Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 елны Казаннан Прага һәм Будапештка туры очышлар булдыру планлаштырыла


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Татарстан транспорт министры коллегия утырышында Казан һава аланының җәйге җәдвәлендә Прага һәм Будапештка туры очышлар булдыру планын әйтте.

Казан һава аланының җәйге җәдвәлендә Татарстан башкаласыннан Прага Һәм Будапештка туры очышлар булдыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан транспорт министрлыгы коллегия утырышында министр Ленар Сафин әйткән.

Узган елның октябрендә Прагада узган матбугат очрашуында Чех һава юллары ширкәте 2016 елның апреленнән Казанга да туры очышлар башларга җыенуын белдергән иде. Соңрак “Урал һава юллары” да Казаннан Прагага очу рөхсәтен алган, дип яза “Реальное время”.

Казан-Будапештка туры очышларны маҗарларның WizzAir Hungary һава ширкәте башкарачагы әйтелгән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә республика түрәләре 19 октябрьдән башлап эш сәфәрләренә чит илләр һава ширкәтләре очкычларында йөри алмый. Сәфәргә Русия яки Евразия икътисади берлек авиакомпанияләре (Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан) белән барып җитеп булмаганда гына, халыкара ширкәтләрне куллану рөхсәт ителә. Шундый ук күрсәтмәне узган ел октябрьдә Русия президенты Владимир Путин имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG