еллык утырышта чыгыш ясый

Аерым алганда ул, экстремистлык һәм террорчылык белән көрәш иң мөһим бурычлар арасында булырга тиеш, диде. Ул "экстремистлык һәм террорчылык күренешләрен туктату өчен җинаять җаваплылыгына башкаручыларны гына түгел, аларга ярдәм иткәннәрне дә тартырга" чакырды.

Гомум алганда тикшерү идарәсе утырышында яңгыраган саннарга караганда, Татарстанда җинаятьчелек артуы турындагы сүзләр тагын бер кат расланды. Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе башлыгы Николаев үзенең чыгышында 2014 ел белән чагыштырганда 16% күбрәк җинаять эше ачылуын хәбәр итте.

Элегрәк, шулай ук 2015 елга йомгак ясаган утырышта, җинаятьчелек арту хакында Татарстандагы эчке эшләр министры Артем Хохорин белдергән иде.

XS
SM
MD
LG