Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:57

Соңгы арада интернетта долларның 80 сумга җитүенә бәйле шаярулар күренә. Мәсәлән, мондые: "80 сумга шартлыча әйткәндә ярты тавык сатып алып була. Терене, йомырка сала торганны. Бер айга ул 15 йомырка сала дип исәплик (ярты тавык ич ул). Йомырканың һәрберсен 8 сумнан сатарга мөмкин. Ике айга 240 сум чыга. Доллар югарырак үскән саен йомырканы да кыйбаткарак сатып була. Димәк, долларның үсүе шатлыкка?"

Читтән караганда шулай кебек шул ул. Бәлки зур шәһәрләрдә яшәгәннәргә җиңел биреләдер бу бизнес дигәннәре. Әмма авылдагыларга... "Безгә доллар барыбер, без аны кулланмыйбыз", ди авылдашлар, үзләренең кәефләрен күтәрергә теләгәндәй. Әмма газга бәя арта, утка арта, телефон-интернет тагын очсызланмый. Барысы өчен түлисе. Кем эшли — хезмәт хакы бар, эшләмәгәннәр әти-әни пенсиясенә карап ята.

Минем әни язга 79 яшен тутыра. Гомерен колхозда гади эшче булып уздырган. Гади колхозчы булып, элек минималь хезмәт хакы алды, хәзер минималь пенсия ала. Әлеге акча коммуналь түләүләргә төп-төгәл кереп бетә. Калса кайчак йөз сумы кала, кайчак тиененә кадәр түләүгә! Әле шөкер итеп, ил-көнең тынычлыгына, йорттагы газга-суга рәхәтләнеп ята. Елына 44 кило ит тапшыра торган чакларын исенә төшерә. Ит салымы. Мал асрарга, печән чабарга мөмкинлек юк, ә дәүләткә итен дә, сөтен дә чыгар да сал!

Менә шул карчык – минем әни мал асрый, быел көз сыерын суеп сатты. Базарда итне сез күпме белән аласыз? Ә әнидән 170 сумнан алырга теләгәннәр. Сатмаган. 200 сумнан алыр кешесен табып, сатып котылган. Бу – базарда сыер итенең килосы 270 сум белән сатылган вакытта. Әбиең әле дә базарда торып, хә дигәнче үзе сатып кайтып китәр иде, әмма аны базарга кертмиләр.

Эре малны асрар өчен күпме акча түгелгәнен беләсезме? Җәен печән дип акылдан шаша яза, башта җир бүләлми аптырыйлар. Аннары аны чаптыра алмый. Хәзер халык та чалгы тотып ялан кырып йөрисе килми, трактор килеп чабып киткәнен көтеп яталар. Аннары әйләндергәнен. Тырмап, чүмәлә иткәнен. Чүмәләләрне бүлешү генә күңелле. Әнә шул трактор өчен һәр кешедән өчәр-дүртәр мең түлисе. Ә бүленгән печәнне китертергә тагын трактор яллыйсы. Анысына тагын акча. Мал печән белән генә тормый, аңарга бөртекле ризык та кирәк. Анысын тагын авыл урамына китереп саталар. Анысына акча. Эре малың булса, су өчен түләү дә арта.

Болары лирик чигелеш булды. Малның эресе ни, вагы ни, тавыгы ни, казы ни. Барсына да ризык кирәк. Ризыкны бушка китермиләр. Биш тавык алсаң да, аларга торыр урын, ашарларына ризык, витамин, яшелчә кирәк. Синең бер йомыркаң 8 сум түгел, минимум 18 сумга төшә. Әле тавыкларның чирлеләре, йомырка салмый торганнары да була.

Доллар арткан саен йомырканы да кыйбатрак сатам дисәң, мондый хәлдәге халык йомыркасыз да яши башлаячак бит. Көн саен үзеңә йомырка ашарга туры килмәгәе.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG