Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камчаткада өч мәктәп укучысы кайнар суга батып үлгән


Сигез яшьлек малайлар мәктәптән кайтканда кайнар су торбалары шартлаган базга төшеп һәлак булган.

Камчатка төбәге губернаторы Владимир Илюхин Петропавловски-Камчатскида 29 гыйнварны матәм көне дип игълан итте. Атнакич көнне шәһәрдә сигез яшьлек өч малай мәктәптән кайтканда торбалардан кайнар су йөри торган базга төшеп һәлак булды.

Шәһәрнең кайнар су үткәргечләре берничә көн элек шартлаган. Су агып торган баз бетон плитәләр белән капланган булган, әмма араларында тишек калган. Кичке 5тә өч укучы мәктәптән кайтканда тирәнлеге 2,5 метр булган 70 дәрәҗәдәге кайнар суга төшеп һәлак булган. Аларның мәетләрен кинологлар берничә сәгатьтән тапкан.

Русия тикшерү комитеты әлеге үлем нигезендә җинаять эше ачылуын әйтте.

Якын тирәдә яшәүчеләр мәктәптән 30 метр гына ераклыктагы әлеге баздан берничә көн дәвамында җылы һава чыгып торганлыгын төрле хезмәтләргә хәбәр иткән булган. Мөрәҗәгать итүгә карамастан, игътибар итүче булмаган.

XS
SM
MD
LG