Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә ике яшьлек балага ут җәрәхәтләре салган кеше тоткарланды


Оныкның бабасы акчаны дарулар өчен алганлыгын һәм аны алты тапкыр күбрәк итеп кайтаруын әйтә.

Сембердәге полиция, 27 гыйнварда шәһәрнең Ленин районында бер торак йорт тәрәзәсенә янучан матдә белән шешә ташлаган һәм шуның нәтиҗәсендә ике яшьлек балага җәрәхәтләр салган 45 яшьлек бер ир затын тоткарлады. Ул бурычка баткан кешеләрдән шул бурычларны даулаучы хезмәткәр, элекке полиция хезмәткәре дип хәбәр ителә.

Баланың бабасы банктан дүрт мең акча алган булган. Ул аны даруларга тотуын әйтә. Бурыч түләүнең вакыты чыгу сәбәпле ул кире алты тапкырга күбрәк акча кайтарырга мәҗбүр булган, әмма коллекторлар аңардан тагын 40 мең сум таләп иткән. Шуннан соң гына ул бу хакта бер өйдә яшәгән туганнарына да әйткән.

Узган ел Башкортстанда бурыч хакына пенсионерның сыерын тартып алганнар иде.

XS
SM
MD
LG